Сценарий: “Бөек Җиңүгә дан!”
материал (младшая, средняя, старшая группа)

Баларның Җиңү бәйрәменең асылына төшендерү, аларда бәйрәм рухы тудыру, җырларны күмәк итеп, бер-берсен тыңлап җырлауны, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүне ныгыту.

Балаларда патриотик хисләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына олылау, хөрмәт тәрбияләү.

Тормыш белән бәйләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_may_stsenariy.docx22.55 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: “Бөек Җиңүгә дан!”

 

Максат:

Баларның Җиңү бәйрәменең асылына төшендерү, аларда бәйрәм рухы тудыру, җырларны күмәк итеп, бер-берсен тыңлап җырлауны, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүне ныгыту.

Балаларда патриотик хисләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына олылау, хөрмәт тәрбияләү.

Тормыш белән бәйләү.

 Балалар “Җиңү көне” җыры астында залга маршка атлап керәләр, ярымтүгәрәк ясап басалар.                         Бәйрәм барышы:

Хөрмәтле тыл ветераннары,апалар һәм абыйлар, сезнең барыгызны да олы бәйрәм, Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын сезгә.

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап кала ерак еллардан.

Бу җиңү зур корбаннар аша килде. Менә илебез халкы тыныч тормышта яши. Халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән газаплар 100 ел буена да онытылырлык түгел.Каһарманнар даны − мәңгелек.

Туплар булып ява явызларга

Халкыбызның ачы нәфрәте.

Тыныч иде әле таңнарыбыз,

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә

Ир-егетләр яуга китәләр.

Әйе, 22нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмлә төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта Бөек Ватан сугышы башланды. Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Күкне канлы корым каплады.

 Хөрмәтле кунаклар, ветераннар, балалар!

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган солдатларыбызны зур хөрмәт һәм бер минут тынлык белән искә алыйк.

1 б.: Бәйрәмнең тагын да

Матуры, олысы.

Кояшлы май кебек

Яктысы, җылысы.

Бабамның сугышта,

Кан коеп алганы.

Зур Җиңү бәйрәме,

Дигәне бар әле!

2б.: Сезгә һич тә җиңел булмагандыр,

Үтүләре тормыш юлларын.

Озын гомер, саулык, тыныч картлык

Тели сезгә кыз һәм улларың.

 

3б.:Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә .

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

 Җыр: “Солдатлар”

 4б.: Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал тирәк.

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

 

5б.:Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк – якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

 

Бию: “Семечки”

 

6б.: Булмасын ул булмасын,

Кирәкми безгә сугыш.

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч.

 

 А.б.: Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар,

Безнең гомер өчен алар,

Мәңгегә чит илдә калдылар.

 

Бию: Моряклар-солдатлар.

 

7б.: Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

  

8б.: Ул иң батыр солдат булган

Мин дә солдат булачакмын.

Бабам тыныч ял итсен дип,

Ил чигендә торачакмын!

 

 Җыр: “Бравые солдаты”

 

9б.: Тәрәзәгә баккан ана.

Ялгыз гына моңлана.

Җыерчыклы кулына

Энҗе яшьләре тама.

10б.: Тәрәзәләр төбендә

Яраннар чәчәк аткан,

Өч малаен, ирен ул

Изге яуда югалткан.

 

Җыр: “Әбекәем”

Җыр: “Иң шәп бабай”

А.б.: Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, шулай да эштән арып кайтып, ач-ялангач килеш, су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә күңел ачарга үзләрендә көч-дәрт тапканнар сугыш чоры яшьләре. Әйдәгез әле, әби- бабаларыбыз яшь чакларында уйнаган уеннарының берсе булган бер уенын уйнап үтик.

 

Муз.уен: “Чума үрдәк, чума каз”.

 

А.б.: Инде мин ничәнче мәртәбә

Гасырлар китабын актардым.

Күпме яу, сугышлар аркылы,

Син җиңеп чыккансың, Ватаным.

 

 Дошман явын тар-мар иткән чакта,

Йөрәгеңнән кайнар кан тамды.

Үзең үлсәң, матур исемең калды.

Киң Ватанга даның таралды!

 

Сугыш ялкыны дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан…дан!

 

Күктә кояш елмаймаса,

Гөлләр чәчәк атмас иде,

Шундый матур, якты бәйрәм,

Җир йөзендә булмас иде!

 

Җыр: “Һәрвакыт булсын кояш” көенә тантаналы бию.

 

Кадерле килгән кунаклар, балалар! Шушының белән безнең Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм иртәбез тәмам! Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!

1 б.: Бәйрәмнең тагын да

Матуры, олысы.

Кояшлы май кебек

Яктысы, җылысы.

Бабамның сугышта,

Кан коеп алганы.

Зур Җиңү бәйрәме,

Дигәне бар әле!

2б.: Сезгә һич тә җиңел булмагандыр,

Үтүләре тормыш юлларын.

Озын гомер, саулык, тыныч картлык

Тели сезгә кыз һәм улларың.

 

3б.:Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә .

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

 

 4б.: Шаулый урман, гөрли болын,

Яфрак яра тал тирәк.

Яшел бакча төзү өчен,

Безгә тынычлык кирәк.

 

5б.:Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш.

Безнең теләк – якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш!

  

6б.: Булмасын ул булмасын,

Кирәкми безгә сугыш.

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч.

 

7б.: Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

 Шуңа күрә якты бүген.

 

8б.: Ул иң батыр солдат булган

Мин дә солдат булачакмын.

Бабам тыныч ял итсен дип,

Ил чигендә торачакмын!

 

9б.: Тәрәзәгә баккан ана.

Ялгыз гына моңлана.

Җыерчыклы кулына

Энҗе яшьләре тама.

10б.: Тәрәзәләр төбендә

Яраннар чәчәк аткан,

Өч малаен, ирен ул

Изге яуда югалткан.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....