Проект музейная работа в детском саду
проект (подготовительная группа)

Биккинина Римма Рашидовна

План музейной работы в детсом саду

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Музейная работа в детском саду89.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Халкыбызның хәзинәләре»  проекты

       Проблема: балалар һәм ата - аналарның  халкыбыз хәзинәләре турында аз белүләре.

  Максат:

- балаларда халкыбызның  хәзинәләренә  кызыксыну уяту,

нәниләрнең   күңелен  халкыбызның  хәзинәләре байлыгы белән тулыландыру

- ата-аналар белән берлектә  әби-бабаларыбызның  борынгы мирасы турында мәгълүмат бирү.

-  безнең көннәргә чаклы сакланып килгән борынгы хәзинәләрнең  туплану урыны – музей икәнлеген балаларга аңлатырга тырышу (аңларга ярдәм итү)

- халкыбызның хәзинәләренә карата сакчыллык-пөхтәлек тәрбияләү, матурлыкны күрергә өйрәтү.

       Бурычлар:

-музейда халкыбызның  күңел бизәкләре белән танышу өчен шартлар тудыру

- балаларның халкыбыз хәзинәләре турында нәрсә белүләрен ачыклау, “музей” төшенчәсенең эчтәлегенә төшендерү

- борынгы заманнан безгә кадәр сакланып килгән матурлыкны күрә белергә, әби-бабайларыбызның эшләрен дәвам итүчеләр итеп тоярга өйрәтү

-балаларның “элек” һәм “хәзер” дигән төшенчәне аңлауларына ирешү.

- кыска вакытлы экскурсияләр аркылы борынгы хәзинәләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Проектта катнашучылар : тәрбиячеләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар, әби-бабайлар.

Проектның дәвамлылыгы: (1 ел)

Проектны тормышка ашыру юллары:

1.  «Музейның тәрбия эшендә тоткан роле» дигән темага  ата-аналар җыелышында чыгыш ясау.

2.Берничә экспонатның килеп чыгу эволюциясен күрсәткән стенд төзү. «Элек һәм хәзер».

3.Балалар арасында рәсем күргәзмәсе оештыру. («Мин музейда нәрсә күрдем».

4. «Гөлсинә әбидә кунакта» дигән темага ачык шөгыль үткәрү.

5.«Халкыбызның күңел бизәкләре»  дигән темага  стенд төзү.

6.Төрле темаларга  дидактик уеннар оештыру:

«Милли киемнәр ярминкәсендә»

«Курчакны киендер»

«Нәрсә артык?»,  “Милли киемне бизә”...

7.Онытыла бара торган экспонатлар күргәзмәсе (әти-әниләр һәм балалар өчен)

9.”Туган якны өйрәнү”  түгәрәген оештыру (әти-әниләр, әби-бабайлар белән берлектә)

10.Кул эшләре күргәзмәсе оештыру: (“Элек һәм хәзер”)

а) «Элек ничек булган?»

б ) «Хәзер ничек?»

11. «Музейга нинди хәзинә бүләк итә аласың?» дигән темага әңгәмә үткәрү ( әти-әниләр өчен).

12.«Чигүле читекләрем» дигән темага  ачык шөгыль үткәрү.

Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Балалар халкыбызның күңел бизәкләре турында  күбрәк белделәр.

2. «Сөйләшә» белмәгән әйберләрнең «сөйләшүләренә» ирештеләр.

3. Музейдагы экспонатларның исемнәрен дөрес атый башладылар.

4. «Элек» һәм «хәзер» дигән төшенчәне аңладылар.

5. Ата-аналар бу башлангычны балалар бакчасы белән берлектә дәвам итәчәкбез дигән фикерне куәтләделәр.

6. Балалар үзләрен әби-бабаларының  эшләрен дәвам итүчеләр итеп тойдылар.

                                                  Минем эш юнәлешем.

   Теләче районының “ Шатлык”  балалар бакчасында музей эшли башлады.  Үткән заманнар серен сеңдергән бу бүлмәнең ишеген ачуга ук борынгылык аңкып торадыр сыман.

   Музейга килеп кергәч, вакыт тукталып калган кебек...Өй алды сайгакларын шыгырдатып, эре - эре атлап, татар бабае кайтып керер, йорт тирәсендә кайнашкан әби, алъяпкычына кулларын сөртә - сөртә, мичтән чүлмәктәге ризыкларны чыгарырга табагачка ябышыр, “әле мин дә монда” дигәндәй, тавышка уянган сабый да бишектән аваз бирер, балам, бигрәк аз йокладың бит әле, дип сабый тавышын ишеткән әнисе казлар куып йөргән җиреннән кабаланып кайтып керер кебек.Менә шулай вакытны “туктатып”, бермәл бар нәрсәне дә” җанландырып, күрә алырлык итеп эшләдек бу музейны.”

   Музей ул - безнең балалар бакчасындагы бер бүлмә. Шул бүлмәдә саклау, җыю, өйрәнү өчен әби - бабаларыбызның борынгы замандагы тормыш-көнкүрешен чагылдыручы экспонатлар «дөньясы» урнашкан.

   Музейлар туган як тарихын, мәдәниятен  өйрәнүдә чын мәгънәсендә методик үзәк булып тора. Алар халкыбызның мирасын кадерләп саклау белән беррәттән, яшьләрне, балаларны туган якның күркәм традицияләре үрнәгендә тәрбияләргә ярдәм итә.

   Хәзер музейның  ачылу тарихы, эшчәнлеге белән  якыннан танышыйк.

Халкыбызның гореф-гадәтләрен әхлак тәрбиясенең «бакчасы» диеп күз алдына китерергә була. Ә менә шул бакчада бик күп төрле җимеш бирүче агачлар үсә. Шушы әхлак тәрбиясенең бакчасына үтеп керү өчен, шундагы «җимешләрне» танып белергә һәм көндәлек тормышта куллана белергә өйрәнергә кирәк.

Мин бу искитмәле «серле бакчаны» - безнең балалар бакчасындагы булачак музей дип күз алдына китердем.

   Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәк:

«Безнең миллләт үлгәнме, әллә йоклагангынамы?» Юк, үлмәгән дә, йокламаган да, ул милли үзаңының яңарыш чорын кичерә. Менә шушы чорда бик күп сорауларга җавап табасы килә. Без кем? Ата-бабаларыбыз кем? Ничек көн иткәннәр? Ни белән шөгыльләнгәннәр?

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк», - диләр. Шуңа күрә хәзер көнкүрешебезгә төрле йола, бәйрәмнәр күбрәк үтеп керә: халык хәтере булып, музейлар барлыкка килә.

   Балалар бакчасында музей төзү турында уйлагач, без ата-аналар белән анкета үткәрдек. Анкеталардан күренгәнчә, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрнең 90% ы музейларда булмаганлыгы ачыкланды. Сәбәпләре дә төрле булып чыкты:

- авылның шәһәрдән читтә урнашуы (20%)

- кайбер ата-аналарның вакытлары җитмәү (32%);

- күбесенең балаларын яшь дип санаулары (38%)

Киң җәмәгатьчелекнең игътибарын музейга ничек юнәлтергә?

   Мин ата – аналар җыелышында балаларны кешелекле, әдәпле, әхлаклы һәм сәламәт итеп тәрбияләү нигезендә халык педагогикасы торуын әйттем. Кешеләрне рухи яктан сафландыручы бик күп төрле гореф-гадәтләр, халкыбызның йолаларының буыннан – буынга күчеп, бүгенге көннәргә килеп җиткәнен һәм аларны саклау барыбызның да бурычы икәнлеген аңлаттым.

Балачак чоры – үзе бер кабатланмас, серле дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяның дәвамчылары – балалар.

   Мин баланың язмышын билгеләүче, аның сәләтен ачып, үстерү өчен шартлар тудыручы ата-аналар икәнлеген әйтеп үттем. Балаларга рухи – әхлакый тәрбия бирүдә балалар бакчасы һәм гаиләнең  бергәләп  эшләвендә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Кече яшьтән бирелгән әхлак тәрбиясе балаларның киләчәк тормышында да уңай йогынты ясаячак. Шулай ук туган төбәгебезгә, үскән җиргә мәхәббәт тәрбияләү әхлак тәрбиясенең нигезе булып тора.

   Минем максатым: балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, көнкүреш кирәк – яраклары белән таныштыру, рухи яктан сәламәт шәхес тәрбияләү.

Мин балалар бакчасында музей оештырып, нәниләргә борынгы әби-бабаларыбызның нинди авыр шартларда яшәгәннәрен күрсәтәсем килүен әйттем.

   Ата-аналар алдында чыгыш ясау аларга зур тәэсир итте. Безгә ярдәм йөзеннән, экспонатлар туплауда киң җәмәгатьчелек эшкә тартылды.

   Хәзер музейда халкыбызның үткәннәрен, гореф-гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы шактый гына материаллар тупланды. Менә шулай итеп, мин нәниләрне халкыбызның гасырдан-гасырга күчеп килгән йолалары, тормыш-көнкүреш гадәтләре, күңел бизәкләре белән кызыксындырдым.

Музей экспонатлары аркылы мин балаларның танып белү эшчәнлеген үстерә башладым.

   Музейда тупланган экспонатлар ярдәмендә балалар күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе уятырлык күп төрле чаралар үткәрергә мөмкин. (кушымта №1)

   Шулай ук музей экспонатлары туган төбәгебезгә, аның искиткеч гүзәл табигатенә мәхәббәт тәрбияләү эшендә зур әһәмияткә ия. Югарыда әйтеп үтелгән максатларга ирешүдә тәрбиячеләр дә зур ярдәм күрсәтәләр. Алар балаларны алдан төзелгән план буенча музейга алып киләләр (кушымта №2).

   Чын музейларда экспонатларга тотынырга ярамый. Ә безнең  девиз шундый: «Рәхим итегез, тотып карагыз, үзегезне борынгы әби-бабайлар өендә кебек хис итегез, җансыз әйберләрне җанлы итеп тоегыз, сөйләшә белмәгән әйберләрне сөйләштерегез!»

   Балаларга музейда булган экспонатлар шулкадәр тәэсир итә, алар сабыйларны җанландырып җибәрә. Үз чиратымда мин халкыбыз мирасына кызыксыну югалмаганына шатланам. «Апа, бу әйберләр кайда сатыла?” , - дигән сораулар бирәләр. Кайберләре: «Безнең әбинең дә шундый әйберләре бар», - диләр.Балаларның кызыксынуына, биргән сорауларына мин рәхәтләнеп җавап кайтарам һәм уйлап куям: димәк, хезмәтем бушка китмәгән, милләтебез яшәячәк. Ә балалар күңелендә милли үзаң, милли хисләр уяту  искиткеч авыр хезмәт. Мин шуны тормышка ашыру өстендә армый-талмый эшләүче тырыш бал корты сыман булырга тиешмен.

Эшчәнлек планы

Тәртип номеры

Чаралар

Үткәрү вакыты

1.

Музей оештыру турында

ата-аналар җыелышында чыгыш ясау: «Музейның тәрбия эшендә тоткан роле»

Сентябрь

2.

Музейга экскурсия.

 Музейдагы экспонатлар белән таныштыру.

Ел буена

3.

Консультация “Милли бизәкләр”

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә

Октябрь

4.

Фотокүргәзмәләр оештыру:

а) «Экспонатларга сокланып карыйбыз»

б) «Әбием сандыгын ачыйк әле»

в) “Һөнәрчелек”

Ноябрь

5.

Түгәрәк өстәл артында очрашу:

«Онытылып бара торган экспонатлар»

Декабрь

6.

Консультация: «Серле балчык»

Январь

7.

Гаилә белән бергәләп музейны җиһазландыруда булышуны дәвам итү

Ел буена

8.

«Милли киемнәр» дигән темага ачык шөгыль үткәрү.

(татар, рус, башкорт киемнәре мисалында).

Март

9.

Ата-аналарны «Сабантуй» бәйрәменә чакыру.

Әңгәмә үткәрү: «Нәрсә ул гореф-гадәтләр – йолалар?»

Июнь

Мәктәп белән бәйләнеш

№ п/п

Чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1.

Нәниләр белән мәктәп музеена экскурсия оештыру

Сентябрь

2.

Мәктәп укучыларын балалар бакчасы музеена экскурсиягә чакыру

Октябрь

3.

Балаларны борынгы бабаларыбызның тарихы белән таныштыруга багышланган кичәгә мәктәп укучыларын чакыру

Декабрь

4.

«Татарстан республикасында дус яшибез» - дигән кичәгә укучыларны чакыру

Март

5.

Музейны оештыру турында мәктәп укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу

Май

6.

«Сугыш эзләре буйлап» дигән темага мәктәп музеена экскурсия оештыру

Апрель

                                           

                                    Музейның үсеш планы

№ п/п

Чаралар

Үткәрү вакыты

Җаваплы

1.

Борынгы әйберләрне туплауны дәвам итү

Ел буена

2.

Бөек Җиңү  почмагын тулыландыру

Октябрь

3.

Авылыбызга багышланган материаллар туплауны дәвам итү.

Ноябрь

4.

«Борынгы һәм хәзерге Казан» дигән темага стенд төзү

Декабрь

.

5.

Габдулла Тукай туган көненә багышланган стенд төзү

Февраль

6.

Картотекалар төзүне дәвам итү

Ел буена

7.

Теләче турында тарихи материаллар җыю

Ел буе

8.

Теләче авылының күренекле урыннарының макетларын ясау

Апрель, май

                                     

                                           Татар милли мәдәнияте көне

Тема

Максат

  1. Туган җирем - Татарстан

Балаларның Җөмһүриятебез  турындагы мәгълүматларын ныгыту,татар һәм рус телләренең  дәүләт теле булуын төшендерү.

Татарстан Җөмһүриятенең  күпмилләтле  булуы турында сөйләү, төрле милләт халыкларының  дус һәм тату булып яшәүләре турында әңгәмә.

  1. Казан – Татарстанның башкаласы

Балаларның җөмһүриятебезнең  башкаласы – Казан  шәһәре булуы турында белемнәрен камилләштерү.Казанның  күренекле һәм истәлекле урыннары,халкыбызның тарихы белән таныштыруны дәвам итү (открыткалар, картиналар аша).  

  1. «Сөмбелә» бәйрәме

Бәйрәмгә җырлар, милли уеннар әзерләү. Нәниләрдә халык традицияләрен дәвам итәргә теләк булдыру. Балаларның күңелен халкыбызның авыз иҗаты байлыгы белән тулыландыру.

  1. Яңа ел бәйрәме

Бәйрәмгә җырлар, шигырьләр әзерләү.

  1. «Нәүрүз»

Төрки халыкларның милли бәйрәме белән таныштыруны дәвам итү.

  1. Гөлсинә әбидә кунакта

Музей белән таныштыруны дәвам итү. Милли киемнәргә кызыксыну уяту; тукылган, чигелгән әйберләрнең үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау. Нәниләрдә пөхтәлек, җыйнаклык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү. Татар халкының борынгы кием-салымнарны югалтмыйча, безнең көннәргә чаклы саклаганын аңлату.

  1. Нургаяз бабайда кунакта

Балаларны борынгы эш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары белән таныштыру, музей экспонатларына кызыксыну уяту. Борынгы эш коралларын хәзерге заман көнкүреш кирәк - яраклары белән чагыштыру. Нәниләрнең логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

  1. Г. Тукай,

А. Алиш,

М.Җәлилләр

нең туган көне

Шагыйрьләрнең иҗатлары белән таныштыруны дәвам итү, шигырьләренең эчтәлеген тәрбияви максаттан чыгып аңлату. Нәниләрне халкыбызның милли рухын, милли хисләрен тоярга, сиземләргә өйрәтү.

  1. Сабантуй

Балаларның милли бәйрәм турындагы белемнәрен киңәйтү. Аларда хезмәт кешесенә карата ихтирам хисе тәрбияләү, халык бәйрәменә кызыксыну уяту.Халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПРОЕКТ "КТО РАБОТАЕТ В ДЕТСКОМ САДУ"

Воспитание устойчивого положительного отношения к труду. Повышение интереса к тем, кто трудится в детском саду. Расширить и обогатить знания детей о многообразии профессий взрослых, используя дл...

Статья на тему: «Ребенок в пространстве музея», «музейная работа в детском саду»

«История – сокровищница нашихдеяний, свидетельница прошлого,пример и поученье для настоящего,предостережение для будущего…»...

ПРОЕКТ «Музейная педагогика в детском саду».

ПРОЕКТ «Музейная педагогика в детском саду».Структура проекта:·        Пояснительная записка с обоснованием взятой темы проекта.·...

Проект «Кто работает в детском саду?»

Проект "Кто работает в детском саду?"...

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА на конкурс «Лучший проект профориентационной работы в детском саду» В номинации «Первые шаги в мир профессий »

Задачи:Познавательное развитие:- познакомить детей с различными профессиями и их особенностями;- развивать познавательную активность;- развивать навыки самостоятельной исследовательской деятельности.-...

Фотоотчёт «Лучший проект профориентационной работы в детском саду» в номинации «Первые шаги в мир профессий» возрастная группа: подготовительная, 6-7лет

Сроки реализации: краткосрочный.Тип проекта: информационный, творческий.Участники проектной деятельности: воспитанники подготовительной к школе группе, родители, воспитатель подготовительной группы МБ...

«Лучший проект профориентационной работы в детском саду» в номинации «Первые шаги в мир профессий» возрастная группа: подготовительная, 6-7лет

Сроки реализации: краткосрочный.Тип проекта: информационный, творческий.Участники проектной деятельности: воспитанники подготовительной к школе группе, родители, воспитатель подготовительной группы МБ...