Тема: «КӨЗ».
план-конспект занятия (развитие речи, младшая группа) на тему

 

Максат: Балалар көз турында белемнәрен (яфраклар саргая, яфраклар коела, яңгыр күп ява, кешеләр җылы киемнәр кияләр.) ныгыту, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә, төсләрне ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «КӨЗ».

Максат: Балалар көз турында белемнәрен (яфраклар саргая, яфраклар коела, яңгыр күп ява, кешеләр җылы киемнәр кияләр.) ныгыту, тәрбияче сорауларына дөрес җавап бирергә, төсләрне ныгыту.

Балаларның актив сөйләмен, ишетеп кабул итү сәләтен, күзәтүчәнлекләрен үстерү.

Көзге табигатькә соклану хисләре тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: сары, кызыл, яфраклар, коела.

Кулланма материал: яфраклар, кәрзин, көз төшерелгән рәсемнәр.

Балалар белән алдан эшләгән эше: ирекле вакытта уеннар б\н таныштыру, яшельчәләр рәсемнәрен карау, шигырьләр уку.

Индивидуаль эш: балаларны көз рәсеме турында сөйләшү, нинди аваз белдерүләрен өйрәтү

Методик алымнар: Сюрпризный момент, уен, сорау, аңлатып бирү, җавап бирү, сөйләү, күрсәтү.

Шөгыль планының төзелеше:

  1. Кереш өлеш: балалар белән исәнләшү, шөгыльнең темасын әйтү, шөгыльгә кызыксыну уяту өстендә эшләү.
  2.  Төп өлеш: яфраклар, кишер, суган, помидор, катлаулы булмаган сорауларга җаваплар алу.
  3.  Йомгаклау: шөгыльдә актив катнашкан балаларны мактау. Шөгыль буенча сорулар бирү.

 

Исәнмесез, балалар! (Исәнләшәләр). Хәзер елның кайсы вакыты? (Көз.) Мин – Көз кызы. Сезгә кунакка килдем. Балалар, әйтегез әле: көзнең көннәре җылымы, салкынмы? (Салкын.) (Активлаштыру.) Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Яфраклар саргая. Яфраклар коела. Яңгырлар күп ява. Кешеләр җылы киемнәр кияләр.) (Активлаштыру.) Әйдәгез, балалар, яңгыр булып уйнап алабыйк. Яңгыр тамчылары, тып-тып итеп, түбәгә тамалар.( Әкрен темпта әйтелә. Балалар тәрбияче артыннан кабатлылар.) Балалар, яңгыр башланганда, тамчылар менә шулай әкрен генә тамалар: тып-тып, тып-тып.( Балалар кабатлыйлар.) Яңгыр тиз-тиз ява башлады, менә шулай. Хәзер менә игътибар белән тыңлагыз хәм әйтегез: яңгыр әкрен ява, әллә тизме? (Тиз). (Балалар кабатлыйлар.)Ә хәзер яңгыр тизме , әкренме? (Әкрен.) (Балалар кабатлыйлар.)

                      Яңгыр, яңгыр, көн буе

                      Явасың да явасың!

                      Тәрәзәгә кагасың,

                      “Тып-тып” диеп әйтәсең.

Балалар, көз көне яңгыр ...(ява). Җил агач яфракларны җиргә коя. Карагыз әле, яфраклар ничек күп. Балалар, яфраклар нинди төстә? (Активлаштыру.) Әе, сары, яшель, кызыл яфраклар. Балалар ә хәзер хәр-берегез үзегезгә яфраклар алыгыз әле! (Балалар яфраклар алалар.)

                        Көз, көз, көз

                        Сине көттек без.

                        Сары, кызыл яфракларда,

                        Коелмый синсез.

  1. Алсу синең нинди кулыңда нинди яфрак? (Сары.)
  2. Камил синең кулыңда нинди яфрак? (Кызыл.)

Балалар, әйдәгез без дә сезнең б\н көзгә үзебезнең яфракларыбызны ясап бүләк итик әле. Әйдәгез урыннарыгызга утырыгыз әле, хәзер без яфраклар ясарбыз. (Балалар урыннарына утырып кисточкаларын алып әзер яфракларны сары төскә буилар.)  

Балалар, яфраклар нинди төстә? (Сары.) Әйе балар булдырдыгыз.

Рәхмәт сезгә. Саубулыгыз.    

            Тирә – юн белән таныштыру

             Буенча беренче кечкенәләр

           Төркемендә йомгаклау шөгеле.

                                          Төзеде:№74 нче балалар

                                          Бакчасының тәрбиячесе

                                          Овченникова А.А.

   Аралашу буенча беренче кечкенәләр

        Төркемедә йомгаклау шөгеле.

                                        Төзеде:№74 нче балалар

                                        Бакчасының тәрбиячесе

                                        Мирзафатихова Г.Р.      

         

     

                           

                                                                   

                                                       

                                                     

                                                           

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по развитию речи и обучению грамоте на тему «Придумывания сказки на предложенную тему» в подготовительной группе

План-конспект  занятия по развитию речи и обучение грамоте на тему:  «Придумывания сказки на предложенную тему» ( В ПОДГОТОВИТЕЛЬНОЙ ГРУППЕ)   ВОСПИТАТЕЛЬ:За...

Домашние задания для родителей по лексическим темам. Тема «Транспорт". Тема "Посуда".

Предлагаемые задания помогут расширить словарный запас ребенка, сформировать грамматический строй речи, развить внимание, вербальную память, логическое мышление....

Тема: «Времена года. Осень».Тема: «Времена года. Зима».Тема: «Времена года. Весна».

Формирование представлений детей о времени года (зима).Формирование представлений детей о времени года (весна).Формирование представлений детей о времени года (осень)....

2020-2022 гг: Тема по самообразованию №1 за 2020г; Тема по самообразованию № 2, 3 за 2021 г; тема по самообразованию № 4 за 2022 г.

                ГБОУ Школа №1400 8ДКМладшая  группа № 2Воспитатель- Фролова Елена Владимировна Тема по самообразованию 2020-2021 уч. год. ...

Тема недели: Птицы осенью Конспект НОД по ознакомлению с окружающим миром на тему: «Почему не все птицы улетают на юг? Как птицы к зиме готовятся?» (РК) Тема : Птицы Алтая осенью»

Тема недели: Птицы осенью Конспект НОД по ознакомлению с окружающим миром на тему: «Почему не все птицы улетают на юг? Как птицы к зиме готовятся?» (РК) Тема : Птицы Алтая осенью» Цель: закрепить ...

Игра на тему "Космос" в 1 младшей группе №1 «Медвежата» Конспект игры-путешествия для детей 2-3 лет. Тема: «Космос» Тема: Путешествие в космос. 20.10.2021 г.

Игра на тему "Космос" в 1 младшей группе №1 «Медвежата»Конспект игры-путешествия для детей 2-3 лет. Тема: «Космос»Тема: Путешествие в космос.Цель: сфо...

АНАЛИЗ ТЕМЫ ПО САМООБРАЗОВАНИЮ ЗА 2021-2022 УЧЕБНЫЙ ГОД по теме по теме «Развитие эмоционального интеллекта у детей дошкольного возраста»

Еще пару лет назад об эмоциональном интеллекте никто и не говорил. А сегодня в том, что понимание своих и чужих эмоций, целей, желаний - необходимое умение, нет никаких сомнений....