Туган ил сагында
методическая разработка по развитию речи (старшая группа) по теме

 

Балаларга патриотик тәрбия бирү, Ватанны хөрмәт итәргә, чик сакчыларының хезмәте турында күзаллау булдырырга ярдәм итү. Сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү. Балаларның уеннар ярдәмендә җитезлек, өлгерлек, кыюлык һәм игътибарлылыкларын үстерү, шат кәеф булдыру. Әтиләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_il_sagynda.doc213.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль  мәктәпкәчә белем  бирү учреждениесе     “Актаныш авылы гомуми  үсеш бирүче  №2  балалар                                                                бакчасы”

Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырылган бәйрәм программасы

     

                                          Югары категорияле тәрбияче

                                                              Г.Ә. Мингазова

Тема: Туган ил сагында.

Максат: Балаларга патриотик тәрбия бирү, Ватанны хөрмәт итәргә, чик сакчыларының хезмәте турында күзаллау булдырырга ярдәм итү. Сәнгатьле сөйләмгә өйрәтү. Балаларның уеннар ярдәмендә җитезлек, өлгерлек, кыюлык һәм игътибарлылыкларын үстерү, шат кәеф булдыру. Әтиләргә карата хөрмәт тәрбияләү.

Материал: Рәсемнәр, шарлар, флажоклар, туплар, машиналар.

Бәйрәм барышы:    

Хөрмәтле әтиләр, килгән кунаклар!

Дуслар, бүген нинди көн, сез беләсездер бәлки?

Белмәсәгез үзем әйтәм, бүген бездә бәйрәм көн

Тиздән Ватанны саклау чылар көне,Безнең малайлар- булачак солдатлар, Ватанны саклаучылар.Кадак-даганы, дага-юрганы, юрга-батырны, батыр- Ватанны саклый, ди халык. Туган илебезнең иминлеген саклап, күпме ир-егетләребез сакта тора бүген дә.

Ярый әле кыю егетләр бар,Туган илебезне сакларга.

Уяу тора алар ил чигендә, сатмас аны һич тә ятларга.

Ярый әле җирдә әтиләр бар, гаиләбезне якларга.

Малайлары күреп-ныгып үсә, ышанычын аның акларга.

Ярый әле җирдә бабайлар бар,хәтерләтеп сугыш елларын.

Ярый әле җирдә кыюлык бар, тибрәтергә йөрәк кылларын.

Бәйрәм белән Сезне ир-егетләр! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә бәхет-шатлык, эшегез дә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез!

Кадерле балалар! Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч яшәсен, матур уйнасын, тамакларыбыз тук булсын өчен Ватаныбызны саклаганнар. Әйдәгез аларга бүләккә матур җырларыбызны, шигырьләребезне бүләк итик.

1.Бәйрәмсез бик күңелсез бит, күңелсездер сезгәдә.

.бәйрәмнәр кирәк безгә дә, кирәк һәммәбезгә дә.

2.Ата-бабай гадәтләрен, без дә дәвам итәрбез,

Кунакка ешрак килегез, бәйрәм күреп китәрсез.

3.Әтиләрне, абыйларны, кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне бәйрәм белән котлыйбыз!

Җыр (кызлар)

4.Авыр чакта җилкәсенә

Башны куеп зарны сөйләп

Бер еларга, бушанырга

Сабыр җанлы әти кирәк.

5.Уйнап-көлеп,  шаярырга

Кызык уйлап чыгарырга

Китап укырга бергәләп

Сабый җанлы әти кирәк.

6.Ваемсызланып йөргәдә

Тиккә вакыт үткәргәнә

“Сабак укытырга” әзрәк

Усал, кырыс әти кирәк.

7.Яңа һөнәр өйрәнгәндә

Акыллы киңәш бирергә

Эшне эшләргә төгәлләп

Алтын куллы әти кирәк.

8.Тормыш сынаулары баскыч

Ялгышмыйча атлар өчен

Булыр өчен җирдә терәк

Үз әтиең булу кирәк

Уен:”Кибеткә сәяхәт”   Әтиләр тезләренә туп кыстырып  барып бер уенчык алып киләләр

9.Минем әти бик уңган, бар эшне дә булдыра.

Өйдә рәхәт яшәргә, бөтен шартны тудыра

Әти белән бергәләп уйныйбыз да, көләбез

Тәртипсезлек эшләсәк,  ачулана, беләбез!

Әти-әни бергәләп тигез гомер итегез

Үстергән балаларыгызның игелеген күрегез

10.Минем әти эш сөючән, бик көчле, бик күңелле

Тагын әле шаян да ул күтәрә белә күңелне.

Әтиемне эшендә дә һәр кеше мактап сөйли

Ул үзе дә авылдагы күпләрнең көен көйли.

11.Ясадым мин ак биткә, әтием портретын.

Бик ошады әтигә, ул шундый матур чыкты.

Әтием эштән кайткач, портретын карады,

Матур сүрәт булган дип, әти мине мактады.

Җыр (малайлар)

12.Без әтиебез белән ,ошаганбыз төс белән,

Борыныбыз да кәкере, авызыбыз да кечкенә.

Әти миңа ошаган мин әтигә ошаган

Әти миңа ышана, мин әтигә ышанам.

13.Әти мине ярата, бик кадерләп үстерә

Мин         йөткерсәм йөткерә, мин төчкерсәм төчкерә.

Алма  агачыннан, ерак төшми диләр бит

Алтын була кечкенә, артык үсми диләр бит.

14.Сезгә булган җылы хисне әти

Гомер буена без саклыйбыз

Һәм шулай ук бу олы сүз белән

Туып-үскән илне атыйбыз.

Җыр:”Кояшлы ил”

15.Әтием Рамил исемле

Ул бик тырыш, ягымлы

Нинди эшкә тотынса да

Гел ятып тора кулы.

16.Мин әтине бик яратам

Эшләрендә булышам

Аны сөендерер өчен

тәртипле булырга тырышам..

Уен:”Баш хисапчы”

-Сезгә ничә яшь

-Балагызның әнисе ни исемле

-Балагызга ничә яшь

17.Шофер булып эшли әти, бик ярата үз эшен

Машинасын чиста йөртә, эшенә бирә бар көчен.

Эшендә дә алдынгы ул, өйдә дә ул җитешә,

Ошаса иде бар әтиләр, сөекле әтиемә.

18.Машина да йөртә әти,матурлап өй дә төзи.

Капка коймалары белән бөтен авылны бизи.

Кыскасы иң эшчән кеше, иң-иң көчле, иң әйбәте,

Иң остасы, иң шомасы, минем әти әлбәттә.

19.Минем әти-президент, гаилә дигән дәүләттә

Кайбер көнне снабженец, кирәк булса табиб та,

Күмәк эш килеп чыкканда әтиебез-командир

Әтиебез белән любой эшне башкарырга әзер без

Уен:”Артистлар”Әтиләргә хәзер төрле ситуацияләр тәкъдим  ителә.шуларны күрсәтергә

-Сезне эт тешләде

-Бармагыгыз ишеккә кысылды

-энәгә утырдыгыз

-сез арбуз ашыйсыз

-туңдырма ашыйсыз.

20  Әтиләр солдат  та  булган

Бар нәрсәне беләләр

Нәрсә генә сорасак та

безгә җавап бирәләр.

21.  Күк йөзләре аяз булсын

Кояш елмайсын безгә

Үсеп җиткәч армиягә китәрбез әле без дә.

Ситуатив сораулар(Бу очракта нишлисез)

-Балагыз урамда сугышкан, сугышкан баланың әтисе өегезгә килгән

-Тәрбияче бакчага чакырган

-Бакчада торба тишелгән, эшкә чакыралар, сезнең эш-гамәлләрегез

-Балаэ бакчадан мактау грамотасы алып кайткан, сезнеэ реакция

-Бакчага бәйрәмгә чакырдылар

-Балаң төрле конкурсларда җиңә(рәсем, шигырь, җыр)

Блиц- турнир

-Өй төзегәндә беренче кадакны кайда сугалар? (Үзенең эшләпәсенә)

-Иң кыска ай (май)

-Күпердән чыкканда кешенең аяк астында нәрсә була? (Аяк киеменең табаны)

-Буш стаканга ничә чикләвек керә? (Берәү дә керми чөнки аны салырга кирәк?-5

-Кайсы айда 28 көн бар?-барлык айда да.

-5 песи 5 минутка 5 тычкан тоткан, 1 песигә 1 тычкан тотар өчен ничә минут кирәк?

-Этне  10 м бауга бәйләгәннәр. Эт 300 м үтә аламы?-Бавы фәкатьэткә генә бәйләнгән булса

-Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый? – Йоклыйсыңмы сорвына.

-Нинди сорауга “юк” дип җавап биреп булмый? – Син исәнме сорвына.

22.Чәчәк аткан гөлне һәркем күрергә тиеш

Туган илен һәр егет, аяусыз сакларга тиеш.

Үз теләгем белән барачакмын, туган илне сакларга

Дошман түгел, җил дә үтмәсБез тезелгән сафларга.

23.Спорт белән шөгыльләнергә Һәрчак әти өндәүче

Һәрвакытта диярлек , әтине мин җиңүче.

24.Бик күңелле бик рәхәт, әтиләр көне булгач.

Әтиләргә булышырбыз үсеп зур кеше булгач

Җырла  дисәләр җырлыйбыз, бер дә каршы килмибез

Әй әтиләр кул чабыгыз (ишетегез), сезнең өчен биибез (җырлыйбыз.)

Бию:”Бир кулыңны”

25.Балаларның көлешкәнен, ишетсен җир, тыңласын җир.

Балаларның көлүеннән, берчакта да тынмасын җир!

-Сез- безнең күңелдә мәңгеләк ышаныч!

-Сез көчле, сез батыр, сез-безнең куаныч!

-Сез-алтын багана, гаиләдә-сез терәк!

-Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк!

Бергә: Хөрмәт сиңа, рәхмәт сиңа, газиз кешем!

         Әтиләрне котлау, бүләк тапшыру. 

Кулланылган әдәбият:

1.Гараева Г. “Балалар  җырлый”     Чаллы .

2.Ключарев А. “Без инде хәзер зурлар”  Казан.

3.Флера Харрасова  “Мин сөйләргә өйрәнәм”

4.Исмагыйлева С.Г.   “Туган тел – очар канат”

5. “Иң матур сүз”  Хрестоматия.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....

Сценарий татарского праздника «Яратыгыз туган илебезне, яратыгыз туган җиребезне», 2023 г.

Максат: Балаларның Татарстан тарихы, халык авыз иҗаты буенча белемнәрен тирәнәйтү һәм ныгыту.Бурычлар: Белем бирүче: Балаларны татар халкының милли мәдәният ядъкарьләре, традицияләре, тарихы белән тан...