Чыршы бәйрәме
план-конспект занятия

Фатихова Лена Рафисовна

беренче кечкенәләр төркеме  өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chyrshy_byrme.doc44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Чыршы бәйрәме

(беренче кечкенәләр төркеме  өчен)

Алып баручы. Күрәсезме, чыршыны?

Матур итеп киенгән,

Безгә  калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

(Балалар чыршы тирәли йөриләр. Тәрбияче балаларга төрле-төрле сораулар бирә.)

Алып баручы. Балалар, бездә  бүген бәйрәм - Яңа ел. Чыршыбыз нинди матур! Залыбыз кышкы әкият кебек матур итеп бизәлгән. Мин сезне бәйрәм белән котлыйм!

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Матур  җырлар  җырларбыз.

     

Нинди матур чыршыбыз

Җем-җем итеп яна ул.

Котлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Алып баручы. Балалар, карагыз әле, чыршының утлары нигәдер янмый. Әйдәгез  әле бергәләп: ”Чыршы, чыршыкай, утыңны кабызчы!” - дип  әйтик.

Балалар.

Чыршы, чыршыкай,

Утыңны кабызчы!

(Балаларның  бу сүзләреннән соң, чыршыда утлар яна. Балалар кул чабалар.)

Алып баручы. Хәзер утларга өрегез. Утларны сүндереп уйныйбыз. (Чыршының  утлары сүнә.)

Алып баручы. Балалар, әйдәгез тагын кул чабыйк әле. (Чыршыда утлар кабына.)

Алып баручы. 

Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз.

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

Җыр “Ёлка”

Алып баручы. Чыршы белән уйнадык та, җырладык та. Хәзер утырып ял итик, чыршыбызга карап сокланыйк (Балалар утыралар.)

Алып баручы. Карагыз әле, балалар, мин нәрсә таптым. Кыңгырау! Кемнеке икән бу? Тавышы нинди матур! Мин аны шалтыратып карыйм, бәлки безгә кунакка кем булса да килер. (Алып баручы шалтырата, шул чакта залга Төлке  йөгереп керә.)

Төлке. Исәнмесез, балалар! Мин сезне Яңа ел белән котларга килдем.

Алып баручы. Төлке, син безнең бәйрәмгә нәрсә алып килдең?

Төлке. Мин сезгә уен алып килдем. Әйдәгез уйныйбыз.

“Игра”

На лесной лужайке, Разбежались зайки ,зайки побегайки .Вот какие зайки ,зайки побегайки. Сели зайчики в кружок, роют лапкой корешок. Вот какие зайки,зайки побегайки.Вдруг бежит лисичка, рыжая сестричка,ищет где же зайки,зайки заики побегайки.

Алып баручы. Төлке белән без рәхәтләнеп уйнадык, калсын ул безнең  бәйрәмдә. Төлке, бу синең  кыңгырау түгелме? Без аны чыршы төбеннән таптык.

Төлке. Юк, бу минеке түгел.

Алып баручы. Тагын шалтыратып карыйм әле.

(Залга Карчәчәк керә.)

Карчәчәк. Кем кыңгырау шалтырата, кем мине чакыра?

Алып баручы. Карчәчәк, бу синең  кыңгырау түгелме? Без аны таптык.

Карчәчәк. Әйе, рәхмәт сезгә. Мин аны югалткан идем.

Алып баручы. Балалар, бу – Карчәчәк. Кыш бабайның кызы. Карагыз  әле: нинди матур күлмәге! Башында карчәчәге. Син безгә  кунакка килдеңме?

Карчәчәк. Мин бик рәхәтләнеп сезнең  белән бәйрәм итәрмен.

Күрегез бу чыршыны!

Чыршының  да чын-чыны!

Нинди төз, матур, биек-

Тора түшәмгә тиеп.

Балкып яна утлары,

Матур уенчыклары!

Алып баручы. Балалар, ягез бергәләп биеп алыйк.

Күмәк бию “Әйлән-бәйлән”

Чок,чок,чок каблучек-2 раза Топ,топ,топ.Чок,чок,чок каблучек-2 раза Фонарики закружились.

Алып баручы. Карчәчәк, кая соң әле синең  бабакаең? Без аны да бәйрәмгә көтә идек бит.

Карчәчәк. Бабакаем да бәйрәмгә җыенган иде. Ул бәлки арып үзенең өендә  йоклап киткәндер. Әйдәгез, бергәләп аны чакырыйк. Минем арттан кабатлагыз:

“Кыш бабай!” (2-3тапкыр кабатлыйлар)

(Залга Кыш бабай керә.)

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар! Котлыйм сезне бәйрәм  белән! Яңа ел котлы булсын!

Мин Кыш бабай, Кыш бабай,

Сезгә бик таныш бабай!

Бер биеп алыйк әле,

Бер җырлап алыйк әле.

Кыш” бабай “Жыры башкарыла.

 Дед мороз,дед мороз.Деткам  елочку принес.Дед мороз,Дед мороз детеам елочку принес ,а на ней фонарики золотые шарики

Кыш бабай. Балалар, мин сезгә күчтәнәчләр дә алып килдем. Әмма мин аларны сезгә бирмим.

Алып баручы. Һай, Кыш бабай, нигә инде бирмисең?

Кыш бабай. Башта минем теләкне үтәгез, аннан бирермен.

Алып баручы. Ни телисең, Кыш бабай?

Кыш бабай. Балалар, минем сезнең белән уйныйсым килә. Менә сезгә шалтыравыклар алып килдем. Бергәләп уйнап алыйк әле.

“Шалтыравыклар белән уен”

Встали в кружок,погремушки опустили,подняли,погремушки погремели,присели положили,как мишки потоптались взяли спрятали погремушки.

Алып баручы. Кыш бабай, без синең теләгеңне үтәдек, бирәсеңме бүләкләреңне?

Кыш бабай. Минем әле тагын бер теләгем бар.

Алып баручы. Тагын нинди теләгең  бар, Кыш бабай? Бик теләп үтибез анысын да.

Кыш бабай. Мин балаларның шигырьләрен тыңлар идем. Мин шигырь тыңларга бик яратам.

(                ) Дед мороз,дед мороз .Голубая шапка Ты чего в мешке принес Там наверно сладко Пряники,печенье Деткам угощение.(                    )Здраствуй, Здраствуй елочка! Здравствуй ,новый год! Каждый пусть у елочки спляшет и споет. (                   ) Вот зима Кругом бело Много снего намело.                                            

Кыш бабай. Бик рәхәтләнеп тыңладым. Рәхмәт сезгә, балалар! Бүлмәгез  эсселәнеп китте, җилләтәсе иде...

Алып баручы. Хәзер, Кыш бабай, без аны эшлибез. Карчәчәк белән кар бөртекләре җилләтеп алырлар.

“Кар бөртекләре” биюе

Взяли мешуру ,побежали вокруг елки остановились,покружились по очередно мешуру  в верх в низ,покружились положили мешуру.

Кыш бабай. Бик тә күңелле булды бәйрәмегез. Менә хәзер  сезгә бүләкләремне тапшырыр вакыт  җитте.

(Кыш бабай бүләкләр тарата, балалар рәхмәт  әйтә.)

Кыш бабай. 

Сезгә, балалар, теләкләрем шул:

Зур үсегез, яхшы ашагыз!

Гимнастика ясагыз!

Матур җырлар җырлагыз!

Апагызны, әти-әниегезне тыңлагыз!

Киләсе елга да мин килермен,

Нинди һөнәрләр беләсез,

Барын да тикшерермен!

(Кыш бабай саубуллашып чыгып китә.)

Алып баручы. Бәйрәмебез  тәмам. Сау бул, чыршы!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Нәниләрдә чыршы бәйрәме"

Как можно провести новогодний утренник с малышами....

Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.

                Әкият: “Батыр егет.”  Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...

«Чыршы бәйрәме»

«Чыршы  бәйрәме» Воспитатели Мязитова З.С., Ахмадиева Г.С., музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

Чыршы янында

Новогодний утренник "Вокруг ёлки"...

Балалар иртәсе "Чыршы бәйрәме"

- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, ша...

"Чыршы бәйрәме"

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе“Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”...