"Баланы икенче телгә өйрәтү буенча уеннарның ярдәме" (әти-әниләр өчен консультация)
консультация

Шакирова Эльвира Альфредовна

Уен баланың эчке дөньясын күзаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. Балалар өчен уен ул - белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Татарстан республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы”                                               мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

“Баланы икенче телгә өйрәтү буенча                             уеннарның ярдәме”

/әти-әниләр өчен консультация/

                       

1 квалификацион категорияле                                                                тәрбияче  Шакирова Э.А.

Мәктәпкәчә яшь ул - баланың көчле үсү һәм камилләшү, беренчел белемнәр алу чоры. Әлеге әһәмиятле чорда бала үзен чолгап алган тирәлекне, тирә- юньдәге күренеш һәм предметларны танып белә; анда әйләнә- тирә дөнья турында башлангыч белемнәр системасы формалаша. Бу чор – баланың шәхес буларак тәрбияләнүенә беренче адымнар салынган җаваплы чор.

Уен баланың эчке дөньясын кузаллаулар һәм һәртөрле төшенчәләр белән баетып торган якты тәрәзәгә тиң. Баланың кызыксынулары уен аша формалаша. Балалар өчен уен ул - белем алу, мәгълүмат туплау, хезмәт һәм шул ук вакытта иң әһәмиятле тәрбия чыганагы да. Уен аша бала җәмгыятьне кабул итәргә өйрәнә, дус - ишләре белән мөгамәлә кора, олыларга карата мәрхәмәтле булып үсә, киләчәк тормышында кирәк булачак төп күнекмәләрне ала. Балаларның яшь үзенчәлекләренә,кызыксынуларына туры килгән уеннар ярдәмендә аларны аңлы, зыялы, зирәк, җаваплы, бер-берсенә һәм олыларга карата мәрхәмәтле, физик яктан чыныккан, җитез, тырыш, көчле ихтиярлы, сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләргә мөмкин.

Уен - акыл чыганагы. Баланың зиһенен, игътибарлылыгын, дикькатен һәм хәтерен ныгытуга юнәлдерелгән уеннар аркылы акыл тәрбиясе алып барыла. Уен барышында балаларның иҗади уйлау мөмкинлекләре, зирәклекләре үсә. Парлап, төркемләп уйнаганда, ярыш характеры булган уеннарда балаларның уй йөртүләре, тиз арада төрле ситуацияләрдән чыга белү осталыклары арта. Шуңа күрә дә гаиләдә һәм балалар бакчаларында уенны оештыруга җитди якын килергә, балаларның шәхси мөмкинлекләрен, яшь үзенчәлекләрен, уен алдындагы халәтләрен истән чыгармаска кирәк.

Балаларны уенга җыя белү дә зур әһәмияткә ия. Моны төрле юллар белән эшләргә мөмкин. Мәсәлән, алдан  уен башлануның билгесе буларак бубен кагу, кул чабу, кыңгырау чыңлату яки башка бер сигнал белән уен булачагын хәбәр итәргә мөмкин.

Уеннар оештырганда осталык, иҗат фантазиясе таләп ителә. Шуңа күрә дә уеннарны оештыруга җитди карарга кирәк. Балаларның шәхси мөмкинлекләрен, уен белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын, уен алдындагы халәтләрен, кәефләрен һәрвакыт истә тотарга,  аларны заман таләпләрен исәпкә алып планлаштырырга, кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрү өчен  төрле методлар уйлап табарга кирәк. Уен - балаларны яхшырак аңлау, аларга тагын да ныграк якынаю чарасы да. Нәкъ менә уен вакытында  һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуы, аның оештыру мөмкинлекләре яхшырак күренә, холкы, гадәтләре күбрәк аңлашыла.

Укыту-методик комплектларында да эшчәнлекләр, һәр яшь  үзенчәлекләренә карап, уен ситуацияләре, дидактик, сюжетлы- рольле, җырлы- биюле уеннар белән үрелеп бара. Уеннар күптөрле: хәрәкәтле, сюжетлы - рольле, музыкаль, дидактик уеннар,үстерешле танып белү уеннары һ.б.Уеннарның кайберләре физик тәрбия чарасы булса, икенчеләре эстетик тойгылар тәрбияләүгә зур ярдәм итә.

Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.

Балаларны  туган телгә өйрәткәндә дидактик уеннарны кулланып, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек сыйфатлары формалаша. Моның өчен “Кем өйдә яши?”, “Кем юк?”, “Нәрсә юк?”, “Тупны өлешләрдән җый”, “Курчакны киендер”, “Бел, әйт, сана”, “Серле кәрзин” кебек уеннар ярдәмгә килә.

Шулай ук уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмаларны алдан ук әзерләп куела, уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны да катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә. Ритмлы хәрәкәтләр балаларны физик яктан чыныктырса, җырлы-биюле уеннар аларның эстетик зәвыгын үстерә.

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Бармак уеннары, кул-бармак хәрәкәтләрен ныгыту белән бергә, сүзлек үстерүгә дә булышлык итә. Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә үзегезнең бармагыгызны куярга мөмкин – ул үзенә күрә массаж була.

Хәркәтле уеннарның әһәмияте - бала организмын ныгыту, аның хәрәкәтләрен үстерү. Хәрәкәтле уеннар - балаларны эмоциональ яктан баета торган уеннар. Уеннарны уйнаганда билгеле бер кагыйдәләрнең үтәлү мәҗбүрилеге балаларны тәртипкә, үз эш-гамәлләрен, хәрәкәтләрен барларга өйрәтә. Уен барышында балалар бергәләп уйнау, хәрәкәт итү, ситуацияне хәл итү кебек күнекмәләргә өйрәнәләр, гомуми кагыйдәләргә буйсыну кебек тәртип кагыйдәләрен үзләштерәләр.

Хәрәкәтле уеннар арасында туплар, шарлар белән уйнала торган уеннар зур урын ала. Бу уеннарда тизлек һәм җитезлек - тизрәк тәгәрәтү, тизрәк тотып алу, куып җитү алгы планга чыга. “Туп”. “Мин кушканны үтә”, “Кем тизрәк?”, “Әгәр сиңа ошый икән , кабатла!”, “Командир” уеннарын балалар аеруча яраталар.

Үстерешле уеннар нәниләрнең төрле яктан үсүен тәэмин итә, иҗади мөмкинлекләрен, хыялларын баетуда, фикер активлыгы һәм зиһеннәрен үстерүдә ныклы этәргеч булып тора. Үстерешле уеннар , үткәрелү максатыннан чыгып, өч аспектка нигезләнә:

1.Танып белү. Балаларның иҗади күзаллауларын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә.

2.Сөйләм үстерү. Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыра, сүзлек байлыгын арттыра, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре бирә.

3.Әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Уеннар ярдәмендә балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек тәрбияли; тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүләренә этәргеч бирә;  башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли.

Шушы аспектларга нигезләнеп эшчәнлекләрдә “ Ничә, әйт”, “Мин нәрсә уйладым”, “Нәрсә, нинди, ничә?” ,”Кунак килгән” , “Иптәшеңне юынырга чакыр”, “Телефоннан сөйләшәбез” уеннарын  кулланырга мөмкин.

Балаларның диалогик сөйләмен формалаштыруда сюжетлы- рольле уеннарның әһәмияте зур. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен формалаштыруда. “Яшелчәләр кибете”, “Савыт-саба кибете”, “Киемнәр кибете”,” Ашханә”,”Уенчыклар кибете” кебек уеннар ярдәмгә килә.

Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлеш:

- баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;

- уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә, режим моментларына кертү;

- һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.

Балаларның уенын оештыруда файдалы киңәшләр:

1) уеннарны башка шөгыльләр белән алыштырырга тырышмаска;

2) уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланырга;

3) бала уенга чакырса, каршы килмәскә;

4) бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытырга;

5) уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышырга;

6) уен вакытында рольләрне көчләп такмаска , балаларга сайлау мөмкинлеге бирергә.

  Кулланылган әдәбият:

1.Закирова К. В. Уйный- уйный үсәбез: Балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма/ Казан: Мәгариф, 2005.                                                                                                                 2. Закирова К.В., Мортазина Л. Р. Әй уйныйбыз, уйныйбыз... Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннар/ Казан, 2013.                                                                                                                            3. Зарипова З. М., Исаева Р. С. Үстерешле уеннар: методик кулланма/ Казан, 2013.                                         4. Хәзрәтова Ф. В. Туган телдә сөйләшәбез: тәрбиячеләр өчен методик кулланма/ Казан: Татар. китап нәшр., 2012


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Уртанчылар төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенча әти-әниләр өчен күрсәтелгән йомгаклау эшчәнлеге.

Уртанчылар  төркемендә «МИНЕМ ӨЕМ» проекты буенчаәти-әниләр  өчен  күрсәтелгән   йомгаклау   эшчәнлеге....

Актаныш районы МБДОУ №5 «Кояшкай» балалар бакчасынын икенче кечкенэлэр торкемендэ сойлэм телен устеру хэм рэсем буенча интеграль шогыль конспекты.

Максат:балаларны торле зурлыктагы тугэрэклэрне ябыштыру кунекмэлэ                рен ныгыту.Уртак эшчэнлектэн позитив эмоциял...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...

Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Авыл буенча сәяхәт"

Әлеге шөгыль балаларның туган авыллары турындагы белемнәрен киңәйтү. Авылдагы социаль объектларны белүләрен ныгыту. Ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү максатында үткәрелде....

Икенче номерлы икенче кечкенәләр төркеменең сөйләм теле һәм рәсем буенча интегрир йомгаклау шөгел

Интегрированное занятие во второй младшей группе на татарском языке...