Безне бакча!
проект

Асхатдинова Гульнара Мухаметовна

"Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе үз эшен белем бирү  эшчәнлеге хокукына ия булган лицензия нигезендә, учредитель һәм ДОУ арасындагы килешү, устав, учреждениянең төп белем бирү программасы  аша тормышка ашыра.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_bakcha.docx16.37 КБ

Предварительный просмотр:

"Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе үз эшен белем бирү  эшчәнлеге хокукына ия булган лицензия нигезендә, учредитель һәм ДОУ арасындагы килешү, устав, учреждениянең төп белем бирү программасы  аша тормышка ашыра.

        Балалар бакчасында балаларның үсеше һәм тәрбияләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Барлык төркемнәр һәм кабинетлар да заманча мәгълүмати компьютер технологияләре белән җиһазландырылган: интерактив такталар, проекторлар, телевизорлар. Һәр педагогның компьютер яки ноутбугы бар. Тәрбия-белем бирү процессы, холлардагы һәм төркемнәрдәге бизәлеш заманча, актуаль һәм ике дәүләт телендә тормышка ашырыла. Предметлы – пространстволы  үсеш бирүче тирәлек ФДББС таләпләренә туры китереп төзелгән. Барлык төркемнәр санитар-гигиеник нормаларга туры килә, куркынычсыз, эстетик яктан үзләренә җәлеп итәләр. Бүгенге көндә спорт залы, музыка залы, рус теле һәм инглиз теле кабинеты, логопед бүлмәсе, азык-төлек блогы 100% ка җиһазланган. Шулай ук тулысынча җиһазландырылган лицензияле медицина кабинеты бар.

        Балалар бакчасының эшчәнлеге балаларның яшь һәм индивидуль үзенчәлекләрен исәпкә алып төрле яклы үсешенә юнәлдерелгән. Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясендә күрсәтелүче белем бирү хезмәтләренең сыйфаты яхшы дәрәҗәдә. Моның шулай булуы турында белем бирү процессының мониторинг нәтиҗәләре, тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренең бәяләмәләре раслый. Чыгарылыш балалары арасында Саба шәһәрендә урнашкан “Сәләтле балалар мәктәп –интернаты” на, Казан шәһәрендәге “МБУДО "Городской центр творческого развития и гуманитарного образования для одаренных детей" на, Балтач гимназиясенең инженер классына укырга баручылар бар.

        Балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү         гадәтен формалаштыру балалар бакчасында беренче дәрәҗә бурыч булып торды һәм кала. Бу уңайдан учреждениядә балаларның сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән төрле яклы эшчәнлек оештырылган. Саф һавада физкультура, чыныктыру чаралары, массажлы ковриклардан йөрү, садик тирәле трассадан чаңгыда йөрү кебек дәвалау-профилактик эш алып барыла. Бу юнәлештә казаныш күрсәтекече булып – мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр арасындагы VIII спорт фестивалендә 2 урын, 2017 ел; Балтач муниципаль район җитәкчеләре арасында троеборью буенча спорт ярышында 2 урын, 2018 ел; Бөтенрәсәй “Спорт – альтернатива пагубным привычкам” акциясенең  муниципаль этабында 1 урын, 2018 ел; мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр арасындагы IX спорт фестивалендә 1 урын, 2019 ел;

        Балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларның 85% татар милләтеннән. Балалар бакчасында укыту туган телдә – татар телендә оештырылган. Шуңа бәйле  рәвештә балаларны рус теленә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Балаларны рус теленә өйрәтү Гаффарова С.М. “Изучаем русский язык” укыту-методик комплектына, Хәзрәтова Ф.В. “Туган телдә сөйләшәбез” укыту –методик комплектына нигезләнеп башкарыла. Тәрбиячеләр балаларга рус, татар,башкорт, чуваш, удмурт, мари, мордва халыкларының милли мәдәни мирасын да өйрәтәләр. Балаларда горурлык, туган телгә, туган төбәккә, рухи-әхлакый кыйммәтләргә мәхәббәт тәрбияләнә.

        Милли мәдәни юнәлештәге актив эше өчен балалар бакчасы җитәкчесе һәм коллективы берничә тапкыр Бөтенрәсәй  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

        Икетеллек юнәлеше эшенең нәтиҗәсе булып 2018 елда “Лучший билингвальный детский сад” гранты алу тора.

        Татар халкының милли кыйммәтләре, кеше торагының  төзелеше, көнкүреш әйберләре турында  күзаллауларын  үстерергә балалар бакчасында урнашкан мини-музей ярдәм итә. Туган як тарихы, культурасы турында сөйләүче, РФ һәм ТРның символик билгеләре белән таныштыручы милли почмаклар белән группалар җиһазланган. Алар балаларның яшь үзенчәлекләренә һәм “Туган җирем –Татарстан” милли  почмак таләпләренә туры килә.

        Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юлда, урамда, транспортта куркынычсызлык нигезләрен формалаштыру мөһим бурычларның берсе булып тора. Балаларда элементар юл грамоталыгын, яшькә туры килгән белемнәрне формалаштыруга зур игътибар бирелә. “Профилактика детского-транспортного травматизма в условиях ФГОС” (2019), исемле республика семинары булып узды.

        Бу юнәлеш буенча түбәндәге казанышлар: “Яшел ут” республика смотр конкурсы 1 урын, 20016; “Шкатулка знаний безопасности” республика смотр конкурсы - лауреат, 2019 ел.

        Мәктәпкәчә яшьтән үк инглиз телен өйрәнү ел саен актуальләшә. Күп кенә әти-әниләр өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга инглиз телен өйрәтү абруйлы булып кала. Безнең балалар бакчасыны бурычы инглиз телен өйрәтүгә кызыксыну уяту өчен шартлар тудыру. Шуңа бәйле рәвештә балалар бакчасында  “Веселый английский” дигән өстәмә белем бирү  алып барыла.

        Балалар бакчасы коллективы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше буенча укыту – методик комплектларын апробирлаштыру буенча Федераль инновацион мәйданчыкта катнаша.

        Балалар бакчасында уңайлы мохит тудырылган: пандуслар, җылытылган идән, уңайлы тоткалар, иркен якты бүлмәләр. Ял итү, тынычлану һәм үсеш өчен оештырылган сенсор бүлмә бар. Болар барысы да бергә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларны да балалар бакчасына кабул итергә мөмкинлек бирә.  Балалар бакчасында 3 инвалид бала тәрбияләнә. Балалар бакчасының максаты -  сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга инклюзив мәгарифнең эффектлы системасын булдыру, сыйфатлы белем бирү хезмәтен яшьтәшләре белән бертигез мөмкинлеген гарантияли. Бу юнәлешнең нәтиҗәсе булып инвалид баланың регионара “Вместе в радостное детсво” иҗади конкурсында җиңүе тора.

        Балалар бакчасы югары квалификацияле педагогик кадрлар белән комплектлаштырылган. Учреждениядә 13 педагог: өлкән тәрбияче, 8 тәрбияче, рус теленә өйрәтүче тәрбияче, физик тәрбия инструкторы, музыкаль җитәкче, инглиз теле тәрбиячесе, укытучы-логопед. Барлык педагоглар  югары педагогик белемле. Югары квалификацион категория белән – 4 педагог, беренче квалификацион категория белән – 4 педагог.

        Педагоглар һәм балалар  бакчасында тәрбияләнүчеләр төрле конкурсларда, күргәзмәләрдә, конференцияләрдә, экологик акцияләрдә, веб семинарда, спорт чараларында актив катнашып район, республика, Россия күләмендә призлы урыннар алалар: Грант “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы», җиңүче дипломы, 2018 ел; “Шкатулка знаний безопасности” республика смотр конкурсы лауреаты, 2019 ел; “Образцовый детский сад 2018-2019” Бөтенрәсәй смотр конкурсы, җиңүче дипломы, 2020 ел; “Детский сад года” Бөтенрәсәй ачык смотр конкурсы, җиңүче дипломы, 2020ел; “Современные воспитание молодого поколения” Бөтенрәсәй педагогик конкурсы, диплом 3 урын, 2020ел ; “Творческий воспитатель” -2019, диплом 3  урын.

        Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр шулай ук бик актив һәм конкурсларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр: “Фольклор гаилә йолалары һәм гореф-гадәтләре районара иҗади сәнгать фестиваль- конкурсы “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” 1 урын, 2019 ел; “I love English!” регионара фестиваль- конкурс диплом 2 урын, 2019 ел; “Неопалимая купина” пожар куркынычсызлыгы буенча бөтенрәсәй балалар иҗаты конкурсы диплом 3 урын 2020 ел; «Тел ачкылары» регионара конкурс, диплом 3 урын, 2020 ел; IV Республика күләм фәнни- практик конференция «Туган җир сулышы” җиңүче дипломы, 2020ел.

         Безнен балалар бакчасында хезмәт куючы тәрбияче “Ел тәрбиячесе 2021” конкурсында җинү яулады. Шулай ук безнен бакчабызда, грант ярдәмендә, консультация пункты эшли башлады. Без консультация пунктында, мөмкинлекләре чикле булган балаларнын әти-әниләренә консультация һәм диагностика ярдәме күрсәтелә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

Безнең бакча.

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...

Ковробук по УМК «Безнең бакча – Наш огород».

Автор: Зайнуллина Римма МансуровнаТема Ковробука: «Безнең бакча – Наш огород”.Цель Ковробука: Закрепить в режимных моментах и в игровой деятельности лексический материал по темам: &l...

Танып белү (Әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру). Тема: «Безнең бакча».

Тема: «Безнең бакча». (ЭРС)Максат: Балаларны үзләре йөргән бакча турында сөйли белергә  өйрәтү,  Нинди бүлмәләр бар? Бакчада нинди һөнәр ияләре хезмәт куя? Бакча буйлап, йөреп, а...

Дидактическое пособие ковробук по УМК «Безнең бакча – Наш огород” для детей дошкольного возраста от 5-7 лет

Данный ковробук может быть использован для индивидуальной работы или для работы с небольшой подгруппой детей (4-6 человек). Ковробук предназначен для использования  в работе с детьми дошкольного ...