Занятие по лепке: "Табын, күрке, чәк-чәк" вторая младшая группа.
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) на тему

Хаматова Земфира Ахметсахиповна

Занятие по лепке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл torkem_bulmsen_kerbez.docx19.43 КБ

Предварительный просмотр:

                   МАДОУ    Детский сад №88  “Лесовичок”                                                      

       Тема : “Табын күрке чәк-чәк”

        Икенче кечкенәләр төркемендә әвәләү

            шөгылен үткәрү конспекты

Башкарды : Хаматова З.Ә.

Тикшерде: Башкирова Ю.Р.

        

 

           Яр Чаллы- 2016 ел

Максат

Балаларны зур кисәк пластилиннан кечерәк кисәкне аерып алырга,кул белән тәгәрәтеп әвәләргә өйрәтүне дәвам итү. Милли ризык  чәк-чәк белән таныштыру.

Балаларда уйнау ниятен үстерү.Куркынычсызлык кагыйдәләрен  аңлату.Сүзлек запасын артыру..

Әвәләү барышында пөхтәлек тәрбияләү.Милли культурага , зурларга  хөрмәт тәрбияләү.

Кулланмалар

Әвәләү алымнарын ныгыту,мактау,балаларның эшләренә игътибар  бирү,тулы күрсәтмә бирү,әңгәмә. Бармак һәм хәрәкәтле уен,рәсем карау,анализ,шигырь уку.

Җиһазлау

Пластилин, әвәләү өчен такта ,салфетка,аю уенчыгы,магнитофон ,поднос,чәк-чәк,чәк-чәк рәсеме,мальберт.

Сүзлек

Төш,гадәт,чәк-чәк,һава.

Шөгыль барышы.

Оештыру моменты.

Төркем бүлмәсенә керәбез.Балалар карагыз әле  безгә бүген кунаклар килгән  алар белән исәнләшик .

Бар шундый матур гадәт

Сәламнәр бүләк итү

Якты кояшка сәлам

Чиста һавага сәлам

Олыларга кечеләргә

Барыгызга да сәлам.

Төп өлеш

Т:Балалар  эйдәгез эле паласка утырыгыз.Сезнең әниләр нинди камыр ризыклары пешерәләр?Камырны ничек ясыйлар?(ишек  шакыйлар)

Б:Бәлеш.Он ,йомырка салалар.

Т:Кем  ишек шакый микән ?

Аю керә.Исәнмесез балалар  . Хәлләрегез ничек ?Мин сезгә урманнан кунакка килдем .

Т:Әйдә рәхим ит . Балалар ә аю нәрсә  ашарга ярата  микән?

Б:Бал ярата

А:Дөрес  балалар .Мин бал яратам.

Т:Бал кушып бик тәмле ризык  чәк-чәк  пешерәләр. Ул татар халкының милли ризыгы .Чәк –чәк   ул бик зур күчтәнәч  .Аның белән кунак каршылаганнар,бәйрәмннәрдә өстәл түрендә булган.  Чәк-чәк турында  шигырләр ,җырлар да язалар.Тыңлап үтик әле .

Кунакларны каршы ала

Ипи ,тоз, баллы чәк-чәк

Татар халкы кунакларны

Көтәкән ,көтә ,көтәчәк.

Менә шундый ул чәк-чәк.(рәсемен карыйбыз)

Т:Чәк-чәкне кемнәрнең әнисе пешерә?

Аю :Минем дә чәк-чәк ашыйсым килә .Ул шундый тәмле баллы.

Т:Әйдәгез әле ,балалар чәк-чәк ясый башлаганчы  аю белән уйнап алабыз.

Уен “Топай мишка “

Топай мишка топ,топ

Хлопай мишка хлоп,хлоп

Приседай со мной ,братишка

Руки вверх,вперед  и вниз

Улыбайся и садись.

Урыннарга утырабыз .

Т:Балалар безгә газ плитәсе янына барырга шырпы алырга  ярамый.Шуңа күрә без чәк-чәкне  пластилиннан ясарбыз.

Т:Камыр өчен нинди төстәге пластилин алабыз?

Б: Сары.

Т:Чәк-чәк  нинди формада?

Б: Шар ,түгәрәк.

Т:Камырны ясый башлаганчы кулларыбызны язып  алыйк әле.

Бармак  уены

Без камырны басабыз,басабыз

Аннан җәеп кисәбез

Майда пешереп алабыз

Һәм  табынга куябыз.

Т:Хәзер инде эшне башлыйбыз.Зур кисәк пластилиннан  бер кисәк аерып алабыз ,учка куеп әйләндерәбез.(Бергә эшлибез)Әзер шарны тактага куябыз.Балга буялмаган  пешкән камыр төш була.

Музыка куела.

Т:Әзер шарларны өябез .Менә безнең  чәк-чәк әзер.Аю  сиңа чәк-чәк  ясау охшадымы?

А : Миңа бик охшады .Урманга кайткач дусларыма  да өйрәтәм әле.

Йомгаклау.

Т.Балалар без буген нәрсә ясадык?

Б. Чәк-чәк.

Т :Кем безгә кунакка килде?

Б: Аю.

Т:Сезгә бугенге шөгыль охшадымы?

Б: Әйе.

Т: Нәрсә сезгә күбрәк  охшады.

Б: Бармак уены.

Т: Миңа да сезнең белән бик күңелле булды .Барыгызгада зур рәхмәт. Булдырдыгыз.

Т:Менә  мин дә сезгә чәк-чәк пешереп алып килдем. Бергәләп кунаклар белән чәй эчеп алырбыз.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие по развитию речи, ознакомлению с окружающим, рисованию в 1 младшей группе. Тема: Домашние животные. Петушок и его семья.

Познакомить детей с игрушками, изображающими петуха, курицу и цыплёнка.Дать знания о домашних животных.  Развивать речь детей, умение слушать воспитателя, отвечать на вопросы, повторять за ...

Комплексное занятие по развитию речи, экспериментированию и познавательному развитию во второй младшей группе "Волшебная водичка"

Знакомство детей со свойствами воды (вкус, цвет, запах, текучесть); уточнение значения её для всего живого; развитие любознательности, мышления и речи детей; введение в активный словарь детей слова: ж...

Конспект занятия занятия по развитию речи «Посылка для кукол» с детьми 2 младшей группы.(знакомство с обобщающим понятием «посуда)

Формировать  понимание и употребление обобщающего понятия посуда.    Уточнить названия и назначение предметов посуды.    Ввести в речь детей названия предметов...

Открытое занятие по ознакомлению с окружающим "В гости к Петушку" первая младшая группа провела воспитатель группы № 7 ГБОУ Школа №443 дошкольное отделение Сапожникова Наталья Анатольевна

Открытое занятие по ознакомлению с окружающим "В гости к Петушку" в первой младшей группе провела воспитатель Сапожникова Н.А. Это итоговое занятие по проэкту "Развитие мелкой моторики детей 2-3лет".В...

Конспект занятия по познавательному развитию с использованием здоровьесберегающих технологий в первой младшей группе «Как помочь Мишутке?»(в конспекте фото занятия)

Цель: формирование представлений об основах здоровьесбережения у детей младшего дошкольного возраста.Задачи:1. Дать представление о способах укрепления и сохранения здоровья (утрен...

Экспериментирование с песком в первой младшей группе. Конспект занятия «Песок. Свойства песка» опыты и эксперименты по окружающему миру (младшая группа)

Опубликовано 20.09.2020 –Янова Ирина Александровна Дети очень любят экспериментировать. Это объясняется тем, что им присуще наглядно-действенное и наглядно-образное мышление, и экспер...