Урок на тему "Милая мамочка".
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Исмагилова Васила Шамиловна

На уроке дети знакомятся со стихотворением Р. Миннуллина "Мама нужна". Урок предназначен для детей 5-6 лет.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shadrikov.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                      Тема:  Әнием- йөрәк тибешем. Р Миңнуллин “ Әни кирәк” шигыре.

                                                       Максат: Р.Миңнуллинның “Әни кирәк “ шигыре белән таныштыру.

                                                       Бәйләнешле сөйләм , кисеп-ябыштыру күнекмәләрен үстерү.

                                                       Әниләргә карата мәрхәмәтлелек, җылы караш,шәфкатьлелек тәрбияләү.

                                                     Җиһазлау: презентация, бизәлгән курчак рәсеме.

                                                     Материал:Р.Миңнуллин китабы, М.Ф. Кашапова “Иң гүзәл тел- туган тел”,

                                                                                 К.В.Закирова, Р.Ә. Кадыйрова “Әхлак нигезе- матур гадәт”.

                                                             Алымнар: әңгәмә,практик эш, сорау- җавап, уен, сүзлек эше,  педагогик ситуация, күмәк  һәм                                                                                    

                                                             индивидуаль эш, шигырь ятлау, схема буенча эш.

Шөгыль этаплары, үткәрү вакыты.

                             Эчтәлек. Методлар, алымнар

Балаларның якынча җаваплары

Искәрмә.

I.Оештыру өлеше

- Исәнмесез , балалар!  Карагыз әле, безгә кунаклар килгән. Әйдәгез, кунаклар белән исәнләшик.

 Сезнең елмаюыгыз, йөрәк җылыгыз аларга бүләк булсын.

  1. Балалар бу нәрсә?  
  2. Әйе ,балалар, дөрес әйтәсез, бу сандык.
  3. Эчендә нәрсәдер бар икән ? Бик серле сандыкка охшаган.Әйдәгез, ачып карыйк  әле. (сандык эченнән хат чыга). Балалар, бу нинди хат икән? Аны безгә кем җибәрде икән соң? Игътибар белән тыңлагыз, мин хат укыйм.

Кадерле балалар, без сезнең барыгызны да яратабыз. Бу сорауларга җавап бирсәгез,  шөгыльдә катнашсагыз.  без бик шат булыр идек. Сезнең шат күңел белән өйгә кайтуыгызны көтеп, әниләрегез!

                                                                                        Балалар,  әниләрегезне сөендереп,  аларның биргән сорауларына җавап бирергә сез әзерме?

  1. Алинә,  өстеңдәге бу матур күлмәкне сиңа кем алып кайтты?
  2. Рәдис , сезнең өйдә тәмле ашларны кем пешерә?

  1. Язгөл, синең киемнәреңне кем чиста итеп юа?

  1. Зәлия,  сине иртә белән кем назлап уята?

-   Яхшы балалар, әниләрнең биргән сорауларына , үтенечләренә һәрвакыт ягымлы , каршы килмичә җавап кайтарырга кирәк.

  -Балалар  сез бик матур җаваплар бирдегез. Бүгенге шөгылебез кемнәргә багышлана инде?

-  Дөрес, балалар.

-  Әниләр бәйрәме көнендә

    Җырламый калырга буламы?

    Әниләр булмаса, әниләр булмаса,

    Җылытыр иде кем дөньяны?

-Димәк бүгенге шөгыльдә без сезнең белән ниләр өйрәнербез икән?

  1. Дөрес балалар . Тиздән  30 нчы ноябрь- Әниләр көне  якынлаша.  Һәр кеше  Әниләр көненә алдан ук  әзерләнә. Әйдәгез, без дә  шушы көнгә әзерлек эшен башлыйк!            

 -“Ахырын тап “ уены ( 2 шигыръ  укыла)

Әйе,  безгә һәрвакыт әни кирәк.Бүгенге шөгылебездә  Р. Миңнуллинның“ Әни кирәк” шигырен өйрәнербез.

  1. Бу шигырьне балалар шагыйре Роберт абый Миңнуллин язган
  2. Р. Миңнуллин “ Әни кирәк” шигырен тәрбияче укып чыга.

Сүзлек эше:

Татлы йокы

  тыныч йокы

     Ямьле

 матур

    Дөнья

 тормыш, яшәү

  (Тәрбияче шигырьне кабат укып чыга).

  1.  Көннәр якты булсын өчен дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз? Ни өчен шагыйрь шулай әйтте икән?

-Йокы татлы булсын өчен әни кирәк  дигән шагыйрь, чөнки әниләр янда булганда,  йокы һәрвакыт тыныч, йоклавы рәхәт була. Алар безне  иркәләп, назлап , бишек җырларын җырлап йоклаталар.

  1. Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк! Бу җөмләне  кем аңлатып бирә ала?

  1. Дөнья ямьле булсын өчен әни кирәк  сүзе аша

шагыйрь Роберт абый Миңнуллин безгә нәрсә әйтергә тели?

  1. Ни өчен шигырь Әни кирәк” дип атала икән? Кем әйтер?

 (Берничә бала “ Әни кирәк” шигырен сөйләп карый).

  1. Балалар,  бу шигырь композитор Мәгъсүдә Шәмсетдинова күңеленә шундый үтеп кергән һәм ул бу шигырьне көйгә салган.
  2. Әйдәгез, балалар,  җырны тыңлап,  бераз ял итеп алыйк әле.( җырны тыңлау).

Балалар, сезгә әниләргә багышланган шигырьләр өйрәнеп килергә кушылган иде. Менә Алинә хәзер безне әнисе белән таныштырыр  һәм аның өчен шигырь дә сөйләр.

 (Башта  әнисе турында сөйли , аннан соң шигырен сөйли).

( бала чыгып схема буенча шигырь сөйләп  күрсәтә- рефлексия).

Карагыз әле , балалар, сандыкта тагын ниндидер хат ята. Ә бу хатны кем язды икән? (педагогик ситуация). Хәзер, белербез! (хат укыла).

(слайд- хат).

  1. Әнием мине яратмый дип,  Гөлназ дөрес уйлыймы? (балаларның җаваплары).                                                                                                            
  2. Ә минемчә, Гөлназ дөрес уйламый , сезгә үсәр өчен ботка ашарга кирәк, чөнки боткада  организм өчен кирәкле витаминнар күп. Әнисе  Гөлназны да ярата, аның сәламәтлеге турынгда кайгырта.
  3. Әйдәгез, без дә әниләребезне сөендерик, аларга  кечкенә генә бүләк әзерлик.  Кул эше шөгелендә без                                        сезнең белән курчаклар ясаган идек. Әйдәгез, шушы курчакларның күлмәкләрен бизик тә, әниләребезгә                            бүләк итик. ( курчак күлмәкләренбизәү.)- музыка астында балалар күлмәкләргә түгәрәкләр ябыштыралар).

(тактага үрнәк эш  куела, эш тәртибе һәм күлмәкләргә түгәрәкләрне дөрес итеп урнаштыру аңлатыла).

  1. Менә нинди матур күлмәкләр килеп чыкты. Менә хәзер  матур курчакларны әниләргә  бүләк итәргә була. Бүләкләрегезне биргәндә тылсымлы сүзләрегезне, иң изге теләкләрегезне әйтергә онытмагыз!

-Сезгә бүгенге шөгыль ошадымы?

  1. Сез бүген нәрсәләргә өйрәндегез?

- Исәнмесез!

- Сандык.

  1. Әзер!

-Матур күлмәкне әнием алып кайтты.

Безнең өйдә тәмле ашларны әнием пешерә.

Минем киемнәрне әни чиста итеп юа.

Мине иртә белән әни назлап уята.

-Бүгенге шөгылебез әниләргә багышлана.

- Бүген без әниләр турында җырлар, шигырьләр өйрәнербез.

Әни.

-Әнкәем

-Чөнки әниләр булмаса, кояшлы көн караңгы кебек тоела. Әниләр өйдә булмаса,  өйгә кайтасы да килми. Өй эче караңгы , салкын кебек тоела

Әни пешергән аш һәрвакыт тәмле була.

-Әниле кеше - бәхетле кеше дип әйтергә теләгән.

-Чөнки шигырьдә әни кирәк сүзе берничә тапкыр кабатлана.

1 нче слайд: Сандык рәсеме.

2 нче слайд: Хат .

3 нче слайд:  30 нчы ноябрь -Әниләр көне.

4 нче слайд: 

“ Ахырын тап “ уены

5 нче слайд:

 Р. Миңнуллин портреты.

6 нчы слайд: Ана бишектә бала йоклата

7 нче слайд :

(әниләренең рәсеме)

8 нче слайд:  Диафильм уены .

9 нчы слайд:        Хат

10 нчы слайд: Яратыгыз газиз әниләрне.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Спортивный праздник посвященный Дню матери "Мы с мамочкой ловкие, мы с мамочкой смелые"

Сценарий праздника "Мы с мамочкой ловкие, мы с мамочкой смелые"К сценарию праздника  прилагаются фото....

ПРАЗДНИК «МАМОЧКА, МИЛАЯ, МАМОЧКА МОЯ!»

Дорогие, милые женщины - мамы и бабушки!  Поздравляю вас с первым весенним праздником - днем 8 марта! Желаю вам быть счастливыми, красивыми и любимыми!   Ваши дети,   передают...

«Уроки по этикету». Урок 1.

Развлечение по этикету "вежливые слова" с песнями, инсценировками, стихами по произведениям Г.Остера....

«Уроки по этикету». Сценарий урока по этикету «День рожденье» по произведениям Г.Остера для детей старшего дошкольного возраста.

Разлечение по этикету "Как вести себя в гостях" с инсценировками, песнями, стихами по Г.Остеру....

Урок СБО в 6 классе по теме: « Властелин вкуса» Тип урока: нестандартный урок – игра( урок проводится с использованием игровой ситуации – соревнование КВН между двумя командами.

Занятия по СБО направлены на практическую подготовку детей к самостоятельной жизни и труду, на формирование у них знаний и умений, способствующих социальной адаптации, на повышение уровня общего разви...