Чыршы безгә кунакка килгән
план-конспект занятия по рисованию (младшая группа)

Чыршы безгә кунакка килгән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyrshy_bezge_kunakka_kilgen.docx15.08 КБ

Предварительный просмотр:

Мөхәмәдҗанова Лилия Тәлгать кызы

Әтнә районы Олы Әтнә балалар бакчасы

Тема. «Чыршы безгә кунакка килгән»

(1 нче кечкенәләр төркемендә рәсем  шөгыле)

Бурычлар: 1.Балалар белән бергәләп чыршыны карау, Яңа ел бәйрәме турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм баету.

 2. Кәгазьдәге чыршы рәсеменә бармаклар ярдәмендә уенчыклар ясарга өйрәтү.

 3. Пөхтәлек, игътибарлылык тәрбияләү.

 Җиһазлар: Чыршы рәсеме, буяулар, банка белән су, салфетка, бизәлгән чыршы.

Эшчәнлек барышы.

 Исәнмесез, балалар. Безнең бүлмәдәге кояш ничек көлә әле? Ә хәзер бер-берегезгә карап елмаегыз әле. Менә ничек рәхәт булып китте. Һәрвакыт шулай дус булып, бер берегезгә елмаеп торыгыз. Аякларны дуслаштырдык, матур итеп утырдык.

 (Шигырь сөйләү) Чыршы, чыршы без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матуррырак,

Бизәлгәнсең бу юлы.

Балалар, карагыз әле безнең чыршыбызга?

Ул матур мы? Чыршы нинди төстә? (яшел). Чыршыга нәрсәләр эленгән? (Шарлар). Нинди төсле шарлар эленгән? Бу шар нинди? (Бизәлгән чыршыны карау).

Ял минуты “Чыршыкай”уены.

Яшел чыршы килгән безгә, (балалар кулларын өскә күтәрәләр)

Утыра түребездә.(Кулларын алга сузалар)

Аңа карап сөенәбез,

Бик тә күңелле безгә. (Кулларын чәбәклиләр)

Әйдәгез, урыннарга утырдык.

Балалар, карагыз әле тактадагы рәсемгә.

Яңа ел бәйрәме җиткәндә, Шаян белән Наян урманда үсеп утырган яшел чыршыны бизәргә булдылар. Чыршыны матур матур шарлар белән бизәделәр. Әйдәгез, без дә куяннардан калышмыйк, яшел чыршыны төсле шарлар белән бизик. (эш тәртибе белән таныштыру).

Балалар эшчәнлеге.

Йомгаклау.

Балалар, чыршы безгә яшел төсле булып килгән иде, ә без аны төсле шарлар белән бизәгәч, ул тагын да матуррак булды. Сез бүген бик тырышып эшләдегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Развлечение «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)

Развлечение в средней группе «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)Программное содержание:-повторить и закрепить выученные потешки, стихи, песни.-развивать эстетическое восприятие, память, вн...

Озынколак кунакка килгән!!!

Занятие для детей 2-ой младший группы на татарском языке....

Зурлар төркемендә интегральләштергән эшчәнлек “Карабүрек, песнәкләр килде безгә кунакка ”

Балалар кошлар турында белемнәрен тулыландыралар. Кошлар белән кызыксынулары арта. Аларның табигатьтәге ролен ачыклыйлар....

Чыршы кунакка килгән

2 нче кечкенәләр төркемендә шөгыль...