Балаларга пдд темасы буенча әкиятләр
статья (средняя группа)

Валиева Кадрия Ильдаровна

ӘКИЯТ

Кискен борылыш

Борын-борын заманда яшәгәннәр ди хайваннар юл янындагы урманда.Әлеге вакыйга урманда яшәүче кечкенә куян белән булган.Хайваннар бу юл аша күрше урманга дуслары янына кунакка йөгерәләр һәм шул вакытта алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозалар,чөнки алар юл йөрү кагыйдәләрен бердә белмиләр.

Бервакыт Төлке машина тәгәрмәче астына эләгә һәм аягын сындыра.Шуңа күрә,хайваннарның әти-әниләре мәктәптә балалары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча дәрес үткәрергә карар итәләр.Барлык хайваннар да дәрестә бик игътибар белән тыңладылар,юл йөрү билгеләрен өйрәнделәр.Дәресләрдән соң инде,алар юлны ашыкмыйча һәм җәяүлеләр кичүенән утәргә кирәклеген белделәр.Бары тик куян гына дәрестә шаярып,башкаларга комачаулый иде.

Куян кызыксынмавын,дәрестә күңелсез булуын,барысын да беләм дип белдерде.

Куянның туган көненә әтисе самокат бүләк итә.Тик әтисе әйтә: “Самокат белән киң болыннарда һәм урман сукмакларында гына йөрергә рөхсәт ителә.Юлга чыгарга ярамый!”.

Ләкин куян әтисен тыңламады,юлда йөрергә дип китте.Юл кискен кутәрелә,ә аннан соң озын бормалы төшү була.Менә аннан куян төшергә теләгән.Юлда барганда аңа өч юл билгесе очрый.Бер билге текә күтәрелүне,икенчесе төшүне курсәтә.Өченче билге-алда куркыныч борылыш булачак һәм бик сак,аз тизлектә барырга кирәклеген аңлата.Ләкин куян бу билгеләрне белми иде,шуңа күрә ул бернәрсә дә аңламады.

Бөтен юл кагыйдәләрен торган Карга куянны күреп алып,аны туктатмакчы була,тик куян аны тыңламаган.Шуннан соң,карга куянның әтисен ашыгыч рәвештә табып сөйли.Куян улына ярдәм итәм дип борылышка йөгерә.Әти куян аякларын җәеп,улын тотып,аның белән куакларга очып киткән,ә самокат тирән чокырга төшеп киткән.

Бала куян яраланган,тезе тырналган,башын түбән иеп:

-“Гафу ит,әти,мин бүтән беркайчан да юлда йөрмиячәкмен,ә юл билгеләрен мин бырысын да өйрәнәчәкмен”-дип вәгъдә бирә.

Әти баласын кызганды,башыннан сыйпады һәм әйтте:

- Онытма,юл уеннар һәм күңел ачулар өчен урын түгел!

ӘКИЯТ

Керпе маҗаралары

Яшәгән ди урманда чәнечкеле керпе.Әнисе керпегә гел әйтә торган булган:

- “Улым,өйдән ерак китмә,адашасың.Урман зур,ә син кечкенә”.

Бервакыт керпе өйдә берүзе кала,аңа күңелсез була һәм ул йөреп керергә карар итә.Башта ул өйнең янәшәсендә генә йөри.

Кинәт каен артында ниндидер тавыш ишетеп ала һәм керпе шул тавышка йөгереп китә.Шулай итеп,керпе тавыш артыннан барып үзенең өйдән ерак киткәнен сизми дә кала.

Шул вакытта урамнга малайлар килгән булган һәм алар керпене үзләре белән шәһәргә алып китәләр.Башта керпе белән уйныйлар,тик соңнынан ул беркемгә дә кирэкми һәм үзе генә чит шәһәрдә ялгыз булып кала.

Ул зур юлга чыгып,өенә кайтырга юлны эзли.Шул вакытта,аның каршысына йөк автомобиле чыга.Керпе куркуыннан күзләрен йома һәм шунда аны кемдер ләктереп ала.Бу шарик исемле эт булып чыга.Ул керпене күреп,аңа өен табарга булышмакчы булган.Шарик керпегә тротуарда яки юл кырыенда гына йөрергә кирәклеген аңлата.Юлны кичәр өчен,светофорга бик игътибарлы итеп карарга икәнлеген дә кискәртеп үтә.

Шарик керпене өенә кадәр озата барган.Керпенең өен бик тиз тапканнар.Керпенең әнисе бик борчылып аны өй каршында көтеп утырган.

Шул көннән соң,керпе әнисенә башка өйдән ерак китмим дип вәгъдә бирә.

Балалар!Хайваннарны урманнан өйгә алып кайтмагыз,чөнки алар юл йөрү кагыйдәләрен белмиләр һәм  шәһәрдә алар белән бәла-каза булырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 1241_kiat_konkurs_1257_chen.docx13.31 КБ

Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен "Уенчыклар" темасы буенча КВН

"Уенчыклар" темасын ныгыту өчен күңелле КВН...

Зурлар төркемендә «Көзге урман» темасы буенча белем бирү эшчәнлеге (нәфис-нәфасәти үсеш)

«Көзге урман» темасы буенча зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге.Бу эшчәнлек нәфис-нәфасәти өлкә буенча балалар белән көз темасын йомгаклау өчен традицион булмаган ысул кулланып рәсем ясарга өйрәтү ...

" Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" темасы буенча лэпбукка аңлатма язуы.

Әлеге лэпбук З.М. Зарипованың "Туган телдә сөйләшәбез" методик кулланмасының "Гаилә һәм йорт җиһазлары" проектына нигезләнеп ясалды....

" Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" темасы буенча лэпбукның эчтәлеге

quot;Минем гаиләм һәм йорт җиһазлары" дип исемләнгән лепбукның мавыктыргыч уеннары. Автор төзүче Гильметдинова Л.Г....

“Туган җирем – Татарстан” темасы буенча уртанчылар төркемендә уен-сәяхәт.

Белем бирү бурычы: Туган илебез – Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру.Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлар...