Мәкалә "Балаларны иҗади һөнәрләр белән таныштыру».
статья (старшая группа)

"Балаларны иҗади һөнәрләр белән таныштыру».

    Балалар бакчасы чоры мәктәпкәчә яшьтәге балаларның кызыксынуын формалашу өчен иң уңайлы чор булып санала. Бу балаларда төрле һөнәрләргә актив кызыксыну булдырырга мөмкинлек бирә.

    Практика күрсәткәнчә, балалар, нигездә малайлар, еш кулланыла торган һөнәрләргә (янгын сүндерүче, коткаручы һ.б.) зур кызыксыну күрсәтәләр, ә кызлар «Кибет», «Өй», «Хастаханә» уеннарын өстен күрәләр.

   Ә «Театр», «Сәнгать остаханәсе» кебек иҗади юнәлештәге һөнәрләргә кызыксыну азрак. Өлкән яшьтәге мәктәпкәчә  балаларның иҗади һөнәрләр һәм аларның күзаллауларын уен эшчәнлегендә чагылдыру күнекмәләре турында күзаллауларының үзенчәлекләрен ачыклау максатыннан, балалар арасында иң беренче сораштыру үткәрелергә тиеш.

     Балаларны бу һөнәрләр белән таныштырыр алдыннан, тәрбиячегә берничә сорауга җавап бирергә кирәк: " Ә иҗади һөнәр нәрсә ул? Бу һөнәр ияләре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?" Бу сорауларга җавап биреп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һөнәрләр белән таныштыруның беренче этабын үткәрәбез.

   Иҗади һөнәр - ул кеше үз иҗатын, талантын, осталыгын гәүдәләндерә торган һөнәр. Нинди иҗади һөнәрләр бар соң? Әлбәттә, бу: язучылар, журналистлар, артистлар (кино, балет, театр, цирк), уйлап табучылар, визажистлар, дизайнерлар, модельерлар.

   Бала бу һөнәрләрнең никадәр матур һәм никадәр авыр икәнен аңлар өчен, танышу этаплап, гадидән катлаулыга барырга тиеш.

    Иҗади һөнәрләрдән артист һөнәрен алсак, аның нигезендә тамашачылар аңа ышансын, күз алдында чын тормыш бара кебек тоелсын. Спектакль вакытында артист башка кешегә әверелергә тиеш, ул текстны истә калдыру өчен искиткеч хәтергә ия булырга тиеш.

   Әгәр дә артист һөнәре белән баларны таныштырсак, төркемдә балалар кыска спектакльләр куялар, төрле театрлар күрсәтәләр, драма уеннары кулланалар.  Мәктәпкәчә яшьтәге балалар геройларга әверелергә, аларның характерларына, хәрәкәтләренә охшарга өйрәнәләр. Аның нигезендә театральләштерелгән эшчәнлек ята.

    Ата - аналар белән аралашу-безнең эшнең аерым юнәлеше, чөнки кечкенә бала башта барысын да гаиләдән ала. Ата-ана үз һөнәренә нинди мөнәсәбәттә булса, бу балада да формалашачак.

     Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны иҗади һөнәрләр белән таныштыру балаларның өлкәннәр белән диалогына нигезләнә, аларның осталыгын күзәтәләр, бу исә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социализацияләүгә ярдәм итә, аларның һөнәрләренә мөнәсәбәтен формалаштыра.

    Кулланылган әдәбият:

1. Абрамова Л.В., И.Ф.Слепцова «Социально-коммуникативное развитие дошкольников. Старшая группа» М., МОЗАИКА-СИНТЕЗ,
2020.

2. Кондрашов В.П. Введение дошкольников в мир профессий. Учебно-
методическое пособие. Издательство: Николаев-2004

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_sabirova_nizamova.docx17.09 КБ

Предварительный просмотр:

Мәкалә

"Балаларны иҗади һөнәрләр белән таныштыру».

Сабирова А.И.
Воспитатель 1 квалификационной категории
Низамова З.И.

Киләсе иҗади һөнәр - рәссам. Рәссам - матурлык тудыручы кеше, чөнки ул үз тирәсендә матурлыкны күрә белә. Рәссам һөнәре белән танышканда, рәссам эшләгән шартлар турында күзаллау бирергә; рәсем сәнгатенең төрле жанрларын (портрет, пейзаж, натюрморт), рәсем материалларын (акварель, гуашь, майлы буяулар, холст, щеткалар, мольберт, палитра) танып белү һәм атауда күнегүләр ясалырга тиеш.

Ата - аналар белән аралашу-безнең эшнең аерым юнәлеше, чөнки кечкенә бала башта барысын да гаиләдән ала. Ата-ана үз һөнәренә нинди мөнәсәбәттә булса, бу балада да формалашачак.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны иҗади һөнәрләр белән таныштыру балаларның өлкәннәр белән диалогына нигезләнә, аларның осталыгын күзәтәләр, бу исә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны социализацияләүгә ярдәм итә, аларның һөнәрләренә мөнәсәбәтен формалаштыра.

Кулланылган әдәбият:

1. Абрамова Л.В., И.Ф.Слепцова «Социально-коммуникативное развитие дошкольников. Старшая группа» М., МОЗАИКА-СИНТЕЗ,
2020.

2. Кондрашов В.П. Введение дошкольников в мир профессий. Учебно-
методическое пособие. Издательство: Николаев-2004

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспектив план"Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыру"

Мәктәпкәчә яштәге балаларны фольклор әсәрләре беләнтаныштыру эшенң перспектив планы     № Тема Уртанчылар төркеме Зурлар төркеме Мэктэпкэ хэзерлеклэр торке...

Балаларны яз бәйрәмнәре белән таныштыру.

Балаларны яз көне үткәрелә торган яз бәйрәмнәре белән таныштыру, гореф гадәтләргә йолаларга игтибар мтү....

Балаларны бүлмә гөлләре белән таныштыру.

Балаларның бүлмә гөлләре турында булган белемнәрен киңәйтү, бүлмә гөлләренең исемнәрен истә калдыру....

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

“ Балаларны татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.”

Уртанчы - татар төркеме балалары һәм ата-аналары белән берлектә уздырылган күңел ачу кичәсе....