Безнең бакча.
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Хайрутдинова Айсылу Ахметвалиевна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен шөгыль

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                         

Тема : Безнең бакча. (Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Максат :

  1. Балаларның сөйләм телен үстерү һәм грамотага өйрәтү шөгылендә алган белемнәрен ныгыту.
  2. Балаларның артикуляцион аппаратын камилләштерү, фонематик ишетү сәләтләрен үстерү, авазларны дөрес әйтүләренә ирешү.

    а) сузык һәм тартык авазларның әйтелешен кабатлау һәм ныгыту өстендә эшләү ;

    б) сүзләрне иҗекләргә бүлү, сүзләрне ачык һәм дөрес әйттерү күнегүләре эшләтү ;

    в) сөйләм культурасын үстерү өстендә эшләүне дәвам иттерү ;

    г) балаларның сүзлек запасын арттыру ;

    д) сорауларга дөрес җавап бирү күнекмәләре булдыру өстендә эшләүне дәвам иттерү ;

    ж) иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.

    3) Балаларда бакчага карата ярату хисләре тәрбияләү. Һәр җирдә яктылык, чисталык, уңайлык, матурлык. Боларның барысы да алар өчен генә эшләнүен аңлату. Тик бу матурлыкны һәркем сакларга тиешлекне балаларга төшендерү.

Җиһазлау : күрсәтмәлелек ( чәчәк, кроссворд ), туп, магнитофон.

                    Шөгыльнең планы.

  1. Оештыру. Тәрбияче сүзе, уңайлы, эшлекле атмосфера тудыру.

Әнгәмә оештыру.

  1. Төп өлеш. Чәчәктәге биремнәрне үтәү.

№1 Туп белән уен.

№2 Кроссворд чишү.

№3 Табышмакларның җавбын табу.

  • Аваз культурасы өстендә эш.
  • Мәкальләрнең эчтәлеген аңлату.
  • Арифметик табышмак чишү.

№4 Физкультминутка.

№5 Әкият уку. Әкиятнең ахырын уйлап, рәсемгә төшерү.

  1. Йомгаклау.

  Рәсемнәргә карап, хикәянең ахырын сөйләү.

  Сорауларга җавап бирү.

  Саубуллашу.

Шөгыль барышы.

    Хәерле иртә балалар. Бүген безнең шөгелебезгә кунаклар да килгән. Әйдәгез алар белән исәннәшик. Исәнмесез кураклар. Аларга карап елмайыйк та, урындыкларга утырып, шөгелебезне башлап җибәрик. Кунакларыбызны үзебез белән таныштырып китик: сорауларга җавап бирү. Синең исемең ничек? Сиңа ничә яшь? Балалар бакчасы мөдиренең исеме ничек? Безнең балалар бакчасының исеме ничек? Ә төркемебез нинди сан белән билгеләнгән?

    Безнең бакчабыз нинди?

  • безнең бакча матур;
  • безнең бакча зур;
  • безнең бакчада балалар күп;
  • безнең бакчада спорт һәм музыка залы бар.

Бакчада балалар нишли?

  • балалар ашыйлар, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, йоклыйлар, шөгыльләр үткәрәләр.

Нинди түгәрәкләргә йөрибез?

  • инглис теле, рәсем, бию, шахмат һәм логопед түгәрәгенә.

Әйе, дөрес балалар. Безнең бакчабыз якты, чиста, уңайлы һәм матур. Болар барысы да безнең өчен генә эшләнгән. Тик бу матурлыкны без саклый белергә тиешбез. Менә шулай итеп, танышу этабы тәмам.

    Карагыз әле балалар, сезнең күтәренке күңелегездән, җылы сүзләрегездән, тулы җавапларыгыздан менә нинди чәчәк үсеп чыккан. Матурмы? Матур чәчәк. Бу гади чәчәк түгел, серле чәчәк. Таҗының кире ягын әйләндереп карасаң, биремнәре дә бар.

    Әйдәле Алия, чәчәкнең беренче таҗын тартып ал. Бирем белән танышу.

  №1 таҗ. Туп белән уен.

Тәрбияче.

  1. Мин сезгә аваз әйтәм, сез шул аваз белән сүз уйлагыз.

 а) аваз сүз башында;

 б) сүз уртасында;

 в) сүз ахырында.

2. Бирелгән сүзләрне иҗекләргә бүл: машина, гөл, курчак, алма...

3. Бирелгән сүз белән җөмлә уйла: кояш ...( көлә , елмая, нурларын сибә ).

4. Сүзләрнең киресен әйт.

    Матур – ямьсез                           Озын – кыска

    Яхшы – начар                              Зур – кечкенә

    Киң - тар

        Икенче таҗны Раил тартып ал әле.

          №2 таҗ. Кроссворд чишү “ Бер сүз белән әйт ”. Җавабын әйткән бала кроссвордка яза.

  1. Шалкан, Су анасы, Теремкәй – боларны бер сүз белән ничек әйтеп була? ( Әкиятләр )
  2. Мәскәү, Чаллы, Казан – нәрсә ул? ( Шәһәрләр )
  3. Роза, тюльпан, ромашка – чәчәкләр.
  4. Чыпчык, карга, песнәк – кошлар.

Өченче таҗны Аделина тартып ал әле.

  №3 таҗ. 1) Табышмакларның җавабын тап.

Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч. ( Тукран )

     Бу табышмак миңа бик ошады әле балалар, әйдәгез барыбыз бергә кабатлыйк. ( Аваз культурасы )

Гөлдер – гөлдер – гөлдер бу,

Кызыл тәпи - кемдер бу? ( Күгәрчен )

Агач колга башында йорты,

Эчендә яши җырчы. ( Сыерчык )

      Нәрсәләр турында бу табышмаклар? ( Кошлар турында )

                 2) Мәкальләрнең эчтәлеген аңлат.

Китапның белмәгәне юк.

Күп укыган күп белер.

Эш беткәч, уйнарга ярый.

                 3) Арифметик табышмак. Саныйм әле.

    Җиде карлыгач тезелгән

    Телефон чыбыгына.

    Тагын өчәү өстәлде,

    Көткәндәй шуны гына.

       Бераз сайрап утыргач,

       Очып китте бишәве.

       Саныйм әле, чыбыкта

       Калды икән ничәве? ( 5 карлыгач )

  Дүртенче таҗны үзем тартып алам.

        №4 таҗ. Физкультминутка. Шаян балалар.

 Бигрәк шаян инде без,

 Тик тормыйбыз бер дә без,

 Кулларны күтәрәбез,

 Аннары төшерәбез.

   Чүгәлибез, торабыз,

   Башны уңга борабыз,

   Аннан сулга карыйбыз,

   Һәм сикерә башлыйбыз.

  Шул арада иелеп,

  Басарга өлгерәбез.

  Тирән итеп сулыйбыз,

  Ял итәргә туктыйбыз.

      Бишенче, соңгы таҗны кайсыгыз тартып ала?

          №5 таҗ. Әкият уку.

 Аю баласы йокысыннан уянган. Өненнән чыккан да, тирә - якка караган. Анда ул кар күргән. Ул куркуыннан кычкырып җибәргән. Бу нәрсә салкын һәм ак? Шунда куян баласы килеп чыккан һәм нәрсә булган?

  Әкиятнең ахырын уйлап, рәсемгә төшерергә кирәк. Рәсемне ясап бетергәч, әкиятне сөйләп күрсәтергә. Анализ ясау.

    Йомгаклау.

 Балалар, бүген без сезнең белән нәрсәләр эшләдек?

 Шөгыльнең кайсы өлеше сезгә кызыклы тоелды?

 Нинди яңалыклар белдегез?

Ярый, балалар, рәхмәт. Шөгыльдә үзегезне яхшы яктан гына күрсәттегез. Ә хәзер кунакларыбыз белән хушлашыр вакыт килеп җитте. Саубулыгыз кунаклар. Шөгыль тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.      

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...

Ковробук по УМК «Безнең бакча – Наш огород».

Автор: Зайнуллина Римма МансуровнаТема Ковробука: «Безнең бакча – Наш огород”.Цель Ковробука: Закрепить в режимных моментах и в игровой деятельности лексический материал по темам: &l...

Танып белү (Әйләнә-тирә дөнья белән таныштыру). Тема: «Безнең бакча».

Тема: «Безнең бакча». (ЭРС)Максат: Балаларны үзләре йөргән бакча турында сөйли белергә  өйрәтү,  Нинди бүлмәләр бар? Бакчада нинди һөнәр ияләре хезмәт куя? Бакча буйлап, йөреп, а...

Безне бакча!

quot;Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе үз эшен белем бирү  эшчәнлеге хокукына ия булган лицензия нигезендә, учредитель һәм ДО...

Дидактическое пособие ковробук по УМК «Безнең бакча – Наш огород” для детей дошкольного возраста от 5-7 лет

Данный ковробук может быть использован для индивидуальной работы или для работы с небольшой подгруппой детей (4-6 человек). Ковробук предназначен для использования  в работе с детьми дошкольного ...