"Кече олимпия уеннары"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Бу бәйрәмдә балалар бер-берсе белән көч сынашалар. Физкультура белән һәрвакытта шөгыльләнергә кирәк, ул безнең исәнлекне ныгыта.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon keche_olimpiya_uennary.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

                               КЕЧЕ ОЛИМПИЯ УЕННАРЫ

Катнашалар: Алып баручы, Айболит, Үги карчык, Балалар.

Алып баручы:

Исәнмесез, балалар! Сезнең Олимпия уеннары турында ишеткәнегез бармы? Дүрт елга бер тапкыр дөньяның иң көчле спортчылары көч сынашыр өчен Олимпиадага җыелалар һәм кемнең иң көчле, иң оста, иң җитез икәнен билгелиләр. Әйдәгез, без дә балалар бакчасында  КЕЧЕ ОЛИМПИЯ УЕННАРЫ оештырыйк!

(Айболит керә)

Айболит:

Исәнмесез, балалар! Мин сездә КЕЧЕ ОЛИМПИЯ УЕННАРЫ булачак дип ишеттем. Ә сез барыгыз да исән-саумы? Сезне көч сынашырга җибәрергә буламы? Тамагыгыз авыртмыймы?

Балалар:

Юк!

 Айболит:

Йөткермисезме?

Балалар:

Юк!

Айболит:

Температурагыз юкмы?

Балалар:

Юк!

(Айболит йөреп балаларны карап чыга)

Алып баручы:

Доктор, безнең балалар чыннан да барысы да исән-саулар. Бу турыда алар хәзер үзләре сөйләп күрсәтерләр.

(Өлкән группадан дүрт бала чыгып шигырь сөйлиләр)

1-нче бала:

„Сөембикә“ бакчасында

Авыручылар сирәк.

Авырмаска, чирләмәскә,

Зарядка ясарга кирәк.

2-нче бала:

Иртән бакчага килгәч без

Физзарядка ясыйбыз.

Аппетитлар күтәрелгәч,

Тәмле итеп ашыйбыз.

3-нче бала:

Бер, ике, өч – бездә бөтен көч,

Көчне сынашыйк – билләр алышыйк.

4-нче бала:

Зарядканы яратканга

Без зур булып үстек менә.

Барысына да ирешә

Хезмәт сөйгән кеше генә!

Айболит:

Сез барыгыз да исән-саулар, шат күңеллеләр. Берегез дә авырмый. Минем күңелем тынычланды, балалар. Сез барыгыз да кече олимпия уеннарында катнаша аласыз!       (Балалар: Ур-ра)

(Айболит саубуллаша һәм чыгып китә).

Алып баручы:

Әйдәгез балалар, уеннарны башлыйбыз! Командалар әзерме?

„Кайсы команда тизрәк җыела?“ уены үткәрелә:

Музыка астында уртанчы группадан 2 команда төрле якка йөгерәләр. Музыка туктауга, командалар 2 урынга тигез итеп тезелергә тиеш. Беренче тезелгән команда җиңә. Уен 3 тапкыр кабатлана.

Алып баручы:

Ә хәзер әзерлек группасындагы балалар ярышачак.

„Шалкан“ уены:

Урындыклардан  2 шалкан ясала. Командалар, әкияттәге кебек киенеп, 4-5 метр ераклыкка басалар. Сигналдан соң „бабайлар“ башта үзләре генә шалканнарын йөгереп әйләнәләр, аннан „әбиләрен“ ияртеп йөгерәләр, аннан „оныклары“ белән өчәүләп йөгерәләр һ.б. Уенны 2 тапкыр кабатларга мөмкин.

(Үги карчык килеп керә)

Үги карчык:

Ник әле сез мине чакырмадыгыз? Мин сезгә Олимпиада үткәрергә ирек бирмим! Мин барлык медальләрне һәм бүләкләрне караңгы урманга алып китеп яшердем! Сез нәрсә өчен ярышасыз хәзер? Бүләкләр бит юк! Хи-хи-хи!

Алып баручы:

Ах син, карт убыр! Кит моннан, җүнсез!

 (Үги карчык чыгып китә)

Алып баручы:

Балалар, әйдәгез, кәефегезне төшермәгез! Ярышларда иң мөһиме – катнашу!

Олимпиаданы медальсез дә оештырырга була. Сезгә кызык һәм күңелле икән – иң яхшысы шул! Ә хәзер ярышларны дәвам итәбез.

(Өлкән төркем балалары чакырыла. Эстафетада 6-шар баладан торган 2 команда катнаша. 2 сызыкка аралары 1-1,5 метр калдырып 5 кегли куела. Һәрбер бала, тупны җирдән аермыйча, аяк яки кул ярдәмендә кеглилар арасыннан тәгәрәтеп чыгып, башка балага тапшырырга тиеш.)

 (Үги карчык килеп керә)

Үги карчык:

Мин нәрсә күрим! Сез һаман ярышасыз мени әле? Сезгә шулай кызык мәллә?

Балалар:

Әйе!

Үги карчык:

Сезгә бернәсә дә комачауламыймы?

Балалар:

Юк!

Үги карчык:

Сез мин урлаган медальләр турында да уйламыйсызмы?

Балалар:

Юк

Алып баручы:

Медальләрең үзеңә булсын, Үги карчык. Безнең балалар монда медаль өчен җыелмадылар. Алар бары тик бәйрәм, күңел ачу һәм спортны бик яраталар! Шуның өчен безнең балалар сау һәм сәламәт.

Үги карчык:

Аңламыйм! Ничек инде сәламәт! Менә минем бөтен җирем авырта – монда сызлый, монда шытырдый (бармагы белән төртеп күрсәтә).

Алып баручы:

Авыртыр шул, синең бит балаларга начарлык эшләүдән башың чыкмый! Аның урынына спорт белән шөгылләнсәң, үзеңә дә безгә дә яхшырак булыр иде!

Үги карчык:

Гафу итегез мине зинһар өчен! Алыгыз мине дә үз яныгызга! Минем дә сау һәм сәламәт буласым килә!

Алып баручы:

Балалар! Үги карчыкны гафу итәбезме? Ул да безнең олимпиадада катнашсынмы?

Балалар:

Әйе!

Алып баручы:

Ә хәзер бергәләп „Кем иң игътибарлы?“ дигән уен уйнап алабыз.

(Һәрбер төркемнән берәр бала һәм Үги карчык катнаша. Залның уртасына түгәрәккә тезеп катнашучылар саныннан бергә ким итеп урындыклар куела.

Уенчылар музыка уйнаганда урындыклар тирәли йөгерәләр. Музыка туктауга, һәрбер уенчы бер урындыкка утыра. Өлгермәгәне уеннан чыга. Иң беренче Үги карчык өлгерми).

Алып баручы:

Эх, Үги карчык, син бигрәк хәлсез икәнсең! Уйныйсыңмы тагын безнең балалар белән?

Үги карчык:

Уйныйм-уйныйм, мин әле җылынып кына киттем!

(Эстафета: өлкән һәм әзерлек төркемнәреннән 4-6 баладан торган командалар катнаша. 2 бала бер обруч киеп йөгерәләр).

Алып баручы:

Балалар! Ә сез беләсезме, олимпия чемпионы булыр өчен көчле һәм җитез булу гына җитми! Аның өчен яхшы укырга һәм күбрәк белергә тырышырга кирәк! Әйтегез әле миңа, сез нинди спорт төрләрен беләсез?

(Балалар дөрес итеп җавап бирәләр, ә Үги карчык башка җаваплар кыстыра: шоколад ашау, диванда яту, телевизор карау һ.б. Алып баручы „андый спорт төре бармы?“ дип сорый. Балалар „юк!“ дип җавап бирәләр)

Алып баручы:

Ә сез нинди тупларны беләсез?

Балалар:

Футбол тубы, волейбол тубы, баскебол тубы...

Үги карчык:

Балалар! Сез чыннан да олимпия чемпионнары була аласыз икән! Туктагыз әле, минем эшем бар.

(Үги карчык чыгып китә).

Алып баручы:

Безнең әле нәниләребез дә спортчы булырга әзерләнәләр. Килегез әле монда, бер уен уйнап алыйк әле! Кайсыгыз куян булып флажокка кадәр тизрәк сикереп барыр икән?

(Куян битлеге кигән икешәр бала уенчыкка кадәр һәм кире кушаяклап сикерәләр).

Алып баручы:

Ә хәзер уртанчы төркемнең да чираты җитте.

(Һәрбер төркем белән 2-шәр тапкыр тизлекле уен үткәрелә).

(Үги карчык килеп керә)

Үги карчык:

Тагын килдем әле мин. Балалар, медальләрегезне урлаган өчен сез мине гафу итегез, яме! Мин аларны яхшылап яшергән идем, шуңа барысын да таба алмадым – алтыннарын гына таптым. Шуңа күрә, һәрбер команда алтын медаль генә алачак һәм сезнең арада җиңелүчеләр булмаячак!

(Үги карчык белән Алып баручы һәр командага медаль тапшыралар. Музыка уйный, балалар бииләр).

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кече Олимпия уеннары

Кышкы спорт уены...

Кече Олимпия дәресе

Олимпиада турында сөйләшү...

"Кече яшьтәге балаларга уеннар аша сенсорик тәрбиянең әһәмияте"

Презентация представляет собой комнату уединения, творческие игры детей для моторик рук....

Кер кыстыргычлары белән уеннар. Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү.

Кер кыстыргычлары белән уеннар.Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү....

"Кече яшьтэге балаларга бармак уеннары"

Кече яшьтэге балаларда сойлэм теле, авазларны дорес, анлаешлы итеп эйту бик авыр процесс. Эти-Энилэр нилектэн шулай булуын анламыйлар. Бармак уеннары, вак моторика уеннарынын булмавы яки аз кулланылуы...