"Тукай бәйрәме".
методическая разработка по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Хафизова Гульназ Накиповна

Габдулла Туайның тормыш юлын Һәм иҗатын чагылдырган бәйрәм. 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay.docx5.23 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай   бәйрәме.

(  Мәктәпкә  хәзерлек  төркеме  балалары  белән  Г. Тукайның   туган  көнен  бәйрәм  итү   программасы.)

Зал  бәйрәмчә  бизәлгән.  Түрдә Г.Тукай   портреты. Ул

чәчәкләр   Һәм  гөлләр   белән   бизәлә. Өстәлдә Г.Тукай  әсәрләреннән    төзелгән  китап  күргәзмәсе.

Стенада  Г.Тукай  әсәрләренә  балалар   ясаган   иллюстрацияләр   эленгән.  Әкрен  генә «Туган тел» көе  яңгырый.

Тәрбияче:

Нинди  таныш  моңлы  көй   бу?

Тукай  җыры  «Туган  тел».

Истән  бер  дә  чыкмый  торган

Халык  көе  «Туган тел».

Әйе,   балалар,  зәңгәр  күк  йөзендә  кояш  балкыган  чакта, шаулап- гөрләп   апрель  ае  килгәндә,   безнең  яраткан   шагыйребез   Габдулла  Тукай  туган.    Без  аны  яратабыз,   зурлыйбыз .  Шигырьләрен,   әкиятләрен   укып,  яшәргә   өйрәнәбез.   Тукай!    Нинди   бөек   исем!   Ул безнең   йөрәкләрдә.    Бу  исем    йолдыз    кебек   нур   чәчеп   тора.   Ул    балаларны   эшне  яратырга, табигатьне   сакларга    өйрәтә.

Мәтәлчек   ата-ата   маэмай   булып   киенгән   бала   килеп   керә.   Малай   күренә.  «Кызыклы   шәкерт»   шигырен   сөйли.

 Малай. 

Әйдәле,  Акбай! Өйрән  син,

Арт   аягың   белән  тор,

Аума,  аума!   Туп-туры   тор,

Төз  утыр,   яхшы  утыр.

Маэмай.

Ник   газаплыйсың   болай   син,

Мин   әле   бик  кечкенә.

Мин туганга  тик

Ике айлап булыр,  йә өч  кенә.

Юк,  кирәкми,  мин  өйрәнмим,

Минем   уйныйсым   килә;

Шул   болыннарда   ятасым,

Шунда   ауныйсым   килә.

Малай.

Ах   җүләр  маэмай!

Тырыш   яшьләй,

Зурайгач   җайсыз  ул,

Картаеп   каткач  буыннар

Эш  белү  уңайсыз  ул!

Музыка   яңгырый.  Күбәләк   булып   киенгән   кыз  бала  очып  керә.  Аның   артыннан,  кулына   кәрзин  тоткан   нәни   кызчык   күренә  Һәм   күбәләкне   куа.

«Бала  белән  күбәләк»  җырын  башкаралар.

Тәрбияче:   Җырлар   да   җырладык,   шигырьләр   дә   сөйләдек.

Ә   нәрсә   турында   сөйләшмәдек   соң    әле   без?  

Балалар:   Әкиятләр   турында.

Тәрбияче:   Әйе,   әкиятләр   турында.  Хәзер   мин   сезгә  бер  әкияттән   өзек  укып   китәм.   Сез   бу   әкиятнең   исемен   атарсыз.

Билгеле  бу  кап-кара  урманда  Һәр  ерткыч  та  бар,

Юк   түгел,  аю, бүре,  төлке-җиҺан  корткыч  та  бар.

Һәм  да  бар  монда  куян, әрлән,  тиен, йомран, поши…

Балалар: Шүрәле!

Шүрәле:  Мин  дә  сезгә  бәйрәмгә  килдем.  Курыкмагыз,  зыян  салмам.  Үзем  белән  сезгә  бер  әйбер  алып  килдем.  

Тәрбияче:  Нәрсә  икән ул,  балалар?

Шүрәле: Беләсезме,  нәрсә  ул?

Алдымда  да  кесәләр.  Артымда  да  кесәләр.

Бик  күңелле  булыр  иде  нәрсә  икәнен  белсәләр.

Белмисезме?  Менә  алар -  китаплар!

Ишектән  Гали  белән  Кәҗә  керәләр.

Кәҗә:

Килдек  сезгә кунакка,

«Каен  җиләге»  бакчасына.

Тукай  китаплары  алдык

Галинең  акчасына. (Күрсәтә  балаларга.)

Тәрбияче:

Рәхмәт  сиңа,  Кәҗә  дус!  Безнең  белән  бергә,  бераз  бәйрәм  итегез.

«Кем  җитезрәк»  уены  башкарыла.

Кәҗә:  Уен,  уен инде   ул!  Ә  менә  бер  биеп  алу  күңелләрне  күтәрә.

«Кызлар  биюе»(  татар  халык  көе  «Әпипә»)  башкарыла.  Аларга  Шүрәле Һәм  Гали белән Кәҗә  дә  кушыла.

Шүрәле:  Булдырдыгыз, рәхмәт  сезгә.  Миңа  китәргә  вакыт.  Хуш  саубулыгыз!  (Чыгып  китә.)

«Бәйрәм   бүген»  җыры  башкарыла  (Г. Тукай  сүзләре,  Җ.  Фәйзи

көе.)

Гали:  Бигрәкләрдә  уңган-булган  балалар   булдыгыз  әле.    Матур

итеп   җырлыйсыз  да,   биисез  дә, саф   татар телендә бик  чиста  Һәм матур  итеп сөйләшәсез.  Киләчәктә  дә  туган телегезгә  тугырылыклы булып калыгыз,  тәүфыйклы булып  үсегез.  

(Саубуллашып   чыгып  китәләр.)

Тәрбияче:

Аның  белән  тел  ачылган

Һәр  адымда  кирәк,  бел.

Туган тел- Тукай  теле  ул.

Тукай  теле - туган  тел.

(Балалар  залдан  чыгалар.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...