Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, әкиятләр аша сөйләм телен үстерү методикасы
план-конспект занятия

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, әкиятләр  аша сөйләм телен үстерү методикасы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Казан шәhәре Яңа Савин районының

“Татар телендә тәрбия hәм белем бирүче 297 нче катнаш төрдәге балалар

бакчасы” автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе

Конспект :

“Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, әкиятләр  аша сөйләм телен үстерү методикасы”

Тәрбияче : Парамонова Л.И.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның, әкиятләр  аша сөйләм телен үстерү

Актуальлек:

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бугенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барырга кирәк.

Сөйләм үстерү – балаларның бәйләнешле сөйләмен (монологик, диалогик) һәм сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, камилләштерү, сүзлеген баету.

Максат: Әкиятләр  аша балаларда чиста сөйләм культурасы тәрбияләү.

Бурычлар:

-әкиятләргә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын үстерү;

-дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү

-сүзлек запасын баету;

-диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;

-әкиятләрне сәхнәләштергән вакытта үз- үзләрен иркен тотарга, хәрәкәтне сәнгатьле итеп һәм сөйләм белән яраклаштырып башкара алу сәләтләрен камилләштерү, сәнгатьле сөйләм культурасы тәрбияләү;

- әкиятләр белән кызыксынуларын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге тәрбияләү;

-балаларда әхлакый сыйфатлар (бер- береңә ярдәм итү, дус –тату булу) тәрбияләү.

Мин үземнең күптән түгел алып эшли башлаган методикам белән бүлешәсем  hәм аннан алган файдалы моментларны күрсәтәсе килә.

Тема: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әкиятлэр аша сөйләм телен үстерү.

Бу тема, бүгенге көндә актуаль дип саныйм, чөнки чын татар кешесе дә күбесенчә, тутырып , баштан алып , ахырга ча, рус сузләрен кыстырмыйча сөйләшергә авыр сизелә.

Балалар бакчасында без дә күбесенчә рус телендә сөйләшәбез. Төрле уеннар, мәзәкләр, әкиятләр дә рус телендә күп укыйбыз.

Балаларга әкиятләр рус телендә таныклы. Әкиятләрнең сюжетын алар беләләр, аларга кала аны тыңлап, күз алларына китереп , татарча сөйләп, уйнап бирергә.

Балаларның исендә калыр өчен, без эшне бер ничә этапка бүлдек.

1 этап

Әкияткә керү

Музыкаль бизәлеш

- балалар беләләр, hәзер  әкият башлана, җыенып килеп утыралар.

2 этап

Әкиятне сөйләү

Әкиятнең кызыклы һәм мөһим моментларында туктап, балаларга сораулар биреп фикер алышу.

- Экиятне сөйлибез hәм  балалар белән фикерләр алышабыз, әз кулланыла торган сүзләрне тәрҗемә итәбез, бу этапта без үзебезгә ачышлар ясыйбыз, бала үзенең белемен курсәтә, көтмәгән балалардан да, без җавап алабыз, ул безнең өйрәккә сары май.

3 этап Әкиятнең геройлары турында сөйләшү

Әкиятләрдәге тискәре геройларны табып балалар, : “Мин андый тугел,мин алай эшләмим “-дип нәтиҗәләр ясыйлар.

Әкиятне сөйләгән вакытта түбәндәге шартларны үтәү бик мөһим.

Әкиятне укырга түгел, ә сөйләргә кирәк.

Сөйләүче тәрбияче балаларга әкият геройларының нинди булуларын ачып бирү өчен эмоциональ яктан геройларның характерларын дөрес итеп күрсәтеп, кызыксындырып сөйли белергә тиеш.

-Әкиятнең геройлары турында,

 Әкиятне сөйләргә кирәк, укырга түгел, чөнки балалар күзгә –күз контакты белән авызларын ачып, синең авызыңа карап тыңлап утыралар.

Сөйләгәндә алар әзер әкияттәге булган hәлләрне күрсәтә торган сюжетлар  hәм рәсемнәр күрсәтмим, чөнки балаларның үзенең фантазиясе бик шәп эшләргә тиешь.

Әкиятне сөйләгәндә, мультфильм караган кебек аларның башларында сюжет туа.

4 этап әкият сюжеты буенча рәсем ясыу.

Әкиятне тыңлап, тәрбияче белән фикер алышканнан соң, балалар түгәрәк өстәл артына утырып, ишеткән әкиятнең сюжеты буенча үзләренең күзаллауларыннан чыгып рәсем ясыйлар.

- бала нәрсә күз алдына китергән, шул сюжетны безнең дә карыйсы, күрәсе килә бит,шуңа күрә балалар үзләре иллюстрацияләр ясыйлар, сөйләшәләр.

Рәсемнәрне җыеп, безнең шуннан бер китап чыга, мнемотехника кебек, рәсемнәр буенча да, рәсемне кулланып әкиятне татар телендә сөйләп була.

 5 этап Балаларың үзләре ясаган  рәсемнәре буенча сөйләүләре

 Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзеп, үзләренең фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә басым ясыйбыз. Бу алым балаларның сөйләм телен үстерүдә әһәмиятле роль уйный.

 

6 Әкиятне сәхнәләштерү

- Иң кызыклы.  Монда булган- булмаган костюмнарны, атрибутикаларны җыеп, театр куясың. Минем  өчен монда иң кызыклы hәм файдалы момент – балаларны ачыш.

Без бит бәйрәм концертларында күбрәк артистик балаларны катнаштырабыз, алар белән эшләве  тизрэк тэ, ә монда , бер кая да ашыкмыйча , балалар да каушамыйча, кем, ничек булдыра,  hәм инде менә шунда килеп чыгалар безнең күренмәгән йолдызлар.

«Игътибарыгыз өчен рәхмәт»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгыш: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"

"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү"...

Доклад "Кече яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү".

Туган тел – рухи байлыгыбыз. Һәркем үз баласын акыллы, булдыклы, тәүфиклы, игелекле итеп күрергә тели. Туган телендә тәрбияләнгән бала гына шундый сыйфатларга ия булып үсә. Кү...

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү»

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерүдә педагогик тәҗрибәм белән уртаклашу.Бурычлары: Тәрбиячеләргә сөйләм теленең үсешен, актуальлелеген төшендерү;Тәрбиячеләрнең...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү

ldquo;И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”. Бөек Тукаебыз шулай ди. Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән туган телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерүдә лэпбукларның әһәмияте...