Чыршы кунакка килгән
план-конспект занятия по музыке (младшая группа)

2 нче кечкенәләр төркемендә шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Чыршы кунакка килгән!18.82 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Актаныш муниципаль районы №5 гомуми усеш бируче балалар бакчасы

Чыршы кунакка килгән”

2 кечкенәләр төркемендә музыка шөгеле конспекты

Төзеде: 1 квалификацион

категорияле музыка

җитәкчесе Салихова Ч.Д.

с.Актаныш

Максат:

Эстетик тәрбия

Танып белүне үстерү

Социаль – әхлакый яктан тәрбияләү

Музыка

Ритмга туры

китереп кәгазьне селкетү,кул белән сугу,әвәләү.

“Бер” һәм “күп” төшенчәсен ныгыту. Төсләрне таный белүне камильләштерү.

Яңа ел бәйрәмен  күңелле кышкы тамаша буларак күзаллауны формалаштыру.

Дидактик материал:

Күрсәтмә материал

Тарату материалы

Уенчык – чыршы үзе, чыршыга уенчыклар -  бизәкләр, җыр фонограммасы “В лесу родилась елочка” Е. Бекман, “Оркестр для малышей”

Кәгазь

Шөгыль барышы:

Балалар “В лесу родилась елочка” көенә залга керәләр. Тәрбияче үзе артыннан алып керә. “Йөрибез – йөгерәбез”,дигән көйгә хәрәкәтләрен дәвам итәләр.

Балалар карагыз әле, бүген безнең шөгыль гади генә түгел, безгә бүген бик күп кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән исәнләшик...

Валеологическая гимнастика үткәрелә.

-Кыш бабай килеп, безгә чыршы калдырып киттем, дигән иде... Кайда икән ул,белмисезме?! Монда микән?.Әллә монда микән?.. Әәә, менә бит, балалар, монда икән!

-Карагыз  әле балалар, нәрсә бу?!

-Әйе, балалар, чыршы.

-Без чыршы турында бик матур җыр да беләбез бит балалар. Әйдәгез әле чыршыга җырыбызны җырлап күрсәтик

Җыр: “Син беләсеңме, чыршы?” А.Жилинский көе, М.Әндәрҗанова сүзләре.

  1. Яшел чыршы, чыршыкай,

Сине яратабыз.

Шуңа күрә җырыбызны

Сиңа багышлыйбыз.

        Әл-лә-лә! Әл-лә-лә!

        Сиңа багышлыйбыз.    2 тапкыр

  1. Сиңа карап сокланабыз.

Сиңа карап җырлыйбыз.

Әйдә инде бергәләшеп

Бер әйләнеп биибез.

           Әл-лә-лә! Әл-лә-лә!

           Бер әйләнеп биибез.    2 тапкыр

-Балалар, безнең чыршыбыз бик моңсу күренә, әллә уен коралларында да уйнап күрсәтәбезме соң аңа, кәефе күтәрелеп китмәс микән?! Ләкин уен кораллары гади генә түгел – без бүген чыршыга кәгазьләр белән “оркестр” уйнарбыз.

Кәгазьләр таратыла.

“Оркестр для малышей”, дигән көй астында кәгазь белән хәрәкәтләр башкарыла

Көй ахырына кәгазьләрне йомарлап ыргыталар.

-Балалар, эйдэгез хәзер кар йомарламнарын җыеп чыршы төбенә куябыз, аңа җылырак булыр.

-Карагыз әле балалар, безнең чыршыбыз хаман да бик моңсу,нишләп микән?!

-Әйе шул, балалар, аның уенчыклары юк икән бит...Мин чыршының астында бер серле тартма да күргән идем,әйдәгез әле карыйк,нәрсә бар микән аның әчендә?!

Конфетлар микән?! Әллә торт микән?! Ничек уйлыйсыз, балалар?!

-Нәрсәләр бу?! Бу шар нинди төстә?! Ә монысы?! ....уенчыклар чыршыга эленә бара.

-Менә монысы нәрсә соң ул, балалар?! Дөрес – йолдыз, әйдәгез аны да үз урынына урнаштырыйк.

-Менә чыршының кәефе күтәрелеп китте, балалар. Әйдәгез аңа багышлап матур җырыбызны да башкарып китик.

Җыр: “Чыршы кунакка килгән” А.Филиппенко көе, М.Әндәрҗанова сүзләре.

  1. Бәйрәм иртәсенә иртүк

Чыршы кунакка килгән,

Энәле ботакларына

Ап–ак бәсләр эленгән

  1. Балкып йолдызы яна,

Балкып утлары яна.

Ялтыравык уенчыклар

Бик күп эленгән аңа.

-Балалар, без утлары яна, дип җырладык та, безнең чыршының утлары янамы соң,карагыз әле?!

-Юк шул, янмыйлар...  Нишлик микән, балалар?! Әллә чәбәкләп карыйк микән?!Әйдәгез әле. (кул чабалар)

-Ююк, янмый...

-Әллә тыпырдап алыйк микән соң?! (тыпырдыйлар)

-Хаман да янмый...

-Әллә өреп карыйбызмы?! (өрәләр)

Чыршының утлары кабына

-Нинди матур булды безнең чыршыбыз, әйме балалар?! Әйдәгез без аңа үзебезнең җырыбызны бүләк итик.

“Кар яуган” җыры башкарыла

  1. Кар яуган,кар яуган

Агарган бөтен урам

Түгәрәккә бәйләндек

Карлар булып әйләндек.

  1. Кар яуган,кар яуган

Агарган бөтен урам.

Без көрәкләр алабыз,

Урамга юл салабыз

  1. Кар яуган,кар яуган

Агарган бөтен урам,

Без чаналар алабыз,

атлар булып чабабыз.

-Менә балалар, безнең шөгылебез ахырына да якынлашты. Сезгә ошадымы?! Нәрсә ошады?! Без нәрсәгә ярдәм иттек?! Чыршы залда калып тора безнең, яңа елга кадәр Кыш бабай, Кар кызын һәм сезне көтеп...

-Әйдәгез, кунаклар һәм чыршы белән саубуллашыйк?!

-Ә хәзер чаналарга утырабыз да бүлмәгезгә кайтып китәбез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Развлечение «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)

Развлечение в средней группе «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)Программное содержание:-повторить и закрепить выученные потешки, стихи, песни.-развивать эстетическое восприятие, память, вн...

Озынколак кунакка килгән!!!

Занятие для детей 2-ой младший группы на татарском языке....

"Акбай кунакка килгән", технологик карта

Уен эшчәнлеге аша балаларда татарча аралашуга теләк тудыру...

Чыршы безгә кунакка килгән

Чыршы безгә кунакка килгән...