Светофор(обучение правилам дорожного движения)
план-конспект занятия (старшая группа)

Светофор -обучение детей правилам дорожного движения(на татарском языке)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetofor.docx22.61 КБ

Предварительный просмотр:

Җыр “Светофор”

Басып тора багана,

Бер аяклы багана

Өлкәннәргә эндәшә

Эндәшә һәр балага:

Багананың өч күзе

Өч күзендә өч сүзе,

Берсе аның кызыл күз,

Икенчесе – сары күз,

Өченчесе яшел күз

Бу нәрсә соң балалар ?

Светофор:

- Яле, яле балалар. Мине чакырдыгызмы ? Миңа эндәштегезме ?

Исәнмесез!

Мин бүген урман җәнлекләренә һәм Карлсонга юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтермен дигән идем. Алар күренмәдеме, балалар ?

Балалар:

- Юк

Светофор:

Менә керпе дә килеп җитте.

Төлке килеп керә:

-Мин соңга калмадыммы ?

-Исәнме төлке һәм керпе.

Куян килеп керә һәм ул да исәнләшә:

-Исәнмесез!

Барлык балалар да исәнләшә.

Светофор:

-Барыбыз да җыелып беттеме ?

Керпе:

-Ә кайда соң Карлсон ?

(“Кайда икән ул?” дип бер-берсенә әйтәләр. Керпе тиз генә автобус алып чыга).

 

Керпе:

-Утырыгыз тизрәк, әйдә киттек аны эзләп табабыз.

(Светофор кала, калганнар утыралар).

Светофор яшел төсне яндыра һәм әйтә:

-Кузгалыгыз, юл ачык.

(Барысы бергә җырлый-җырлый баралар).

“Шофер буласым килә”

   

Керпе:

-Без Карлсонны эзлибез ?

Төлке:

-Һәм без аны табабыз.

Барысы бергә:

Юл йөрү кагыйдәләрен бергәләп өйрәнәбез.

Куян:

-Карагыз әле, кем анда ?

Төлке:

-Бу Мурзик исемле песи.

Керпе:

-Тукта юл аркылы  чыкма, кызыл төс яна бит.

Төлке:

-Йөгер инде тизгәк, тизрәк, без ерак әле йөгереп чыга аласың. Тиз-тиз.

Куян:

-Тукта! Йөгермә!

(Автобус тавыш чыгарып туктый. Мурзик юл аркылы чыгып йөгерә).

Светофорчик:

-Балалар, юлны аркылы йөгереп чыгарга идеме, әллә юкмы? Ни өчен ярамый?  

Балалар:

-Кызыл төс яна иде.

Светофорчик:

-Дөрес балалар !

 (Яшел төс яна, автобус китеп бара, барысы бергә биеп җырлап китеп баралар).

Юлга Шарик йөгереп чыга,  кулында туп:        

-Миңа машиналар берни түгел, Уйныйм әле монда туп тибеп.

(Тупка тибеп  җибәрә. туп машина астына килеп керә дә, шартлый).

Шарик:

-Ой! Минем мескен тубым шартлады!

Керпе:

-Рәхмәт әйт, әле үзең белән бер ни дә булмады.

Светофор:

-Балалар исегездә тотыгыз: юлда, транспорт йөри торган урыннарда, уйнарга ярамый. Бу бик куркыныч !

Яшел ут яна, автобус китеп бара.

Карлсон:  

Сәер, кая соң башкалар ? Әһә, мин менә бу машина артыннан юлдан барыйм әле, аларны да шуннан эзләп табармын.

(Автобус килеп чыга һәм Карлсонны бәреп китә яза. Светофор күзләрен чиратлап яндырып сүндерә.

Светофор:

Оят түгелме сиңа Карлсон, син белмисең мени транспорт йөри торган өлешеннән җәяү йөрергә яратмый бит.

Куян:

-Карлсон, авыртмадымы ?

Керпе:

-Гел синең белән ни дә булса килеп чыга.

Төлке:

-Шундый игътибарсыз булмыйлар инде.

Светофорчик:

-Минем уйлавымча Карлсон барысын да аңлады.

Карлсон:

-Мин әлбәттә гаепле. Мин обязательно юл йөрү  кагыйдәләрен өйрәнәчәкмен.

Светофорчик:

-Ә балалар, сиңа булышырлар. Игътибар белән тыңлагыз . Светофорның өч сүзе:

Өстә кызыл.

Уртада сары

Ә аста яшел төсе.

Ул урамнарда һәм урам чатларында басып тора, күзләрен чиратлап ачып йомса – юл белән идәрә итә.

Кызыл төс – юл юк.

Сары – сабыр бул.

Яшел – я, кузгал !

Юлны арклы курыкмыйча чык!

Ә хәзер без сезнең белән “Кызыл, сары, яшел” уенын уйнап алырбыз.

Яшел төстә урындыклар тирәли йөрибез, сары төстә – урында тыпырчынабыз, ә кызыл төстә урындыкка утырабыз яки чүгәлибез.

(Уен уйнала).

Бию “Светофор”.

Ә хәзер без ике командага бүленәбез (светофорның кызыл һәм яшел төсләре).

1.Беренче бәйге.

Юл билгеләрен ике төркемгә аерырга:

Тыючы

Кисәтүче билгеләр

1 команда

2 команда

 

2.Светофорга төсләрне дөрес итеп урнаштыр (кызыл, сары, яшел).  Кайсы команда тизрәк һәм беренче тәмамлар ?

3. “Табышмак әйтәм, җавабын тап” :

Автомобиль, трамвайдан

Саклан, димим бик сак бул !

Уйный торган урын түгел

Машиналар йөргән........(Юл)

Авызы юк, борыны юк,

Тик бар аның өч күзе:

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе. (Светофор)  

Аяклары түгәрәк,

Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая таба. (Велосипед)

Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң – үкерә,

Менеп атлансаң биленә,

Җилдән җитез йөгерә. (Мотоцикл)

4. Транспортларны төрләре  буенча аерырга (һава, коры җир, су, тимер юл).

5.Машиналарда ярыш.  2 командадан да 1әр балага машина бирелә. Машина “йөртүче” кагыйдәләрне үтәп дөрес итеп йөрергә тиеш. Ярышалар (светофорга карап).

Йомгаклау. Светофорның сүзләре.

Җыр “Мин шофер”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект досуга по Правилам дорожного движения в подготовительной группе "Обучим Карлсона Правилам дорожного движения" (из опыта работы).

Повторение и закрепление на практике Правил дорожного движения для дошкольников: закрепление обозначения сигналов светофора;  совершенствование знаний детей о дорожных знаках  "Пешеход...

Конспект НОД по правилам дорожного движения: «Научим Буратино правилам дорожного движения»

Конспект НОД по правилам дорожного движения в средней группе.В ходе занятия дети учатся в игровой форме переходить улицу по пешеходному переходу;  закрепляют знания о правила дорожного движения ,...

Семейный проект: «Безопасность наших детей, через ознакомление с правилами дорожного движения» (формирование знаний о правилах дорожного движения у детей дошкольного возраста)

Все мы живем в обществе, где надо соблюдать определенные нормы и правила поведения в дорожно-транспортной обстановке. Зачастую виновниками дорожно-транспортных происшествий являются сами дети, которые...

Конспект развлечения по правилам дорожного движения в средней группе. «Маша и Медведь знакомятся с правилами дорожного движения»

Повторить правила дорожного движения: значение сигналов светофора, правила безопасности на улицах и дорогах, дорожные знаки. Воспитывать у детей желание изучать и соблюдать правила дорожного движения...

Конспект НОД по правилам дорожного движения «Научим Незнайку правилам дорожного движения»

Интеграция образовательных областей:  «Безопасность», «Познание», «Коммуникация», «Социализация». Цель: формировать и расширять представления о правилах безопасности дорожного движения...

Занятие по правилам дорожного движения «Путешествие Незнайки по правилам дорожного движения»

Закрепление и уточнение знаний детей по правилам дорожного движения....

Памятка для родителей по правилам дорожного движения и по обучению детей правилам дорожного движения.

Памятка для родителей по правилам дорожного движения и по обучению детей правилам дорожного движения....