«Әбиемнең серле сандыгы»
методическая разработка (подготовительная группа)
Предварительный просмотр:
«Әбиемнең серле сандыгы»
Максат:
балаларны татар халык уеннары белән таныштыруны дәвам итү.
Милли киемнәрнең исемнәрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү.
балаларда татар милли киемнәренә халык уеннарына кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау:сандык,алъяпкыч,түбәтәй,күлмәк,калфак, ,йорт бизәү әйберләре,магнитофон,проектор
Сүзлек өстендә эш:серле,тылсымлы,сихри сандык.
Алдан үткәрелгән эшләр:милли киемнәр,андагы татар бизәкләре белән танышу,татар халык уеннарын уйнау.
Эшчәнлек барышы. Балалар ,без буген эбигэ кунакка барабыз . Эбинен хэллэрендэ белербез. Эбинен бер серле сандыгы бар. Шул сандыкта бик зур хэзинэлэр саклана. Эбилэр аларны кадерлэп саклый. Э ачканнан сон шул сандыкны, аны узлэренен яшьлек елларына эйлэнеп кайткан кебек булалар.Күрәсегез киләме?(әйе)
Әби янына киләләр.
Балалар: Исәнмесез! Хәерле көн!
Эби: Хәерле көн, балакайларым. Күптән инде үзегезне кургәнем юк, үсептә киткәнсез. Түргә узыгыз.
Тәрбияче:Әби,синең серле сандыгың бар дип ишеттек ачып курсэт әле безгэ.
Әби:Сандыгымда сакланган милли киемнәр турында да сөйләрмен. Без яшь чагында уйнаган уеннарны да уйнарбыз.
Балалар, әйдәгез сандыкны ачып карыйк, нәрсәләр бар икән аның эчендә. ( Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый).Нишләптер сандыгыбыз ачылмый.
.- Тәрбияче Балалар,бәлки сандыкка матур сүзләр әйтеп карарга кирәктер?. Ягез әле, балалар, сандык нинди? ( Сандык матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән,кечкенә,тылсымлы,чәчәкле ). Ә бәлки бу тылсымлы сандык турында матур шигырьләр дә сөйләп үтәрбез.
Аделия: Серле сандык, матур сандык,
Кызыктыра мине күптәннән.
Әйдә, карыйк, ниләр калган икән
Истәлеккә безгә үткәннән.
. Тәрбияче: Менә бит балалар сандык үзе турында матур сүзләр ишетү белән ачылып та китте.
Тәрбияче :Әйдәгез бергәләп карыйк әле, нәрсәләр бар икән бу сандыкта. (Берәмләп сандыктан әйберләр алып күрсәтелә барыла).
Эби:-Менә бу татар халкының чигүле сөлгесе.Аны яшь вакытларында безнең әбиләребез аулак өйләрдә кич утырып чиккәннәр.(Аны башка төрле “кызыл башлы казан сөлгесе”- дип тә әйтәләр).
Тәрбияче:Эби, балалар, менэ бу матур солге турында шигырь дэ белэлэр. Эйдэле , кем сойлэп курсэтэ?
Самат:Сөртенсәң -сөлге кирәк,
Көрәшсәң-сөлге кирәк,
Батырларга сабан туйда,
Бирелгән сөлге бүләк!
.
Ә менә болары нәрсәләр икән балалар?
Балалар.Күлмәк һәм алъяпкыч.
Тәтбияче:Әйе балалар, карагыз әле нинди матурлар . Алъяпкычның итәген төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Ә күлмәге озын җиңле,итәге киңәя төшкән бала итәкле. Шул алъяпкыч турында сөйләгез әле.
Зарина : Алъяпкычның бизәге
Әллә кайдан күренә
Матур лалә чәчәк төшкән
Бик ошады үземә.
Т. Ә монда нәрсә икән бу балалар?
Б:Калфак.
Калфак нәрсә икән соң ул?
Б:Татар кызларының баш киеме.
Әби:Әйе балалар,татар кызлары башларына калфак кия торган булганнар.Аны матурлап лалә чәчәкләре,өч яфрак бизәкләре белән чигеп эшләгәннәр.
Адиля :Энҗе –мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә,
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм,
Калфаклар киеп кенә
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
-Энҗе калфак кигән кыз ул-
Татар кызы дисеннәр.
Балалар, тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта?Ягез әле карыйк .
Б.Түбәтәй.
Т.Әйе,түбәтәй.Ә нәрсә соң ул түбәтәй?
Б.Түбәтәй малайларның баш киеме.
Т.Әйе безнең ир егетләребез түбәтәйләрне бик яратып кия торган булганнар.
Карагыз әле, балалар,бу түбәтәйне ничек матур итеп бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.
Ә сез, балалар, түбәтәй турында шигырьләр беләсезме?
Әмир Шафигуллин:. Әнием туган көнемә
Бүләк итте түбәтәй.
Шундый матур түбәтәем ,
Үзем кебек бәләкәй.
Әнием ак сәйлән белән
Чиккән яшел бәрхеткә.
Бар түбәмдә түбәтәем.
Мин бүген бик бәхетле.
Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп “Түбәтәй уенын” уйнап алыйк.
Түбәтәеңне кигәнсең , бик ераклардан килгәнсең
Төскә матурлыгың белән , шаккатырыйм дигәнсең.
Түп-түп-түбәтәй , түбәтәем укалы
Чиккән матур түбәтәен , менә кемдә тукталды.
(Түгәрәккә басабыз җырлыйбыз түбәтәйне түгәрәк буенча балаларга җибәрәбез, җыр ахырында түбәтәй кемдә кала ,аңа җәза бирелә ).
-Монсы мендәр тышлыгы була.Аңа кыңгырау,лалә чәчәкләре чигелгән
Зәңгәр чәчәк уены (мендәр белән):
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Зәңгәр чәчәк ярата.
Туктап биеп торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әйдә.
Тезләнергә җайлы булсын
Мендәреңне сал әйдә
үзе сайлаган бала, аның белән уртада бии.
Утыр, утыр, Мәликә уены: Балалар түгәрәккә басалар. Берәү, күзен бәйләп, түгәрәк уртасына утыра. Балалар кулга-кул тотынып түгәрәктә җырлап әйләнәләр.
Утыр-утыр, Мәликә, алмагачның төбенә,
Утыр-утыр, Мәликә, алмагачның төбенә.
Кем утырган каршыңа, әйтеп бирче тиз генә.
Берәү аның кырыена килеп утыра. Уртадагы бала аны капшап белергә һәм исемен әйтергә тиеш. Әгәр белмәсә, аңа җәза бирелә. Уен шул рәвешчә дәвам итә.
Без ,без без идек уены:
Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без,без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал каптык,
Кап та коп, авызыңны ач та йом!
Балалар уен сүзләрен көйләп әйтәләр,кем көлеп җибәрә, шул уеннан чыга һәм җәза үтәргә тиеш була (җырлый, бии һ.б.)
Күңелле сәяхәт җыры:(кызлар җырлый)
Әби: Бик зур рәхмәт сезгә рәхәтләнеп уйнадык яшь чакларны искэ тошердек ,әйдәгез чәй эчәргә(дип алып чыгып китә)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Әбиемнең серле сандыгы" (күңел ачу чарасы)
Тема: “Әбиемнең серле сандыгы”Максат: системалы якын килеп балаларны татар халык милли киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, ныгыту; татар халык киемнәренә кызыксыну уяту, сөйләм телен үстерү, нәтиҗәл...

Әбиемнең серле сандыгы
НОД для детей старшего возраста. Ознакомление детей с татарскими национальными одеждами....

Әбиемнең серле сандыгы
Туган җирең Идел буе, Һәр җирнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы, Җырдай моңлы татар теле....

Әбиемнең серле сандыгы.
Максат:1.Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уенн...


