“СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ”
статья (старшая группа)

Сабыйнын мәктәпкәчә яшьтәге чоры сәләтне үстерүнең иң актив чоры санала. Һэр бала дөньяга килгәндэә үк билгеле бер сәләткә ия була. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mustafina_f_m_vafina_g_f_statya.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Ф.Вафина - воспитатель

Ф.М.Мустафина – воспитатель 1 квалификационной категории

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Высокогорский детский сад «Подсолнушек» Высокогорского муниципального района Республики          Татарстан» село Высокая Гора

                                 “СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР ЗУРЛАР ТӨРКЕМЕНДӘ”

Балаларнын аерым бер сәләткә ия булулары- табигатьнең иң кызыклы һэм серле куренешләреннәң берсе. Сабыйнын мәктәпкәчә яшьтәге чоры сәләтне үстерүнең иң актив чоры санала. Һэр бала дөньяга килгәндэә үк билгеле бер сәләткә ия була. Уңай шартлар тудырылган очракта, ул, нәтиҗәле үсеш алып, балага зур уңышларга ирешергэ ярдәм итә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында яшьтәшләреннәң үсешнең бик нык алга китуе белән аерылып торганнары була. Гадәттә, алар тәкьдим ителгән яңа материалны тиз үзләштереп алалар, ишеткән яисә укыганны тиз истә калдыралар, куп сорау бирәләр, кызыксынучан булалар, үзенчәлекле фикер йөртәләр, тиз төшенучән, күзәтүчән булалар һэм барлык яңа  төшенчәләрне отып алалар. Алар һэр яктан да камил, белемгә омтылышы зур, фикерләү дәрэжәсе югары булулары белән яшьтәшләреннәнң аерылып торалар. Болар барысы да сәләтле бала сыйфатлары.

Хәзерге көндә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү топ бурычларның  берсе булып тора. Әлбәттэ, без балаларның сәләтең никадәр тизрәк күрәбез, үстерәбез, уңай шартлар тудырабыз, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Хәзерге заман шартларында сәләтле балалар белән эшләү системасы зур җаваплылык сорый. Шуңа күрә аларга өстәмә шөгыль- чаралар тәкъдим итү, башлыча, төрле түгәрәкләр оештыру зарур. Аерым бер балалар белән индивидуаль эш итү дә бик кирәк. Кече яшьтәге балалар өчен хәрәкәтләнү, уйнауның роле зур, яшь организм әледән әле хәрэкәт таләп итә. Шуңлыктан без төрле хәрәкәтле уеннар өйрәнүгә, рәсем ясауга, саф һавада булуга зур игътибар бирәбез. Болар барысы да балаларның табигый сәләтен үстерү өчен ярдәм итэ. .

Безнең педагогик эшчәнлек түбәндәге төп ике бурычны хэл итүгә юнәлдерелгән:

- сәләтле һәм талантлы балаларны тәрбияләү системасын булдыру;

- һәр баланың сәләтең үстерүгә мөмкинлек бирэ торган гамәли чаралар әзерлэү.

Шул максаттан  безнен «Көнбагышкай» балалар бакчасында да сәләтле балалар белән эш алып барыла. Без, тәрбиячеләр, балаларны төрле түгәрәкләргә җэлеп иттек. Безнең бакчабызда «Уңган куллар», «Мәктәпкә әзерләнәбез», Логоритмика», « Кубики по методики Зайцева»,  «Театр сәнгате» түгәрәкләре эшләп килә. Түгәрәкләрнең  һәрберсендә 15-20 ләп бала шөгыльләнә. Алар бирегә  бик яратып һәм теләп йөриләр. Балаларның эшләрең, түгәрәкләрдә нәрсә белән шөгыльләнүләрең ата- аналар да презентациялар аша җыелышларда бик шатланып карыйлар. Тәрбиячеләр брошюралар ясап әти- әниләргә тараталар.

Югарыда күрсәтелгән эш еллык план буенча башкарыла. Әлеге эшчәнлек төрле мәктәпкәчә яшьтәге балаларның  ижади һэм индивидуаль мөмкинлекләрең үстерүдә  зур ярдәм булып тора.

Гомумән, нинди генә эш торе алсаң да, бала өчен аңлаешлы, кызыклы булырга тиеш. Балаларның сәләтен үстерүне һәр юнәлеш буенча уңай нәтиҗәле эшләгәндә генә алып барып була. Сәләте булмаган бер генә бала да юк, аларның ижади мөмкинлекләрең ачарга һәм камилләштерергә булышу- һәр тәрбияченең төп бурычы. Үз эшебездә һәр балага шәхси якын килеп, эзләнеп, яңа алымнар, яңа мөмкинлекләрне кулланырга туры килэ. Һәр чорда талант һәм сәләт югары бәяләнгән, ул кешеләргә бәхет китергән. Балаларыбызның сәләтләрен дәвамлы булсыннар иде.

Кулланылган әдәбият:

1. Омарова В.К. Концептуальные подходы к работе с одаренными детьми / В. К. Омарова 
// Одар. ребенок. - 2010. - № 6. - С. 22-28. - Библиогр.: с. 28. 

2. Сатынская А.К. О проблеме разработки учебных программ для одаренных детей / А. К. Сатынская 
// Одар. ребенок. - 2010. - № 6. - С. 29-33. - Библиогр.: с. 33. 

3. Афанасьева В.Н. Дидактика для одаренных детей / В. Н. Афанасьева, Ж. П. Карамбаев 
// Одар. ребенок. - 2010. - № 6. - С. 50-55. - Библиогр.: с. 55. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак (76 нчы балалар бакчасының зурлар төркемендә региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак(76 нчы балалар бакчасының  зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )...

Зурлар төркемендә рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты.

Зурлар төркемендә  рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты....

“Әбиләр, әниләр, апалар! Сезне котлый балалар” (Зурлар төркемендә 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе)

“Әбиләр, әниләр, апалар!Сезне котлый балалар”(Зурлар төркемендә 8 мартка багышланган бәйрәм иртәсе)...