"Балалар ярдәм итә"
статья

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Статья

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_balalar_yardm_it.docx14.09 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар ярдәм итә.

       Кыш-кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул кырыс һәм карлы булса. Кышын  кошлар  кеше яши торган тирәгә ныграк тартыла башлый. Ачлык аларны табигый саклык турында онытырга мәҗбүр итә.

    Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Кошларга ярдәм итик!” дигән акция  игълан ителде. Мондый  акция безнең балалар бакчасында ел саен үткәрелә. Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар да, кошларга ничек тә булса ярдәм итү өчен, әти-әниләре белән бергә әлеге акцияга кушылдылар. Бакчабызның әлеге акция га бик теләп кушылды. Берничә көн эчендә балалар, әти-әниләре белән бергә, кышлаучы кошлар өчен җимлекләр ясап алып килделәр. Бу биремгә барысы да иҗади һәм җаваплы карадылар. Җимлекләр үзенчәлекле  һәм матур: агачтан, пластмасса савытлардан һәм кәгазь тартмалардан эшләнгән. Һәркайсының үз үзенчәлеге бар! Балалар үз җимлекләрен кайда урнаштырырга кирәклеге турында озак уйланмадылар.  Балалар бакчасы тирәсендә үсүче, нәкъ менә үз төркемнәренең тәрәзәләре каршында, нинди кошларның килүен һәм нинди азыкның ашавын белү өчен, агачларга элделәр.

   Акция кысаларында тәрбияче Лилия Шамилевна   балалар белән “Безнең якта кышлаучы кошлар”, «Кошлар ашханәсе»  дигән темаларга әңгәмәләр үткәрде, аның барышында безнең тирәбездә кышлаучы кошлар, канатлы дусларыбызның  нинди азыкны өстен күрүләре турында сөйләде.  Насибуллина Л.Ш  кошлар тормышы турында шигырьләр һәм төрле кызыклы хикәяләр укыды, балалар  белән төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Үткәрелгән акция балаларда канатлы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек  һәм кайгыртучанлык  хисләре уятты. Кышлаучы кошларны тукландыру кошларга гына түгел, балаларга тәрбия һәм белем бирүдә дә  файдага гына. Балалар әңгәмәләр, танып-белү шөгыльләре һәм күзәтүләр аша үз җирлегебездәге кошларның төрле төрләре турында, аларның тышкы кыяфәте, табигатьтә үз – үзеңне тоту  үзенчәлекләре белән танышалар.

   Ел саен үткәрелә торган әлеге  акциясе ярдәмендә без туган ягыбызда кошларның санын саклыйбыз, кышкы кырыс чорда аларның тормышын җиңеләйтәбез. Канатлы дусларыбыз да безгә: “Менә сезнең ярдәмегез белән без салкын кышларны, азык эзләп тилмермәдек. Рәхмәт, сезгә!”,- дип әйтәләр кебек.

    Тәрбиячеләр һәм ата-аналар ярдәме белән балалар игелекле һәм мәрхәмәтле булырга, кошларның безнең кайгыртуга  мохтаҗ булуларны истә тотарга өйрәнделәр.

                                                    Сабирҗанова Л.М.  Теләченең беренче номерлы  

                                                              балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе.

                                                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...