“Табын әдәбе” уртанчылар төркемендә сюжетлы рольле уенга эшкәртмә
план-конспект занятия (средняя группа)

Каримуллина Гульназ Сулеймановна

Ачык шөгыль

Тема: “ Табын әдәбе”

Максат: Табын янында үз – үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту.

Ярдәмлек: саескан, аю, бүре, керпе, төлке, куяннар, тукран маскалары, куян өе күренеше өстәл, урындыклар савыт сабалар

Эшчәнлек барышы

Оештыру өлеше

Тәрбияче: Балалар безгә бүген күп кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

  • Исәнмесез! Хәерле көн!
  • Балалар миңа иртә белән хат ташучы хат биреп калдырды. Куян кызы  Озынколак  безне туган көненә чакырган. Туган көнгә барабызмы?
  • Барабыз!
  • Ә безгә тылсымлы урманга барыр өчен  җәнлекләргә әверелергә кирәк. Әйдәгез тылсымлы битлекләрне сайлап алыгыз әле.(Балалар җәнлек битлекләре кияләр)Ә хәзеркүзләрне йомып әйләник!(Тылсымлы көй яңгырый)
  • Күзләрегезне ачыгыз әле менә без сезнең белән тылсымлы урманга килеп чыктык! Әнә Озынколакның өе дә күренә.

Саескан (очып бара) (Мәдинә)

  • Урман җәнлекләре ! Ишеттегезме, бүген куян баласы Озынколакның туган көне. Ул сезнең барыгызны да кунакка чакыра!

Аю баласы (Сәлим)

  • Әйдәгез дусларым туган көнгә барыйк!
    Тәрбияче:
  • Дусларым ә туган көнгә нәрсә белән баралар?
    Балалар:
  • Бүләк белән баралар.
    Тәрбияче:
  • Әйдәгез бүләкләрне алыгыз!(Җәнлекләр бүләкләрне алалар)

Куян өе. Озынколак җәнлекләрне каршы ала. Аю баласы, Төлке кызы,

 

Керпе, Бүре, Тукран исәнләшеп керәләр. Әни куян табын корып йөри.

  • Озынколак туган көнең белән!(Куянны котлыйлар, бүләкләрен бирәләр.)
    Озынколак(Раяна)
    -
    Рәхмәт дусларым! (бүләкләрне ала)

Әни куян(Камилә):

  • Кадерле кунаклар, килүегез өчен рәхмәт! Сез бик әдәплеләр икәнсез, берегез дә соңа калмыйча, вакытында килдегез. Әйдәгез табын янына рәхим итегез.

Өстәл артына утырышалар!

Йөнтәс (Сәлим):

  • Бик тәмле ис килә, бәлеш пешергәнсез, ахры. Миңа хәзер үк бер кисәген бирегез.

Төлке (Ясминә):

  • Миңа да кирәк!

Тукран(Риналь):

  • Нинди тәртипсезлек, нинди тәрбиясезлек бу?! Түземлерәк булырга кирәк. Сез бит кунакка килдегез. “Кунак булсаң, тыйнак бул” дигәннәр. Ризыкны хуҗалар тәкъдим иткәч кенә ашыйлар. Болай кычкырып утыру бер дә килешми.

Әни куян(Камилә):

  • Бәлешеннән җитешегез кунаклар!(өстәлгә бәлеш  куеп, бәлешне калак белән тәлинкәгә бүлеп  кунакларга өләшә)

Ашый башлыйлар. Аю баласы авызын чабылдатып ашый.

Керпе (Мөхәммәд):

  • Ашаганда авызыңны чапылдатма. Ризыкны ашыкмыйча, кабаланмыйча гына аша. Авыз чапылдатып ашау – әдәпсезлек билгесе.

Төлке кызы(Ясминә):

(Бүре баласының,  як-якка чәчеп, тәртипсез ашавыннануңайсызланып)

  • Бүре бигрәк ямьсез итеп ашыйсың. Як-якка ризык чәчәеп утырма, пөхтәрәк ашарга кирәк.

Бәлеш беткәч, әни куян торт чыгара

Әни куян(Камилә):

  • Тортны нәрсә белән ашыйсын беләсездер инде?

 

Бүре баласы (Данияр)

  • Беләбез, чәнечке белән ашыйлар.

 

Аю баласы( Сәлим):

  • Юк-юк миңа әнием тортны бал кашыгы белән ашыйлар дип өйрәтте.

Әни куян(Камилә):

  • Бик дөрес әйткән әниең, Йөнтәс. Тортны чәй кашыгы белән ашарга кирәк.

Чәй эчеп бетергәч, Саескан, җимешне алу өчен, чынаякка тәпиен тыга.

Әни куян(Камилә):

  • Чынаяктагы җимешләрне алу өчен, чәй кашыгы куелган бит Саескан. Кунаклар, ашаганнан соң, авызларыгызны сөртегез.

Төлке кызы(Ясминә):

  • Тез өстендәге тастымаллар авыз сөртү өчен куелганмы?

Әни куян(Камилә):

  • Юк, авызларны кәгазь салфеткалар  белән сөртәбез. Ә тастымалларны тез өстенә кием буялмасын өчен куялар.

Авызларын сөрткәч  салфеткаларны тәлинкәгә куялар. Җәнлекләр хуҗага рәхмәт әйтәләр. Урыннарыннан торып урындыкларны этәләр.

Аю баласы:

  • Әйдәгез Озынколакка туган көн җыры җырлыйбыз. (“Аккалач” җыры җырлыйлар)
  • Безгә өебезгә кайтыр вакыт та җитте. Саубылыгыз.(Саубуллашалар)


Ярым түгәрәккә тезелешеп басалар.

Тәрбияче:

  • Дусларым безгә бакчабызга кайтырга вакыт җитте. Күзләрне йомыйк та әйләник. Күзләрегезне ачыгыз менә без бакчабызда.
  • Балалар Без сезнең белән кая бардык?
  • Озынколакның туган көненә.
  • Анда ошадымы сезгә?
  • Әйе.

Тәрбияче:

  • Ә хәзер табын янында утыру кагыйдәләрен искә төшереп үтик әле.

Камилә:

  • Өстәл артына утырганчы кулларны юарга кирәк.
  • Мөхәммәд:
  • Аш янында уйнарга ярамый. Ризыкны ашыкмыйча кабаланмыйча ашарга кирәк.

Риналь:

  • Чиста пөхтә ашарга кирәк.

Сәлим:

  • Чапылдап, ризыкны чәчеп ашарга ярамый.

Мәдинә:

  • Авызларны кәгазь салфеткага сөртәсе.
    Данияр:
  • Як яка карап утырырга ярамый.

Ясминә:

  • Аштан соң кулларны юарга кирәк.

Тәрбияче:

  • Бик дөрес балалар. Бу кагыйдәләрне беркайчан да онытмагыз!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabyn_arty_dp_seminarga_25._oktyabr.docx21.75 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы гомүми үсеш бирүче төрдәге Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем   муниципаль бюджет учреждениясе

“Табын әдәбе”  

Темасына  уртанчылар төркемендә

сюжетлы рольле уенга  эшкәртмә

                                      Тәрбияче: Каримуллина Гөлназ Сөләймановна

                                                    2025 ел

Ачык шөгыль

Тема: “ Табын әдәбе”

Максат: Табын янында үз – үзеңне тоту күнекмәләрен ныгыту.

Ярдәмлек: саескан, аю, бүре, керпе, төлке, куяннар, тукран маскалары, куян өе күренеше өстәл, урындыклар савыт сабалар

Эшчәнлек барышы

Оештыру өлеше

Тәрбияче: Балалар безгә бүген күп кунаклар килгән. Әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

  • Исәнмесез! Хәерле көн!
  • Балалар миңа иртә белән хат ташучы хат биреп калдырды. Куян кызы  Озынколак  безне туган көненә чакырган. Туган көнгә барабызмы?
  • Барабыз!
  • Ә безгә тылсымлы урманга барыр өчен  җәнлекләргә әверелергә кирәк. Әйдәгез тылсымлы битлекләрне сайлап алыгыз әле. (Балалар җәнлек битлекләре кияләр) Ә хәзер күзләрне йомып әйләник! (Тылсымлы көй яңгырый)
  • Күзләрегезне ачыгыз әле менә без сезнең белән тылсымлы урманга килеп чыктык! Әнә Озынколакның өе дә күренә.

Саескан (очып бара) (Мәдинә)

  • Урман җәнлекләре ! Ишеттегезме, бүген куян баласы Озынколакның туган көне. Ул сезнең барыгызны да кунакка чакыра!

Аю баласы (Сәлим)

  • Әйдәгез дусларым туган көнгә барыйк!
    Тәрбияче:
  • Дусларым ә туган көнгә нәрсә белән баралар?
    Балалар:
  • Бүләк белән баралар.
    Тәрбияче:
  • Әйдәгез бүләкләрне алыгыз!(Җәнлекләр бүләкләрне алалар)

Куян өе. Озынколак җәнлекләрне каршы ала. Аю баласы, Төлке кызы,

Керпе, Бүре, Тукран исәнләшеп керәләр. Әни куян табын корып йөри.

  • Озынколак туган көнең белән! (Куянны котлыйлар, бүләкләрен бирәләр.)
    Озынколак(Раяна)
    -
     Рәхмәт дусларым! (бүләкләрне ала)

Әни куян(Камилә):

  • Кадерле кунаклар, килүегез өчен рәхмәт! Сез бик әдәплеләр икәнсез, берегез дә соңа калмыйча, вакытында килдегез. Әйдәгез табын янына рәхим итегез.

Өстәл артына утырышалар!

Йөнтәс (Сәлим):

  • Бик тәмле ис килә, бәлеш пешергәнсез, ахры. Миңа хәзер үк бер кисәген бирегез.

Төлке (Ясминә):

  • Миңа да кирәк!

Тукран (Риналь):

  • Нинди тәртипсезлек, нинди тәрбиясезлек бу?! Түземлерәк булырга кирәк. Сез бит кунакка килдегез. “Кунак булсаң, тыйнак бул” дигәннәр. Ризыкны хуҗалар тәкъдим иткәч кенә ашыйлар. Болай кычкырып утыру бер дә килешми.

Әни куян (Камилә):

  • Бәлешеннән җитешегез кунаклар!(өстәлгә бәлеш  куеп, бәлешне калак белән тәлинкәгә бүлеп  кунакларга өләшә)

Ашый башлыйлар. Аю баласы авызын чабылдатып ашый.

Керпе (Мөхәммәд):

  • Ашаганда авызыңны чапылдатма. Ризыкны ашыкмыйча, кабаланмыйча гына аша. Авыз чапылдатып ашау – әдәпсезлек билгесе.

Төлке кызы (Ясминә):

(Бүре баласының,  як-якка чәчеп, тәртипсез ашавыннан уңайсызланып) 

  • Бүре бигрәк ямьсез итеп ашыйсың. Як-якка ризык чәчәеп утырма, пөхтәрәк ашарга кирәк.

Бәлеш беткәч, әни куян торт чыгара

Әни куян(Камилә):

  • Тортны нәрсә белән ашыйсын беләсездер инде?

Бүре баласы (Данияр)

  • Беләбез, чәнечке белән ашыйлар.

Аю баласы( Сәлим):

  • Юк-юк миңа әнием тортны бал кашыгы белән ашыйлар дип өйрәтте.

Әни куян(Камилә):

  • Бик дөрес әйткән әниең, Йөнтәс. Тортны чәй кашыгы белән ашарга кирәк.

Чәй эчеп бетергәч, Саескан, җимешне алу өчен, чынаякка тәпиен тыга.

Әни куян(Камилә):

  • Чынаяктагы җимешләрне алу өчен, чәй кашыгы куелган бит Саескан. Кунаклар, ашаганнан соң, авызларыгызны сөртегез.

Төлке кызы(Ясминә):

  • Тез өстендәге тастымаллар авыз сөртү өчен куелганмы?

Әни куян(Камилә):

  • Юк, авызларны кәгазь салфеткалар  белән сөртәбез. Ә тастымалларны тез өстенә кием буялмасын өчен куялар.

Авызларын сөрткәч  салфеткаларны тәлинкәгә куялар. Җәнлекләр хуҗага рәхмәт әйтәләр. Урыннарыннан торып урындыкларны этәләр.

Аю баласы:

  • Әйдәгез Озынколакка туган көн җыры җырлыйбыз. (“Аккалач” җыры җырлыйлар)
  • Безгә өебезгә кайтыр вакыт та җитте. Саубылыгыз.(Саубуллашалар)


Ярым түгәрәккә тезелешеп басалар.

Тәрбияче:

  • Дусларым безгә бакчабызга кайтырга вакыт җитте. Күзләрне йомыйк та әйләник. Күзләрегезне ачыгыз менә без бакчабызда.
  • Балалар Без сезнең белән кая бардык?
  • Озынколакның туган көненә.
  •  Анда ошадымы сезгә?
  • Әйе.

Тәрбияче:

  • Ә хәзер табын янында утыру кагыйдәләрен искә төшереп үтик әле.

Камилә:

  • Өстәл артына утырганчы кулларны юарга кирәк.
  • Мөхәммәд:
  • Аш янында уйнарга ярамый. Ризыкны ашыкмыйча кабаланмыйча ашарга кирәк.

Риналь:

  • Чиста пөхтә ашарга кирәк.

Сәлим:

  • Чапылдап, ризыкны чәчеп ашарга ярамый.

Мәдинә:

  • Авызларны кәгазь салфеткага сөртәсе.
    Данияр:
  • Як яка карап утырырга ярамый.

Ясминә:

  • Аштан соң кулларны юарга кирәк.

Тәрбияче:

  • Бик дөрес балалар. Бу кагыйдәләрне беркайчан да онытмагыз!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сюжетлы-рольле уен буенча "Нәни табиб" проекты

Проект “Нәни табиб”Проектның эчтәлеге:1.Проект “Нәни табиб”2.Кушымта:“Курчагым авырды”, “Алсуның терелүе, балалар бакчасына килүе” шөгыль конспектлары.Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясау.Ата-анал...

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сюжетлы- рольле уеннар картотекасы

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. ...

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Табын янында матур утыру эдэбе

икенчекечкенэлэр торкемендэ белем биру эшчэнлеге...

“Милли ризыклар-табын түрендә” Мәктәпкә әзерлек төркеме

1. Проект төре: информацион-практик юнәлешле.2. Проектның дәвамлылыгы: 1 ай.3. Максат: Балаларны татар халык ашлары – чәй ашы  ясау серләренә өйрәтү, үзеңнең хезмәт җимешеңә карата хөрмәт х...