"Уртанчылар төркемендә тел өйрәтү процессында социаль-шәхси үсеш бирү”
статья по развитию речи

Ибатуллина Ландыш Гафуровна

Социаль-шәхси үсеш” эчтәлеге нигезендә баланың туган телдә өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән һәр үсеш этабына хас булган үзенчәлекле формада аралашуы тора. Баланың аралашу һәм башка төрле эшчәнлеге традицияләрне үзләштерүгә, үзаң үсешенә нигез булып торган гражданлык хисләре башлангычына, туган иленә, туган ягына, гаиләсенә мәхәббәте формалашуга төп шарт булып тора. Бу юнәлешкә “Социальләштерү” һәм “Хезмәт” белем бирү өлкәләре керә.

«Социальләштерү» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларның социаль характердагы беренчел күзаллауларын үзләштерү һәм балаларны социаль мөнәсәбәтләр системасына кертү максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urtanchylar_torkemend_tel_oyrtu_protsessynda.docx12.38 КБ

Предварительный просмотр:

"Уртанчылар төркемендә тел  өйрәтү процессында

социаль-шәхси үсеш бирү”.

«Социаль-шәхси үсеш” эчтәлеге нигезендә баланың туган телдә өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән һәр үсеш этабына хас булган үзенчәлекле формада аралашуы тора. Баланың аралашу һәм башка төрле эшчәнлеге традицияләрне үзләштерүгә, үзаң үсешенә нигез булып торган гражданлык хисләре башлангычына, туган иленә, туган ягына, гаиләсенә мәхәббәте формалашуга төп шарт булып тора. Бу юнәлешкә “Социальләштерү” һәм “Хезмәт” белем бирү өлкәләре керә.

«Социальләштерү» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балаларның социаль характердагы беренчел күзаллауларын үзләштерү һәм балаларны социаль мөнәсәбәтләр системасына кертү максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм белем бирү бурычларын билгели.

Тел өйрәтү процессында уртанчылар төркемендәге балаларны туган телдә аралашырга теләкләрен хуплау; башка кешеләр белән аралашканда, аларның тәкъдимнәренә әдәпле итеп җавап бирү; төрле эшчәнлек төрләрендә өлкәннәр һәм балалар белән телдән һәм телдән булмаган бәйләнешләр урнаштыру тора.

Аралашу культурасы формалаштыру (сөйләшүченең милләтенә карап, ачык йөз күрсәтеп, шул телдә исәнләшү һәм саубуллашу; үтенеч һәм тәкъдимнәр белән ягымлы итеп мөрәҗәгать итү; күрсәткән хезмәте, ярдәме, сый-хөрмәте өчен рәхмәт белдерү) татар теле өйрәтү процессында даими кулланыла.

Татар теле өйрәткәндә өлкәннәр һәм яшьтәшләре (өч-дүрт бала) белән күмәк уеннарда катнашуга теләк уятыла; әйләнә-тирәдәге тормыш, халыклар яшәеше темасына татар язучылары һәм шагыйрьләренең әдәби әсәрләре, мультфильмнар буенча, уен өчен катлаулы булмаган сюжетлар тәкъдим ителә.Мәсәлән, Г.Тукайның “Шаян песи”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләре аша.

Милли киемдәге курчакларны, образлы уенчыкларны, бибабо курчагы, кулдан ясалган уенчыклар һәм кайбер сәнгатьлелек чараларын, кул хәрәкәтләре, мимика, интонация кулланып, театральләштерелгән һәм режиссёр уеннарында катлаулы булмаган сюжетлар буенча (татар халык әкиятләре буенча куелган мультфильмнардан) ситуацияләрне уйнап күрсәтелә. “Гаилә” темасын үткәндә баланың үзе, әти-әниләренең милләте турындагы күзаллавы формалаштырыла. Гаилә рәсемнәрен караганда, әти-әниләре белән охшаш чалымнары булуына игътибар итү. Фотосурәттәге кешеләрнең эмоциональ халәтен билгеләргә, аларның кәефләрен гаилә тормышындагы билгеле бер вакыйга белән бәйләргә өйрәтү. Гаилә турында һәм үзенең шул гаилә әгъзасы булуы турында; гаиләнең барлык әгъзаларының һәм баланың үзенең бурычлары, мавыгулары, яллары турында; гаилә гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәренең матурлыгы һәм әһәмияте турында күзаллаулар формалаштырыла. Гаилә истәлекләренә сакчыл караш тәрбияләнә.

Татар теле өйрәтү процессында уеннар уйнау, әңгәмәләр, китап уку, үзара ярдәмләшүне, хезмәттәшлекне хуплау – болар барысы да   баланың шәхес буларак үсешенә ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....