Светофор бәйрәме
материал (старшая группа)

Доминова Гульчачак Фазылгалиевна

1. Уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

2. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәрсәгә китергәне турында аңлатма бирү.

3. Юлларда сак булуны, игътибарлыкны тәрбияләү. Алынган белемнәрне уеннарда, көндәлек тормышта куллана белергә өйрәтүне дәвам итү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetofor_byrme.docx90.34 КБ

Предварительный просмотр:

Светофор бәйрәме

 

Максат.

1. Уен формасында балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.

2. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәрсәгә китергәне турында аңлатма бирү.

3. Юлларда сак булуны, игътибарлыкны тәрбияләү. Алынган белемнәрне уеннарда, көндәлек тормышта куллана белергә өйрәтүне дәвам итү.

Башлангыч эш.

Шигырьләр, җырлар өйрәнү. Юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәнү һәм кабатлау.

Җиһазлау. Юл билгеләре макетлары, аудиоязмалар, презентация

Шөгыль барышы:

Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн! Әйбәт!

Алып баручы: Балалар, барыгыз да матур итеп басыгыз, кәефегез тагын да яхшырсын өчен бер-берегезгә матур итеп елмаегыз. (балалар елмаялар) Рәхмәт. Әйдәгез шушы күтәренке кәефне безгә килгән кунакларга да бүләк итеп исәнләшеп алыйк әле. (балалар исәнләшәләр)

Алып баручы: Балалар, әйтегез әле, без кайда яшибез?

Балалар:Татарстан Республикасы, Кукмара районы, Байлангар авылында.

Алып баручы: Әйе,бик дөрес. Ә безнең авылыбыз юлларыннан бик күп машиналар йөри. Алар бик зур тизлектә йөриләр. Әйдәгез әле, бер генә минутка күзләребезне йомып, урамдагы тавышны тыңлап карыйк әле. (Магнитофон тасмасын тыңлау)

Алып баручы: Урамнарның һәм юлларның бик җитди законы бар. Ул “Юл йөрү кагыйдәләре” дип атала. Ул җәяүлегә юлда дөрес йөрергә ярдәм итә.

Әйдәгез без сезнең белән бер шигырь тыңлап китик әле. Әминә шигырь сөйли.

Светофор

 (Рәшит Бәшәр)

Бу ни хикмәт, тамаша?

Янып тора кызыл ут

Малай чыга юл аша.

Ачуланды светофор.

Үрелде дә малайның

Алма кебек кызартып

Борып алды колагын:

— Йөри-йөри кыланып

Машинаны ек тагын!

Нәрсә булды, туктале —

Кызыл колакны күреп,

Машиналар туктады.

Алып баручы. Балалар, светофор ни өчен малайны ачуланган?

Балалар. Чөнки, кызыл ут янып торганда, юл аша чыгарга ярамый. “Светофор утлары” презентация

Хәзер мин сезне шәһәр буйлап йөрергә чакырам. Әйтик, без балалар бакчасыннан чыгып җәяү киттек.

Тәрбияче . Без хәзер кемнәр булабыз?

Балалар: Җәяүлеләр

-Җәяүлеләр йөри торган юлның исеме ничек?

- Светофорның ничә күзе бар? (Өч күз)

- Әгәр кызыл " күз " янса, ул нәрсә турында сөйли? (урам аркылы чыгарга ярамый) Сары күз янганда,әзерлән, игътибарлы бул ди.

- Яшел " күз " янса, ул нәрсә турында сөйли? (Юл аркылы чыга аласыз)

-Нәрсә ул светофор? (Светофор ул – машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче, урамдагы хәрәкәтне көйләп торучы.)

- Светофор нәрсә өчен куела һәм кайларда?( Светофорлар юл хәрәкәтен җайга салу өчен хезмәт итә, аларны киселешләрдә, җәяүлеләр кичү урыннарында һәм җанлы хәрәкәтнең башка урыннарында урнаштыралар. )

-Светофорның нинди төрләрен беләсез балалар? (җәяүлеләр, транспорт өчен)

- Юл аркылы чыкканда без нәрсә эшлибез? (иң элек сулга, аннары уңга, тагын бер сулга карыйбыз) Балалар светофор, аның төсләре, җәяүлеләр юлы, юл билгеләре турында сөйлиләр. Аларның җаваплары гомумиләштерелә, әңгәмәгә йомгак ясала.

-Димәк, без юлда йөргәндә һәрвакыт юл йөрү кагыйдәләрен истә тотып, төгәл үтәп йөрергә тиешбез, шулай бит.

-(Музыка тавышы, этеп-төртеп оныгын ияртеп әби чыга һәм светофорның кызыл утына юл аша чыгарга тели).

Светофор: (сыбызгы сызгырта) Әби! Тукта, кызыл ут яна бит!

Әби: Ашыгам, ашыгам! Өч күзле нәмәстәкәй, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам!

Светофор: Әби, минем кемлегемне дә белмисеңме? Светофор булам мин, юл иминлеге саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый, әби.

Әби: Балалар бакчасында “Юл йөрү кагыйдәләре” турында кичә була икән, баламны шунда илтәм.

Светофор: Бик яхшы, ашыксагыз да, яшел ут янганын көтәргә кирәк, әби.

Әби: Рәхмәт, игелекле икәнсең үзең, өйрәнеп кайтырбыз.

Светофор: Әйдәгез, мин сезне озатам (китәләр).Светофор саубуллашып чыгып китә.

 (Балалар ярымтүгәрәк ясап җырга басалар).

ҖЫР: “СВЕТОФОР УТЛАРЫ”  (балалар шигырь сөйлиләр)

Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син.

“Юл фәне әлифбасы”ның

Һәр билгесен ятла син. (Язгөл)

Кызыл, сары ут янганда

Ярамый, ди, чыгарга.

Янган чакта яшеле

Кирәк икән чыгарга. (Радел)

Переходя дорогу, не торопись,

Сначала слева, потом справа осмотрись.

Кто правила дорожные соблюдает,

Тот до ста лет доживает. (Амина)

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртән.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә. (Азалия)

Светофор сказал нам строго:

– Осторожно, здесь дорога!

Не играйте, не шалите,

Просто стойте и смотрите! (Зарина)

(балалар урыннарына утыралар)

1 “Табышмак әйтәм – җавабын тап” презентация

  1. Нинди гаҗәп бер өй бу.

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары резина.

Бар ашаганы бензин. (Автобус)

2.Ике көпчәкле арба

Утсыз да алга чаба. (Велосипед)

3.Очмый, жуылдамый да,

Ул урам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна. (Машина)

4.Уф-уф сулар,

Уфтанса да алып китәр

Барыр җиренә җитәр. (Поезд)

5.Ат түгел ул, кешнәми, йөз аттан ким эшләми,

Үзе тыр да тыр килә, Я нәрсә бу кем белә?(трактор)

6.Сайрамый, оя да кормый,

Кешеләр һәм йөк ташый.

Кем миңа әйтер икән,

Ә бу нинди кош икән? (Самолет)

7.Авызы юк, борыны юк

Тик бар аның өч күзе.

Урамдагы хәрәкәтне

Көйләп торадыр үзе. (Светофор)

Тәнәфес: “Светофор” биюе башкаралар.

Йөгереп Убырлы керә кулында сумка, себеркесе белән балаларны куркытып ала..

Алып баручы: Әбекәй, нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең?

Убырлы. Мин нинди әбекәй булыйм, мин данлыклы Убырлы бит.

Алып баручы: Убырлы, сумкада нәрсәләр ул?

Убырлы. Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга да комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем (Күрсәтә)

А.б. Убырлы, син нык ялгышлык эшләгәнсең бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала, машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә кирәк. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме соң?

Убырлы. Юк, белмим.

Алып баручы: Менә сиңа хәзер балалар сиңа ул билгеләрне җыеп нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

2 мәктәпкә хәзерлек төркеме:“Юл билгеләрен җый” 

https://fsd.kopilkaurokov.ru/uploads/user_file_56be44069cd33/iuliorukaghyidlrienoirnbiez_1.png                       https://fsd.kopilkaurokov.ru/uploads/user_file_56be44069cd33/iuliorukaghyidlrienoirnbiez_2.png                    https://fsd.kopilkaurokov.ru/uploads/user_file_56be44069cd33/iuliorukaghyidlrienoirnbiez_3.png

Җәяүлеләрнең юлны    Җәяүлеләр юлы.  Җәүлеләрнең хәрәкәте тыела.

аркылы чыгу урыны.

https://fsd.kopilkaurokov.ru/uploads/user_file_56be44069cd33/iuliorukaghyidlrienoirnbiez_4.png                  https://fsd.kopilkaurokov.ru/uploads/user_file_56be44069cd33/iuliorukaghyidlrienoirnbiez_5.png                         https://fsd.kopilkaurokov.ru/uploads/user_file_56be44069cd33/iuliorukaghyidlrienoirnbiez_6.png

Велосипедларда

хәрәкәт итү тыела.    Велосипед юлы.      Автобус тукталышы

УРТАНЧЫЛАР ТӨРКЕМЕ БАЛАЛАРЫ  киселгән юл билгеләрен җыялар, нинди билге икәнен әйтеп бирәләр.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме ситуатив рәсемгә туры килгән бл билгесен табалар, юл билгесен атыйлар.

Физкультминутка: «Светофор»

Помогает с давних пор                         

Верный друг наш – светофор.

Дети произносят слово «светофор», хлопая 3 раза в ладоши (отхлопывают слоги) 

У него больших три глаза,

«Рисуют» в воздухе сверху вниз три круга.

Не горят они все разом.

Если красный загорелся,

Качают головой.

Поднимают руку вверх и «рисуют» в воздухе круг.

То нельзя переходить,

Качают головой.

Надо ждать на тротуаре

«Крутят рули».

И машины пропустить.

 

Если жёлтый загорелся,

«Рисуют» в воздухе второй круг ниже 

первого.

Значит скоро,  мы идём!

Глаз зелёный загорелся

Стоп, машины, мы идём!

«Рисуют» в воздухе третий круг ниже

второго.

Помогает с давних пор

Верный  друг наш - светофор

Произносят слово «светофор», хлопая три 

раза в ладоши (отхлопывая слоги).

Убырлы. Ай, балалар, сез бик уңган-булган икәнсез. Сез әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди шофер чыгар икән?

“Мин шофер” җыры башкарыла

Убырлы: Ай-яй, оста шоферлар икән үзегез. Балалар, ә миңа китергә вакыт, киләсе очрашуларга кадәр.

Уен:   “Нәрсә артык? Ни өчен?”

– мотоцикл, трамвай, троллейбус, автобус

– самолёт, вертолет, поезд

– теплоход, пароход, метеор, такси

– самокат, велосипед, мотоцикл

– комбайн, трактор, экскаватор, самолет.

Алып баручы: Булдырдыгыз,балалар. Беләсезме, балалар, транспорт үзе генә хәрәкәтләнми бит, аны кемдер йөртә? Әйдәгез әле, шушы рәсемнәрне карап, җавап бирик:

– Тракторны кем йөртә? (Тракторчы)

– Поездны ? (Машинист)

– Самолетны? (Очучы)

– Пароходны (Капитан)

– Комбайнны (Комбайнчы)

– Машинаны ( Машина йөртүче).

6 “Могҗизалар кыры” (берешәр бала чакырыла, өстәлдәге барабанны әйләндерәләр, ук туктаган цифрның конвертын алып, нинди юл билгесе чыккан, шуңа аңлатма бирәләр). 

Алып баручы: Сез бүгенге бәйрәмнән нәрсәләрне исегездә калдырдыгыз, ниләр өйрәндегез? Светофорга карап сөйләп китегез әле.( Кызыл ут янганда туктыйбыз, сары ут янганда әзерләнәбез. Яшел ут янганда юлны дәвам итәбез.) Нинди төрләре бар светофорның? Бу нинди юл билгеләре? Нинди транспорт төрләрен беләсез? (һава, су, коры җир, тимер юл) Балалар, сез миңа бүген бик ошадыгыз, бик күп биремнәрне дөрес итеп эшләп чыктыгыз. Аеруча да актив булдылар..... Рәхмәт сезгә.

Алып баручы: Шуның белән безнең бүгенге бәйрәмебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Конспект занятия по теме: Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе.

Вспомнить правила дорожного движения, правили перехода и поведения на улице, значение сигналов светофора....

"Наш Друг- Светофор Светофорович". Сборник материала для ознакомления дошкольников с ПДД. Конспекты.Загадки.Проект. Консультации для родителей. Анкеты. Анализ анкетирования.Макет "Светофор Светофорович"-наглядный материал своими руками.

Конспект НОД «Знакомство со светофором. Светофор-страж порядка» в младшей группеЦель : формирование навыков безопасного поведения на дорогах. познакомить детей с понятием «свет...

Конспект целевой прогулки к светофору "Светофор"

Конспкт целевой прогулки  к светофору...

Конспект занятия по теме: «Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе»

Цели и задачи:• Научить детей соблюдать элементарные правила поведения на улице и в транспорте;• Систематизировать знания детей о ПДД, правилах пешехода, о работе светофора;• Воспитыват...

Тема: «Наш друг – светофор» Цель: познакомить детей со светофором; формировать представления о безопасности пешеходов на дороге; закреплять знания об основных цветах: красный, желтый, зеленый.

Познакомить детей с характерными признаками осени; учить устанавливать причинные связи. Дифференцировать красный, желтый цвета. Развивать пространственные ориентировки, слуховое и зрительное внимание,...