Дифференциация звуков Ш-С
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Гульназ Гусмановна Гатауллина

Уточнить правильную артикуляцию звуков Ш-С, научить правильно их слышать и различать.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл конспект15.83 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтү шөгыле эшкәртмәсе.

 Тема:[с],[ш] авазларын дифференциацияләү.

Максат:[с],[ш] авазларын ишетеп аерырга,сүздә дөрес әйтергә өйрәтү;                                                [ш],[с] авазларының дөрес артикуляциясен ачыклау һәм ныгыту;«Ш»,«С»хәрефенең рәсемен дәфтәрләрдә язу,сүздәге,сөйләмдәге авазларга игътибар тәрбияләү.

Җиһазлау:предметлы рәсемнәр,”каз”һәм“агач”рәсемнәре,ташлар,

төймәләр,орлыклар, фланелеграф, һәр балага- дәфтәр, көзге, яшел һәм кызыл түгәрәкләр, карандашлар.

Шөгыль барышы:

-Исәнмесез,балалар.Барыбызда матур итеп утырдык,шөгыльне башлыйбыз.

 1.Оештыру:фонетик зарядка.

   Тәрбияче:      Ра-ра-ра,ла-ла-ла, ча-ча-ча.

                        Ша-ша-ша,са-са-са.

                        Ша-са.

(беренче рәткә [ша], икенче рәткә [са] иҗеген кабатлатам)

-Сез иң соңыннан нинди авазлар сүзтезмәсе ишеттегез?(ша,са).

-Әйе,балалар, бик дөрес.

-Авазлар сүзтезмәсенең беренче авазларын әйтегез әле?(ш,с)

Бүген без  [ш],[с] авазларын бер-берсеннән аерырга өйрәнербез.

2.Фланелеграфка “каз”һәм “агач” рәсемнәре куела.

-Балалар,әйтегез әле,каз ничек ысылдый?

Каз ысылдый-с-с-с-с-с-с.(бергә кабатлыйбыз).

-Ә агачның яфраклары  ничек шаулый?

Агач шаулый-ш-ш-ш-ш-ш.(бергә кабатлыйбыз).

Тәрбияче: Булдырдыгыз,балалар.  Ерактан казлар  киләләр,тавышлары еракта ишетелә,әйдәгез,кабатлап карыйк әле.[с-с-с],ә хәзер казлар якынга килеп җиттеләр,тавышлары  якында ук ишетелә,[с-с-с],аннан казлар кире әйләнеп киттеләр,тавышлары да ерагайды,  [с-с-с],әйдәгез,кабатлыйбыз.

Әкрен генә җил исә,агачның яфраклары шаулый [ш-ш-ш],җил көчәйде,яфраклар ныграк шаулый башладылар,әйдәгез кабатлап карыйк әле.[ш-ш-ш],җил бераз тынды,яфракларның шавы да кимеде.[ш-ш-ш]

-Яле,Фидәил кабатлап күрсәт әле.

-Ландыш син ничек күрсәтерсең?

-Балалар,җепне сузып карыйк әле,[ш] безнең нинди аваз икән?(кул белән җепне сузу хәрәкәте),хәзер [с] авазын карыйк.( [ш]һәм [с] тартык авазлар).

3.Тәрбияче: -Булдырдыгыз,балалар,бик дөрес.Хәзер сезнең белән  Ш һәм С хәрефләренең рәсемнәрен искә төшереп китик әле.(фланелеграфка Ш һәм С хәреф ләрен куям)  

Ярты алтын ай күктә,

С хәрефен хәтерләтә.

  С хәрефе нәрсәгә охшаган?(айга) Кул белән ясап карау.

  Көзге алып [с] авазының дөрес  артикуляциясен ачыклыйбыз.

-иреннәр елмайган хәлдә,

-тешләр бер- берсенә тигән,

-телнең очы аскы тешләргә килеп терәлә.

Ш хәрефе бик яхшы,

Ул сәнәккә охшаган.

Ш хәрефен күрсәтү. Нәрсәгә охшаган?(сәнәккә) Кул белән ясап карау.

 Көзге алып [ш] авазының дөрес  артикуляциясен ачыклыйбыз.

-иреннәр бераз “шакмакланып “алга чыга,

-тешләр бер-берсенә тигән,

-телнең очы,өскә күтәрелеп арткарак китә,телнең ян кырыйлары өске тешләргә тия.

-Булдырдыгыз,балалар.Димәк,безнең [ш] авазын әйткәндә тел өстә,ә [с] авазын әйткәндә тел аскы тешләргә терәлә.

4.Хәзер Ш һәм С хәрефләрен төймә,ташлар,орлыклар белән төзеп карыйбыз.(өстәлдә төзиләр).

5.”Бу аваз бармы?” дидактик уен.

-Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм.Сүздә  [ш] авазы ишетсәгез-яшел түгәрәк,[с] авазы ишетсәгез –кызыл түгәрәк күтәрергә тиеш буласыз.(машина,сабын,шар,суган һ.б.)  

-Хәзер,басып,әзрәк ял итеп алабыз.    

6.Физкултьминутка.

Тышта кыш,буран ыҗгыра,әллә нинди авазлар ишетелә.Тыңлыйк әле...

Җил ыҗгыра!-ыҗ-ыҗ-ыҗ!

Агач яфраклары үзара шомлы кыштырдашалар...

-ш-ш-шшш!

Без бернидән курыкмыйча чаңгылар кидек,таудан выҗылдап шуабыз.

-Выж-жжж!

Туңмасыннар дип,кулларны кулга сугабыз...

                                                  -Шап-шап-шап!(хәрәкәтләр белән кабатлыйбыз)

7. “Рәсемнәрне исеңдә калдыр”дидактик уен.

-Без хәзер сезнең белән рәсемнәр карыйбыз,сез аларны исегездә калдырырга тиеш. (ананас,редис,шалкан,суган,шикәр һ.б.),аннан алып куям,сез миңа нинди рәсемнәр икәнен әйтергә тиеш.Кем иң соңгы сүзне әйтә,шул җиңүче була.

8. Дәфтәрдә эш.Ш һәм С хәрефләренең рәсемен ясыйбыз һәм рәсемнәр бүләк итәбез.(Мәсәлән: Ш-шар,карандаш,шәм.С-сарык,сыр,ананас.)

-Илсаф,син нинди рәсемнәр ясадың?

-Илида ,ә,син?

9.Тәрбияче:-Хәзер без сезнең белән өйрәнгән тел төзәткечләрне искә төшерәбез.

[с]авазы:

 Су-су-су-бу нинди басу,

Сый-сый-сый-Сания рәсем ясый,

Ус-ус-ус-Самат минем дус.

[ш] авазы:

Ыш-ыш-ыш-Шамил,кил,булыш.

Ша-ша-ша-Шамил булыша,

Аш-аш-аш-шунда иде таш,

Уш-уш-уш-машина гел буш.

-Рәхмәт,балалар,сез бүген бик тырыштыгыз, актив булдыгыз.

10.Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия.Тема: Дифференциация звуков [к]-[г]. Звуко-слоговой анализ слова «гармонь».

Занятие проводилось для родителей, поэтому в конспекте описаны основные виды деятельности....

«Звуки /С/, /Сь/. Дифференциация звуков /С-Сь/». Занятие по ЗКР в подготовительной логопедической группе.

Цели: развивать у детей фонематический слух и восприятие, закреплять навыки четкого произношения звуков С, Сь в словах, фразах, предложениях; учить давать сравнительную артикуляционную и акустическую ...

Конспект непосредственно образовательной деятельности по дифференциации и введению в связную речь автоматизированных звуков «Дифференциация звуков [с]-[ш]-[з]-[ж] (подготовительная к школе группа)

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение центр развития ребенка – детский сад  № 14 г. Кропоткин МО Кавказский район Учитель-логопед Киселева Э.А. Конспект не...

конспект "Звук ш. Буква Ш. Дифференциация звуков С – Ш"

Конспект непосредственной образовательной деятельностипо подготовке к обучению грамотедля детей с задержкой психического развитияподготовительной к школе группыпо теме: «Звук ш. Буква Ш. Дифференциаци...

Звук Ш. Дифференциация звуков С-Ш. конспект логопедического занятия

Конспект логопедического занятия "Звук Ш. Дифференциация  звуков С-Ш "   с презентацией....

Конспект фронтальных занятий по темам: " Звук и буква А", "Звук и буква У", "Дифференциация звуков А-У"

 Выделение звука А из ряда гласных.                   Выделение ударного А в начале слова              ...

Серия публикаций по теме "Материал для автоматизации поставленных звуков". Звук [Б].Дифференциация звуков [ Б-П].

В своей работе в ДОУ я использую различные современные интерактивные игры , компьютерные программы  «Логомер»,  «Стабиломер» ,  «Генератор логопедических з...