Занятие по развитию речи
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Занятие по развитию речи в подготовительной группе,на тему "Зима".На татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_zanyatie.docx17.58 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение

  «Центр развития ребенка – детский сад №98 «Планета детства»

Конспект НОД по развитию речи

на тему "Кыш" для детей

подготовительной группы

                                                                                                                                   

                                              Воспитатель :Ахатова Елена Николаевна                      

                                 Набережные Челны

                                     2014 год

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә оештырылган эшчәнлек

“Кыш”

 “Танып белү” (дөньяны тулысынча күзаллауны формалаштыру)

Максат: табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү.

Бурычлар:

1. Табигатьтә ел фасыллары буенча барган үзгәрешләр турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.

2. Балаларның уйлап табуга  юнәлтелгән фикер йөртү сәләтен, сөйләмен үстерү,схема буенча җөмләләр төзү,сыйфат билгеләрен куллану.

3. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатлары тәрбияләү, табигатькә сакчыл караш, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.

Белем өлкәләрен интеграцияләү: “Аралашу”, “Сәламәтлек”, “Танып белү”,

Ысуллар һәм алымнар: уен, әңгәмә, аудиоязмалар тыңлау.

Җиһазлау һәм материал: “Кыш” фасылы турында рәсемнәр, биремнәр, җимлек,җөмлә схемалары.

Активлаштыру өчен сүзләр:җимлек,җепшек,ап-ак,кар бабай.

 

Эшчәнлек барышы:

1. Оештыру моменты.

Исәнмесез, балалар! Карагыз әле тәрәзәгә, бүген көн нинди матур, кояшлы. Кояшлы көнне безнең кәефләребез дә яхшы һәм күтәренке. Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып, бер-беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы, күтәренке кәефләребезне бер-беребезгә бирәбез.

Сәлам кояш,сәлам кыш,

Сәлам малай,сәлам кыз!

Сәлам,сәлам,зур галәм!

2. Әңгәмә.

Балалар ,хәзер нинди ел фасылы?

-Кыш айларына нинди айлар керә? (“Декабрь – елны тәмамлый, кышны башлый”. Декабрь – карлы ай. Январь – салкыннар ае. Февраль – бураннар ае.)

Хәзер нинди ай?

3.Кышкы паркка сәяхәткә бару.

  - Сезнең  кышкы паркка барасыгыз киләме? (  Чаңгы белән барабыз).Уннан бергә кадәр кирегә саныйбыз.

  -Менә паркка да килеп җиттек.

“Кышкы агачлар” рәсеме буенча җөмләләр төзеп сөйләү.

 - Балалар, агачларга карагыз әле. Агачлар нәрсә белән капланган?

 -Кар белән капланган.

- Ә менә бу нинди агачлар?( Чыршы белән нарат).

- Аларның ылыслары нинди төстә? ( Яшел).

-Әйе, балалар, чыршы белән нарат  кышын  да , җәен дә яшел төстә калалар.

- Ә башка агачлар җәен киенәләр,  кышын  чишенәләр.

4. Чыршы төбендә серле сандык табу.

  - Балалар, мин чыршы төбендә нәрсәдер күрәм. Өстенә күп кар да яуган.

    Әйдәгез, алып карыйк әле. Ачып карыйк әле.

   ( Эченнән җимлек килеп чыга).

 -Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?

- Әйе, дөрес бу җимлек.

- Җимлек белән нишлиләр соң?

-Кошлар өчен җим салалар.

“Җимлектәге кошлар” темасына рәсем буенча җөмләләр төзү.

Тизәйткеч:

Җим-җим-җим итә

Җимлеккә кошлар килә

Җил-җил-җил итә

Җиде кош очып китә.

5. “Балаларның кышкы уеннары” рәсеме  буенча хикәя төзеп сөйләү.

Бу рәсемдә кемнәр сурәтләнгән?

Алар суыктан куркамы?

Тизәйткеч:

Кар аттым,кар аттым

Ап-ак карны каралттым.

6.Ял минуты

 “Кар бабай”.

Без урамда уйнадык,уйнадык  (түгәрәк буйлап бару)

Без кар бабай ясадык-ясадык (хәрәкәт белән күрсәтү).

Кар бабай бездән биек,бик биек (аяк очларына басып,кулларны өскә күтәрү)

Кар бабай бездән  юан,бик юан (күрсәтү)

Ә кар әби тәбәнәк,тәбәнәк (чүгәләп кулларын алга сузалар)

Китә яздым тәгәрәп,тәгәрәп (иелгән килеш әйләнеп алалар)

6.”Киресен әйт” уены.

Биек-тәбәнәк

Юан-нечкә

Җылы-суык

Ак-кара

Йошак-каты

Болытлы-аяз

Озын-кыска

Ал-арт

Уң-сул

Җиңел-авыр

7.Схемалар буенча җөмләләр төзү.

    --- ----  .

Кар ява.(нинди)

Ак кар ява(кайчан)

Кышын ак кар ява (Кышын нинди ак кар ява?)

7.Табышмаклар.

 Тәрбияче:

Йолдыз, йолдыз вак кына,

Яфраклары ак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)

-Сез кышкы күренешләр турында табышмаклар беләсезме?

8.“Шулай буламы,юкмы?”

1.Кышкы көн бигрәк матур.Кар бөртекләредәй бөтерелеп күбәләкләр оча.

2.Җәйге эссе көндә без урамга уйнарга чыктык.Анда кардан зур тау ясадык.

3.Балалар яз килүгә шатланды.Сыерчыклар килде,көннәр җылынды.

4.Кышкы көн бигрәк озын.Балалар көне буе урамда уйныйлар,су коеналар.

-Балалар,шулай буламы,әллә юкмы?

 Йомгаклау. Бүген нәрсә белдегез?

Балалар, шөгыльдә нинди яңалыклар белдегез? (Балалар фикере тыңлана)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Закрепить умения подбирать слова, противоположные по смыслу (антонимы).Продолжать учить произносить звукосочетания: мяу-мяу, гав-гав, му-му.Продолжать учить узнавать животное по описанию, подбира...

Конспект занятия по развитию речи в подготовительной к школе группе на тему: «Зимующие птицы » Конспект занятия по развитию речи в подготовительной к школе группе на тему: «Составление рассказа по схеме о комнатном растении.»

Закрепить знания детей о зимующих и перелетных птицах, условиях их жизни, роли человека в жизни зимующих птиц. Упражнять в образовании сложных прилагательных, согласуя их с существительными в мужском ...

НОД занятие по математике "День рождения медвежонка", НОД занятие по развитию речи "Волшебный мир книги", НОД занятие по развитию речи и ИЗО с использованием нетрадиционных способов рисования.

1.Цель: формирование элементарных математических представлений у детей в совместной игровой деятельности.Интеграция образовательных областей: «Коммуникация»,«Познание».Развиваю...

Конспект занятия по развитию речи в средней группе Тема: "Военная техника" план-конспект занятия по развитию речи

Формирование представлений о военном транспорте и его назначении.Закрепление в речи существительного с обобщающим значением транспорт....

Педагогическое мероприятие с детьми.Конспект занятия по развитию речи во второй младшей группе «Теремок»;Самоанализ педагогического мероприятия (занятия по развитию речи во второй младшей группе на тему:»Теремок»)

Педагогическое мероприятие с детьмиКонспект занятия по развитию речи во второй младшей группе «Теремок»Самоанализ  педагогического мероприятия (занятия по развитию речи во второй...