Конспект - Төлке бездә кунакта
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме

Гильмутдинова Илсояр Тафкиловна

Конспект - Төлке бездә кунакта

Скачать:


Предварительный просмотр:

              Сөйләм үсеше белем бирү эшчәнлеге конспекты.

                            Тема: Төлке бездә кунакта.

Максат: Балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.

Тәрбия бурычы: балаларда бер – берсенә, иптәшләренә карата дустанә мөнәсәбәт, башалаган эшне ахырына кадәр җиткерергә теләк тәрбияләү.

Үстерү бурычы: таныш әкият эчтәлеге буенча сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирүләрен ныгыту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

           сүз байлыгын арттыру. “т” авазының әйтелешен сүзләрдә ныгыту. Традицион булмаган алым белән ясый белүләрен ныгыту.

Белем бирү бурычы: әкиятләрнең эчтәлеге буенча мәгънәсенә төшенергә өйрәтү; табигый материал белән ясый белүләрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: матур әдәбият уку, иҗади сәнгать, танып белү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, сорауларга җавап бирү, табышмак, практик эш, техник чаралар куллану.

   Җиһаз: ноутбук, “Каз белән төлке” мультфильмы, төлке рәсеме, уен өчен         рәсемнәр; иҗади сәнгать өчен материаллар.

Шәхси эш: аерым сүзләрне кабатлату, пассив балаларны активлаштыру.

Алдан үткәрелгән эш: рәсемнәр карау, мәкаль – табышмаклар әйтү, әкиятләр уку, мультфильмнар карау.

  1. Оештыру.

- Хәерле көн, балалар, исәнмесез! Әйдәгез әле, ягымлы итеп әйләнә - тирәбез белән дә исәнләшеп алыйк әле.

Хәерле көн, кояш!

Хәерле көн, агачлар!

Хәерле көн, кошлар!

Хәерле көн, дуслар!

Хәерле көн, апалар!

  • Балалар елмаеп караса,

Дөнья ямьләнеп китә.

Бүген миңа кайсыгыз –

Елмаю бүләк итә?

Минем күңелләрем күтәрелеп китте. Рәхмәт сезгә. балалар.

  1. Балалар, безгә бүген тагын бер кунак килгән.

Нинди кунак икәнен беләсегез киләме? Табышмакны тыңлагыз әле.

Хәйләкәр дип тә йөртәләр,

Ялагай дип тә атыйлар.

Туны белән койрыгын

Бөтен җирдә мактыйлар.  (Төлке рәсеме экранда күрсәтелә)

  • Дөрес әйттегез. Төлке сүзе нинди аваздан башлана? (т)
  • “Т” авазына башланган тагын нинди сүзләр бар, уйлыйк әле.
  • Хәзер бергәләп тизәйткечне кабатлыйбыз:

Тукый, тукый тукыган,

Тугыз имән чукыган. (2-3 тапкыр)

  • Балалар, бу төлке безгә урманнан түгел , ә әкияттән килгән.

Без төлкене кайсы әкиятләрдә очрата алабыз соң? (“Төлке белән торна”, “Төлке, куян һәм әтәч”, “Сертотмас үрдәк”, “Йомры икмәк”, “Теремкәй”, “Төлке белән каз”)

  • Әйе, дөрес әйттегез. Әкиятләрне экранда карап китик әле (рәсемнәре күрсәтелә)
  • Бу төлке безгә “Төлке белән каз” татар халык әкиятеннән килгән. Әкиятне искә төшереп китик әле.

Сораулар:

  • Төлке нәрсә эшләгән? (казны тотып алган)
  • Балалар, ни өчен төлке казны ашый алмады? (чөнки каз төлкегә караганда хәйләкәррәк һәм акыллырак булып чыкты)
  • Ә сез, балалар, хәйләкәрме? Акыллымы соң?
  • Әйе, кайбер вакытларда хәйләкәр булу да ярдәм итеп куя. Сез һәрвакыт акыллы булыгыз.

Мин сезгә бер уен тәкъдим итәм: “Рәсемне дөрес куй!”                         (Рәсемнәр таратыла, 1 якта казга кагылышлы рәсемнәр, 2 якта төлкегә кагылышлы рәсемнәр куела)

Җөмлә төзеп әйтәбез. (каз суда йөзә, төлке урманда яши....)

  • Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз!

(Кечкенәләр төркемендәге балалар ял итәргә чыгалар.)

  •  Балалар, әйдәгез әле, кунагыбызга күчтәнәч әзерлик. Төлке каз, куян ите генә түгел, ә җиләк – җимешләр дә бик ярата. Сез нинди җиләк – җимешләр беләсез? (җаваплар)
  • Бүген без төлкене виноград белән сыйларбыз. Өстәл янына киләбез.

Әзерләнгән өслеккә фисташка кабыгы беркетү.

(Балаларның эше)

  1. Балалар, сезгә кунагыбыз ошадымы? Бүген сезгә нәрсәләр ошады? Нинди яңалыклар белдегез?
  • Сез дә миңа бик ошадыгыз. Тырыш, акыллы булуыгыз өчен сезгә рәхмәт. Төлке дә сезгә рәхмәт әйтә. (Экранда төлке рәсеме)

Эшчәнлегебез тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Белмәмеш бездә кунакта” темасына йомгаклау шөгыленең план- конспекты

Максат: ел буе өйрәнгәннәрне, үткәннәрне кабатлау, ныгыту:- ел  фасыллары турында белем;- төркемнәргә бүлү, гомумиләштерү;- бирелгән ике рәсем буенча җөмлә төзү;- сүрәтләү хикәясе төзү;- алдан өй...