Безнен апа
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Безнен апа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon beznen_apa.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                     

 Муниципаль  мәктәпкәчә белем  бирү учреждениесе

“Актаныш авылы гомуми  үсеш бирүче  №2  балалар                                                 бакчасы”ның I категорияле тәрбиячесе

Гыйлфанова Зәйнәп Роберт  кызы

                              Тема: Безнең апа.

                       Икенче кечкенәләр төркеме..

 Максат: тәрбияче ярдәмчесе хезмәте белән таныштыру.

 Тәрбияви бурычы: әйләнә-тирәдәге кешеләр хезмәтенә кызыксыну һәм тыңлаучанлык тәрбияләү.

 Үстерү бурычы: балаларның сорауларга ашыкмыйча, эзлекле итеп җавап бирү сыйфатын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

 Белем бирү бурычы: әйләнә- тирә дөньядагы иң гади бәйләнешләрне билгеләргә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе:  аралашу.

              Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу,   музыка, социальләштерү,  матур әдәбият.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материал,  сүзлек өстендә эш,   практик, сөенеч мизгеле, сораулар,  әдәби сүз,  үссендерү-мактану, искә төшерү, ныгыту.

 Җиһазлау:уенчык куян һәм аю уенчыгы,кием элгече,уен өчен кечкенә көзге,магнитофон(аудиоязма “Кояшкай” җыры.)

Сүзлек өстендә эш: савыт-саба юа,ашарга алып килә,сөлгеләрне алмаштыра,бүлмәне җыештыра,сүзлекне активлаштыру,яңа сүзләр белән баету;

Алдан үткәрелгән эш:тәрбияче ярдәмчесе хезмәтен күзәтү,

         

      Эшчәнлек төзелеше:

I өлеш. Кереш әңгәмә.

     

II Төп өлеш:Тәрбияче ярдәмчесе белән танышу.

                     Анын хезмәтләрен санау.

                     Кечкенә көзге белән уен.

                       Тәрбияченең сөйләме.

 Слайдлар карау.(тәрбияче  ярдәмчесе хезмәте)

  Табышмакларга слайдлар.

                      “Кояшкай”җырын җырлау

III өлеш:Йомгаклау.

            Эшчәнлекнең барышы:

Ишек шакыйлар (йомшак кына итеп).

Куян керә балалар белән исәнләшә,киемен элгечкә дөрес итеп элеп куя.

-Минем дустым аю килмәдеме әле ?

 Тупас итеп итеп ишек шаку ишетәлә.Лап-лап атлап аю керә,бүреген идәнгә атып бәрәдә куян һәм балалар белән исәнләшә.

Куян: Аю,син нигә сонга калдың?

Аю:Мин бик ашыктым,ләкин уйга чумып туктап тордым.

Куян:Нәрсә турында уйладың соң син?

Аю:Мин ничек итеп балалар үзләренә ашарга алып керәләр,ничек итеп савыт-сабаларны юалар икән дип уйладым Авырдыр аларга беркем ярдәм итми бит.

Куян:Син нәрсә,аю,балалар әле кечкенәләр,бу эшләрне эшли алмыйлар.Аларга кемдер ярдәм итә.Әйдә сорыйбыз,кем икән?

Тәрбияче:Балалар,безнең кунакларыбызга әйтегез әле,кем безгә ашарга алып керә һәм савыт- сабаларны юа?

 Балалар: Эльвира апа.

Тәрбияче:Дөрес балалар.Аны тагы тәрбияче ярдәмчесе дип тә атыйбыз.

Эльвира апа кем булып эшли икән?

Балалар:Тәрбияче ярдәмчесе булып.(Активлаштыру)

Куян: Тәрбияче ярдәмчесе тагы ниләр эшли.

Балалар:Идән юа.

Савыт-саба юа.

Тәмле ашлар ашата.

Тузан сөртә.

Киенергә,юынырга ярдәм итә.

Урын-җир җыештыра.

Идән себерә һ.б.

Кечкенә көзге белән уен.(Тәрбияче көзге ярдәмендә кояш нурларын йокы бүлмәсенә,ашау өстәлләренә,идәнгә,савыт-саба юу бүлмәсенәһ.б. урыннарга юнәтә.Кояш нуры туктаган һәр урында балаларга сораулар бирә.)Эльвира апа монда нинди эш эшләгән ?

 Балалар сөйлиләр тәрбияче тулыландыра.

  Тәрбияче тәрбияче ярдәмчесенең төрле хезмәт башкарган сурәтләнгән слайдларын курсәтә һәм балалар нәрсә эшләгәнен әйтәләр.

Тәрбияче:Безнең Эльвира апаның эше куп без аны бик яратабыз,аю кебек булмаска тырышабыз.Балалар аю нәрсәне дөрес эшләмәде?

Балалар:Киемнәрен идәнгә ыргытты,урынына куймады.

Тәрбияче:Кая куярга тиеш иде соң күрсәтегез әле?

Бер бала чыгып элгечкә элә.

Аю:Мине гафу итегез,икенче алай эшләмәм,урынына куярмын.

Тәрбияче:Балалар Эльвира апаның эше күп,мин сезгә аның ярдәмчеләре турында табышмак әйтәм .Табышмаклар әйтү ,җавапларын слайдлар ярдәмендә табу.

Табышмаклар:       Сакалы бар,кашы юк,

                                   Гәүдәсе бар,күзе юк.

                                   Сакалын җирдән сөйри,

                                   Бүлмә эчендә йөри.(себерке)

                                     Йөри-йөри паластан,

                                     Эшли ул гел уттан.

                                     Ул эшләсә ,тузан юк,

                                     Аның да тамагы тук.(тузан суырткыч)

                                     Шкафныда сөртә ул,

                                      Идәнгәдә җитешә.(чүпрәк)

                                     Аңа суда салалар,

                                     Аңа чүптә салалар.

                                     Ул комны да,керне дә,

                                      Ни салсаңда күтәрә.(чиләк)

Тәрбияче: Балалар ,әйдәгез ,Эльвира апага рәхмәт әйтик аңа ,җыр бүләк итик.Балалар яраткан “Кояшкай “ җырын башкаралар.

Куян белән аю саубуллашып чыгып китәләр.

Йомгаклау.

                                                                  

                           

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Безнен кара дошманнарыбыз аракы һәм тәмәке.

Балаларда аракы һәм тәмәкегә карата кечкенәдән үк тискәре караш булдыру....

Тукай - безнен күнеллэрдэ.

А. Б. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр Кырлаенда яши бүгендә Шигырь, чишмәләрен җырга күчеп ,яшь сандугачлар телендә.Ничә буын сина ин кадерле, бер кешесе итеп сагына. Син остаз да мөгаллимдә булып, яшисен күк ...

Кунелле безнен Сабантуйлары!!!

Кунелле безнен Сабантуйлары! Максат: балаларга халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын җиткерү, милли мәдәниятебез һәм сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбияләү, милли традицияләргә нигезләнеп ...

Безнен кечкенэ дусларыбыз

Занятие на татарском языке для детей детского сада...

Безнен тату гаилә

Гаилә һәм татарстан символлары...

Безнен яраткан эбилэр

старшая группа...

"Г. Тукай безнен кунеллэрдэ"

Сценарий мероприятия посвященный ко дню рождения Г.Тукая....