В гостях у девочки Амины
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Никитина Миляуша Закиевна

 

Конспект по развитию речи во второй младшей группе  «В гостях у девочки Амины» (на татарском языке) 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eminede_kunakta.doc58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Әминәдә кунакта»

(II кечкенәләр төркеме өчен)

Максат: Төрле уеннар аша балаларның сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

  1. Өйрәтү: балаларны сөйләмдә берлек hәм күплек кушымчаларын дөрес кулланырга hәм җөмләләр төзергә өйрәтү, аларда матур әдәбиятка кызыксыну уяту.
  2. Үстерү: балаларның фикер сәләтен үстерү, хәтерләрен ныгыту.
  3. Тәрбияви: балаларда үзара дустанә мөнәсәбәт, әдәплелек, уенчыкларга карата сак караш тәрбияләү.

Жиhазлар: Әминә исемле зур курчак, төрле уенчыклар: зур hәм кечкенә аю, зур hәм кечкенә куян,зур hәм кечкенә песи, әтәч, эт, зур hәм кечкенә туп, зур hәм кечкенә машина, самолет, зур hәм кечкенә курчак.

Балалар белән алдан эшләнгән эш: шигырьләр ятлау, балаларның кемнәргә кунакка йөрүләре турында әңгәмә кору, өйдән алып килгән фотосүрәтләрен кулланып стенгазета чыгару.

Тәрбияченең әзерлеге: хат әзерләү, бүлмәне бизәү.

Шөгыль барышы:

Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар.

I.  Максат кую.

– Балалар, безгә бүген хат килде. Әйдәгез укып карыйк әле, кемнән микән ул? «Исәнмесез, балалар. Мин сезне кунакка чакырам. Әминә» 

–  Балалар, сез кунакка йөрергә яратасызмы?

Әйе, яратабыз.

– Ә сезнең кемнәргә кунакка барганыгыз бар?

Әбиләргә, бабайларга, апаларга, абыйларга.

– Балалар, барабызмы Әминәгә кунакка?

– Әйе, барабыз.

– Кунакта үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

– Яхшы, тәртипле, әдәпле, кычкырмаска, йөгереп йөрмәскә.

– Балалар, кунакка нәрсәгә утырып барып була?

– Автобуска, машинага, поездга, самолётка.

II. Артикуляцион күнегү.

– Әйдәгез, без поездга утырып барабыз. ( Балалар бер-берсе артына тезелешеп «чух – чух – чух», «ту – ту – ту» диеп бүлмә уртасына узалар).

– Балалар, менә безне Әминә каршы ала.  Әйдэгез, аның белән исәнләшик.

– Исәнме, Әминә.

– Исәнмесез, балалар. Мин сезне күрүемә бик шатмын. (Балалар урындыкларга утыралар).

– Балалар, карагыз әле, Әминәнең ничек куп уенчыклары бар.  Әйдәгез, аларны атап чыгабыз.

III. «Уенчыкны ата» дидактик уены.

– Балалар, берәр уенчык алыгыз да, безгә ул уенчык турында сөйләгез.

– Мин аю алдым. Ул йомшак.

– Мин куян алдым. Ул каты.

– Мин самолет алдым. Ул кызыл төстә.

– Мин песи алдым. Ул йомшак.

– Бик яхшы, балалар! Ә хәзер әйдәгез туп белән уйнап алабыз. ( Балалар түгәрәрәкләп басалар).

IV. «Бер – күп» дидактик уены.

– Балалар, мин сезгә туп бирәм hәм уенчыкны атыйм, ә сез шул уенчыкны күп итеп әйтегез.

– Туп. – Туплар.

– Машина. – Машиналар. 

– Шар. – Шарлар. 

– Курчак. – Курчаклар.

– Балалар, Әминәнең дусты Ак аюның сезнең белән уйнап аласы килә икән. Уйныйбызмы аның белән?

– Әйе, уйныйбыз.

V. «Нәрсә юкка чыкты?» дидактик уены.

Өстәлгә самолет, машина, курчак, песи, куян куела, балалар уенчыкларны атап чыгалар hәм исләрендә калдырырга тырышалар.

– Балалар, хәзер күзләрегезне йомыгыз. (Тәрбияче бер уенчыкны яшереп куя).

– Балалар, күзләрегезне ачыгыз да игътибар белән карагыз, нинди уенчык юкка чыкты?

– Самолёт юкка чыкты. (Уен 2 – 3 тапкыр уйнатыла).  

VI. Физкультминутка.

– Ә хәзер ял итеп алыйк.

   Без уйнарга яратабыз,

   Әйләнәбез, сикерәбез.

   Сикерәбез, әйләнәбез,

   Менә шулай ял итәбез.

VII. «Серле капчык» дидактик уены.

– Балалар, Әминә сезгә «серле капчык» алып килгән. Ул анда нәрсә салды микән?

Капчыкка 5 уенчык салына: песи, әтәч, куян, эт, туп. Балалар кулларын капчыкка тыгып, бер уенчыкны табып, карамыйча капшап кына шул уенчыкны танып белергә тиешләр hәм балаларга курсәтәләр.

1 – нче бала:  – Мин туп таптым.

– Балалар, без бит туп турында шигырь дә беләбез. Әйдә, Рамил, сөйләп бир әле.

Туп.

Туп – туп тубыбыз,

Син безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

– Рәхмәт, Рамил.

2 – нче бала: – Мин песи таптым.

– Балалар, кем безгә песи турында шигырь сөйли? Миләушә, сөйләп бир әле.

Пескәем.

Бар кечкенә пескәем,

Бик акыллы дускаем.

Ап – ак йонлач күлмәге…

Бизи безнең бүлмәне.

3 – нче бала: – Мин эт таптым.

–  Данил, эт турында бер шигырь сөйлэ әле.

Маэмай.

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә 

– Балалар, маэмайны икенче төрле ничек әйтеп була?

– Эт  дип әйтеп була.

– Дөрес, балалар.

4 – нче бала: – Мин куян таптым.

–  Аделина, безгә куян турында шигырь сөйлә әле.

Куян.

Тышта яңгыр ява коеп,

Утыра куян боегып –

Өйгә кермичә калган,

Бөтен җире чыланган.

 5 – нче бала: – Мин әтәч таптым.

–  Балалар, кем әтәч турында шигырь белә? Әйдә, Азалия, сөйләп бир әле.

Әтәч.

Иртән бик иртә тора,

Канат кагып кычкыра:

– Кикрикүк! – Кикрикүк!

Тор иртәрәк: эшең куп. 

VIII. «Зур – кечкенә» дидактик уены.

– Рәхмәт, балалар. Уйнаганнан соң уенчыкларны нишләтергэ кирәк?

– Җыештырып куярга кирәк.

– Дөрес, балалар. Әйдәгез хәзер уенчыкларны җыеп куябыз. Зур тартмага зур уенчыкларны, ә кечкенә тартмага кечкенә уенчыкларны салабыз. (Берәр бала чыгып, ике уенчыкны алып, кирәкле тартмаларга сала.)

– Бу туп зур, ә бу туп кечкенә.

– Бу курчак зур, ә бу курчак кечкенә.

– Бу аю зур, ә бу аю кечкенә.

– Бу песи зур, ә бу песи кечкенә.

– Бу машина зур, ә бу машина кечкенә.

IX. Йомгак ясау.

– Балалар, без бүген нишләдек?

– Әминәгә кунакка бардык, уеннар уйнадык, шигырьләр сөйләдек, уенчыклар белән уйнадык,  аларны  җыештырып куйдык.

– Балалар, сезгә уенчыклар белән уйнавы ошадымы?

– Әйе, ошады.

– Балалар, уенчыклар ватылмасын өчен нишләргә кирәк?

– Уенчыкларны ташламаска, атмаска, чәчмәскә, уйнаганнан соң җыештырып куярга.

–  Әминәгә дә сезнең белән уйнау бик ошады, шуңа күрә ул сезгә кечкенә генә күчтәнәчләр бирә.

–Рәхмәт, Әминә.

– Балалар, безнең китәр вакыт та җитте. Әйдәгез, Әминә белән саубуллашабыз.

– Сау бул, Әминә.            

Кулланылган әдәбият:

  1. Программа воспитания и обучения в детском саду под редакцией М.А.Васильевой, В.В.Гербовой, Т.С.Комаровой. – М.: Мозаика – синтез, 2010 год.
  2.  Гөлбакча: Балалар бакчаларында эшләуче тәрбиячеләр өчен кулланма. – Казан: тат.кит.нәшр., 1990.  

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

досуг для родителей "В гости к девочке-грязнуле Анюте и Петрушке".

Воспитание у детей 3-4 лет культурно-гигиенических навыков....

Конспект развлечения по ПДД на тему: «В гостях у девочки Помехи» для детей и родителей средней группы

Знакомство детей 4 - 5 лет с правилами дорожного движения в увлекательной и занимательной форме с привлечением родителей воспитанников....

Путешествие в гости к Девочкам – Красочкам (занятие в старшей группе)

Путешествие в гости к Девочкам – Красочкам(занятие в старшей группе) Цель:      Познакомить детей с цветовым кругом.      Закрепить понятие «тепл...

Конспект занятия для детей старшей группы «Как малыш Гео побывал в гостях у Девочки Дольки»

Занятие способствует развитию логического мышления, памяти, воображения, связной речи и мелкой моторики....

Конспект НОД "В гости к девочке Идэ"

Конспект НОД  познавательно - эстетического направления (аппликация) "В гости к девоче Идэ"...

конспект непосредственно образовательной деятельности по реализации регионального компонента в средней группе "В гости к девочке Уралочке"

Конспект непосредственно образовательной деятельности по реализации регионального компонента в средней группе «В гости к девочке Уралочке»Воспитатель: Ульман Ольга Николаевна, Челябинская область, г. ...

Конспект" В гостях у девочки Алды".

Конспект" В гостях у девочки Алды". (средняя группа)...