Озынколак кунакка килгән!!!
учебно-методический материал по развитию речи (младшая группа) на тему

Самигуллина Фанзия Илгизаровна

Занятие для детей 2-ой младший группы на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ozynkolak_kunakka_kilgn.docx423.48 КБ

Предварительный просмотр:

        «Озынколак кунакка килгән»

   (1 нче кечкенэлэр төркеме)

Максат: Балаларны яшелчәлэр турында белемнәрен системалаштыру, камиллэштерү; яшелчәләрнең тәмен, төсен, зурлыгын, витаминнарга бай булуын танып белү. Балаларга юыну эзлеклеген өйрәтүне дәвам итү.

                 Шөгыль барышы

Т.: Балалар , бүген безгә кунакка кем килде икән? Әйдәгез, карыйк әле үзен.

Куян: Исәнмесез, балалар! Мин сезгә бик ерактан килдем, минем исемем-Озынколак. Кайда яшим әле мин балалар?Ягез әйтегез әле?

Б.: Урманда, болында.

Куян: Әйе, бик дөрес.Мин урманда агач каерылары, үлән белән тукланам, ә менә бүген сезгә үземнең яраткан ризыкларымны алып килдем.

  (Куян үзе алып килгән кишер, кәбестә хәм башка яшелчәләрне күрсәтә)

Куян: Балалар, кишер нинди?

Б.:Тәмле, баллы, каты.

Кяун: Бик дөрес, кишер баллы, тәмле, ул әле озынча да, каты да була.Менә мин сезгә хәзер шул кишерләрдән тәмле салат ясыйм.

     (Куян балаларны өстәл янына чакыра)

Куян: Балалар, кишер бит әле ул витаминнарга да бик бай, бигрәк тә күзләргә файдалы, тешләрне ныгыта, шуңа күрэ мин аларны бик яратам, хәзер сезне дә тәмле кишер салаты белән сыйлыйм.

   (Куян салат ясау өчен кирәк-яракларын әзерли, балалар аны күзәтеп торалар .Үзе алып килгән кораллары белән таныштыра, аларның салат ясаган вакытта ничек кулланылышын күрсәтә.Кишерне куян угычтан уа,йогурт белән дә болгата хәм тәмле салат килеп чыга.

Куян:Балалар, менә салатым әзер, хәзер  барыгыз да кулларыгызны юып, өстәл артына утырыгыз. Мин сезне файдалы, тәмле салат белән сыйлыйм.

    Миндә күп каротин,

    Ашап кына кара син!

    Үзем баллы , кетердим,

    Кояш төсле кишер мин!

Т.: Тәмле дә соң кишер салаты!

Б.: Әйе, бик тәмле.

Куян: Балалар, миңа сезнең белән бик күңелле  булды, инде миңа китәргә кирәк.

Б.: Рәхмәт сиңа куян. Тагын безгә кунакка кил!

Т.: Сау бул куянкай, Озынколаккай!

    Азнакай шәхәре 18 нче “Улыбка” балалар бакчасының беренче категорияле тәрбиячеләре : Сәмигуллина Фәнзия Илгизәр кызы, Шайсултанова Эльвира Тахир кызы  

      C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\S1050453.JPG                             C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\S1050552.JPG

     C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\S1050505.JPG                             C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\S1050531.JPG         

                                     

                                     

                                        C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\S1050516.JPG

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\Изображение.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Развлечение «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)

Развлечение в средней группе «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)Программное содержание:-повторить и закрепить выученные потешки, стихи, песни.-развивать эстетическое восприятие, память, вн...

"Акбай кунакка килгән", технологик карта

Уен эшчәнлеге аша балаларда татарча аралашуга теләк тудыру...

Чыршы кунакка килгән

2 нче кечкенәләр төркемендә шөгыль...

Чыршы безгә кунакка килгән

Чыршы безгә кунакка килгән...