Кече Олимпия дәресе
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Гизатуллина Кадрия Рахматулловна

Олимпиада турында сөйләшү

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon keche_olimpiya_dres.doc29.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кече Олимпия уеннары

(зурлар төркеме)

Ярышта катнашучылар кереп тезелеп басалар.

Тәрбияче. Кадерле кунаклар, балалар! Без бу атнаны сәламәтлек атнасы дип игълан иттек. Әйдәгез әле, кеше сау-сәламәт булсын, бер дә чирләмәсен өчен ни эшләргә кирәк?

 Бала: - Спорт белән шөгыльләнергә;

        - Саф һавада күбрәк булырга;

        - Чыныгырга, күп хәрәкәтләнергә.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар. Безнең балалар спортны, спорт уеннарын бик яраталар. Алар кыюлар, җитезләр, зирәкләр. Ә сез бу сүзләрнең чынлыгына үзегез ышанырсыз. Бүген без зурлар группасы белән Олимпия уеннары уздырабыз.

Нәрсә ул Олимпияда?

Ул-Олы көрәш!

Анда катнашу – үзе бүләк!

Җиңәр өчен көрәштә

Кирәк көчле беләк тә,

Курку белмәс йөрәк тә!

( Кыз белән малай флаг күтәреп керәләр.)

 Кыз: Безнең белән ярышырга,

          Бик тә җитезләр кирәк.

          Кемнәр ярышка әзер,

          Чыгып басыйк тизерәк!

 1 малай: Безнең девиз: “ Иң мөһиме җиңү түгел- ә катнашу!

 Тәрбияче: Олимпия уеннарын ачык дип белдерәм.

(  Бию: Кыршаулар белән кызлар бии.)

  Тәрбияче: Олимпия уеннары ул-дуслык уеннары. Ул барлык җир халкын берләштерә. Анда җиребезнең төрле илләреннән килгән спортчылар катнаша. Татарстан Республикасыннан гына чыгыш ясадылар. Әйдәгез, без дә алардан калышмыйк.

I . Туплар белән.

 1. Төрле ераклыкта кәрзиннәр куела, кем ераграк торучы кәрзингә ыргыта.

 2. Идәнгә утырып, баш артыннан ике кул белән ераклакта торучы кәрзингә ыргыту.

 3. Уен-эстафета “ Бәрәңге чүпләү”.Кәрзингә кем күбрәк чүпләп өлгерә.

II . Биеклеккә сикерү.

 1. Йөгереп килеп биеклеккә сикерү.

 2. 1 рәткә ара калдырып куелган кубиклар аша сикереп чыгу.

 ( Кечкенә балалар белән ял итеп алу бергәләп уеннар: “ Черкине тот” , “ Челән һәм бакалар”)

III . Ераклакка сикерү.

 1.Йөгереп килеп ераклыкка сикерү.

 2. Урыннан торып ераклакка сикерү.

 3. Уен эстафета “ Кем беренче “.

    Беренче урындыктан кубикларны икенче урындыкка күчерү. Кубикны алырга барганда, скамейка буйлап үрмәләп барырга, кыршау аша чыгарга, кире - йөгереп килергә.

Музыкаль тәнәфес (концерт номерлары)

  Тәрбияче. Балалар Олимпия уеннары ошадымы? Безнең девиз: “ Иң мөһиме җиңү түгел,ә катнашу иде. Безнең уеннарда барыбыз да катнашты. Ләкин безнең җиңүчеләребез дә бар. Алар яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Аларны котлау өчен сүзне җюрига бирик әле.

       


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»

Чыгышның темасы :« Кече яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирү эшен планлаштыру»    Сабыйларның гомуми үсешен булдыру, аларның сәламәтлеген ныгыту, күңелләренә әхлак кагыйдәләрен сеңдерү-бү...

Яз килэ (беренче кече яшьтэгелэр торкемендэ «Танып белу» белем биру эшчэнлеге буенча ачык шогыль конспекты)

Максат:                        Танып белу. 1.   балаларга язгы куренеш...

Кечкенәләр милли төркемендә сөйләм телен үстерү буенча кече фольклор формаларын көндәлек тормышта куллану.

использование татарского народного фольклора в формировании звуковой культуры речи детей младшего возраста...

2 нче кече яшьтәгеләр төркемендә шөгыль конспекты

Конспект: “Серле капчык”2  нче кече яшьтәгеләр  төркемендә тирә-юнь белән таныштырудан ачык шөгыльМаксат: уенчыкларга нигезләнеп балаларның сүзләрне ачык һәм аңлаешлы итеп әйтүне ныгыту, пре...

Кече Олимпия уеннары

Кышкы спорт уены...

"Кече олимпия уеннары"

Бу бәйрәмдә балалар бер-берсе белән көч сынашалар. Физкультура белән һәрвакытта шөгыльләнергә кирәк, ул безнең исәнлекне ныгыта....