Башкорт орнаментлары дидактик уены
материал (старшая группа)
Башкорт орнаментлары белән таныштыру уңаеннан, 5-7 яшьлек балаларга дидактик уен тәкъдим ителә.
Предварительный просмотр:
«Бизәк төзе», «Бизәктәге төсләрне ата» дидактик уены
(башкорт орнаментлары белән таныштыру)
(5-7 яшьлекләр өчен)
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Мәсәлән, дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр:
1) предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар;
2) өстәл уеннары;
3) сүзле уеннар.
НОМИНАЦИЯ: социаль–коммуникатив үсеш, сәнгати-эстетик үсеш
МАКСАТ: башкорт орнаменты белән таныштыру, орнамент элементларының исемнәрен истә калдыру.
БУРЫЧЛАР:
- Кисәкләрдән картиналар төзү аша балаларның логик фикерләүләрен үстерү
- Башкорт халкынын тарихы, киемнәре белән танышу, гореф-гадәтләренә карата кызыксынучанлык тәрбияләү;
- Карточкага карап, бизәкне дөрес төзү;
- Элемент исемнәре белән танышу, истә калдыру,
- Төс исемнәрен ныгыту;
- Балаларның сүзлеген баету;
- Вак моториканы үстерү;
- Игътибарлылык, түземлелек сыйфатлары тәрбияләү.
МАТЕРИАЛ: яшел, сары, кара, зәңгәр, бордо, ак төстәге фетр тукымалардан тегелгән кисәкләр.
УЕН БАРЫШЫ:
Тәрбияче мәктәпкәчә яшьтәге балаларны башкорт халык киемнәре белән таныштыра, башкорт курчаклары (егет, кыз) өйрәнелә, баш киемнәре, камзул, читек сүрәтләнгән рәсемнәр буенча әңгәмә оештыра. Бизәк элементларының исемнәрен әйтә (кускар, йөрәк, йөгерек дулкын, ромб, киртә), әлеге элементларның нәрсә аңлатканын сөйли. Шаблоннарын күрсәтә, нинди төсләр кулланылганы ачыклана. Балалар теләгән шаблоннарын сайлап алып, таратылган элемент кисәкләреннән үз бизәкләрен, орнаментларын төзиләр. Индивидуаль ярдәм күрсәтелэ, сораулар биреп, балалардан үзе төзегән бизәк турында истә калганын сөйләтергә була.
Әлеге ярдәмлекне элементар математик күзаллауларны формалаштыру эшчәнлекләрендә төсләрне, формаларны, өлешләргә бүлүне кабатлап кулланырга була.
Тирә-юнь белән танышу эшчәнлегендә “Кем беренче?” уены, “Элементны төзе һәм аның турында сөйлә” уены, “Зур һәм кечкенә” һ.б. уеннарны уйнатырга була.
Кичәләр үткәргәндә дә әлеге уенны рәхәтләнеп кулланып эшләргә мөмкин.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әтилəр катнашында зурлар һəм мəктəпкə əзерлек төркемнəре белəн «Аҗаган» уены.
Мəктəпкəчə яшьтəге балаларга хəрби – патриотик тəрбия бирү, хəрби белгечлек, гаскəр төрлəре белəн таныштыру, балаларда Туган илне сакларга омтылыш уяту, мөстəкыйльлелек, аңлы дисциплина, үзара дустанə...

Материал по развитию речи «ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ»
«ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ» "ЧӘЧӘКЛӘР АРАСЫНДА". ( Бармак уены ике кул белән башкарыла).(Балаларда дуслык хисләре тәрбияләү, шул ук вакытта төсләрне искә төшереп, кабатлау өчен кулланырга яр...

Конспект занятия в младшей группе на тему Бармак уены белән таныштыру. “Йорт хайваннары” уен күнегүе.
халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү, йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту...

Авторская игра по татарскому языку "Бармак уены"
Игра - презентация к знаменитой пальчиковой игре "Бармак уены". Эта игра поможет детям закрепить знание членов семьи на татарском языке....
Татар халык уены “Зәлидә”
Эти - әниләр белэн уткэрелгэн күнелле кичә...
Выступление "Татар теле шөгыльләрендә һәм режим моментларда эшчәнлекне оештыруның бер төре буларак "Лэпбук" дидактик уены
quot;Лэпбук" дидактик уеннары...

Дидактические системы. Дидактика Иоганна Гербарта. Дидактическая система Джона Дьюи. Новая дидактика – «обучение через совершение открытий» Джерома Брунера.
Презентация содержит основную информацию по названным дидактическим системам и их основателям....






