Кече Олимпия уеннары
материал (старшая группа) на тему

Нигматуллина Раушания Фаил кызы

Кышкы спорт уены

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tilr_byrme_st.docx18.14 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Балтач районы

катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Кече Олимпия уеннары

Әтиләр һәм балалар катнашында спорт бәйрәме

Зурлар төркеме

Тәрбияче: Нигматуллина Р.Ф.

2014

Максат: Кышкы Олимпия уеннары турында күзаллауларын үстерү.Кышкы спорт төрләрен атый белүләренә ирешү. Җитезлекләрен, түземлекләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.Балаларда күңел күтәренкелеге, шатлыклы кәеф булдыру.

Кирәкле җиһазлар: 2 зур чаңгы, 2 кечкенә чаңгы, 2 туп, 2 кәрҗин, 2 чана, 4 зур тартма, 4 кечкенә тартма, 4 кәшәкә таягы, 2 шайба, Олимпия уты һәм флагы, медальләр.

Барышы: Бәйрәм урамда спорт мәйданчыгында үткәрелә.

Хәерле көн, кадерле әтиләребез, бабайларыбыз! Сезнең барыгызны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, эшләрегездә уңышлар телибез.Хәзер сүзне балаларга бирик, алар сезне котлап җыр бүләк итәрләр.

Җыр “Булдыклы солдатлар” (әтиләргә бүләк тапшыру)

Без сезнең белән Кече Олимпия уеннары үткәрергә җыендык. Бу ярышыбыз Сочи шәһәрендә узучы Кышкы Олимпия уеннарына багышлана.Беренче Олимпия уеннары Грециядә Олимп тавы буенда үткәрелгән, шуңа күрә Олимпия уеннары исеме алган. Кышкы Олимпия уеннарын барыгыз да кызыксынып карыйсыздыр. Безнең илебезнең спортчылары илебезгә җиңү яулар өчен бик тырышалар.Балалар, бәлки сез дә киләчәктә данлыклы спортменнар булырсыз, үзебезнең Татарстаныбызның, Россиянең данын яклап Олимпия уеннарында катнашырсыз. Балалар, әйтегез әле, спортсменнар нинди булалар (көчле, батыр, кыю, җитез, нык, чыдам, түзем, өлгер, елдам һ.б.)

Уеннарыбызны башлап җибәрер өчен, Олимпия флагын кертәбез (музыка астында 1 әти флаг кертә).

Уенны бәяләү өчен хөкемдарлар билгелибез:

Гарифуллина Г.Р.- баш хөкемдар

Гарипова Д.С.- хөкемдар

Сибгатуллина Н.Р.- хөкемдар

Алар сезнең җитезлегегезне, бердәмлегегезне билгеләп үтәрләр (хөкемдарларга сүз бирү).

Традиция буенча  Олимпия уеннары ачылганда изге утны яндыралар. Олимпия уты – планетада яшәүче халыкларның тынычлык һәм дуслык символы. Без дә уеныбызны Олимпия утын кертүдән башлыйк. Утны кертү хокукы спортчы, ветеран хоккейчы, узган ел Сочи шәһәрендә узган Төнге Хоккей Лигасында катнашкан уенчы Зыятдинов Булат Бакый улына бирелә.

Хәзер ярышларыбызны башлап җибәрәбез.Флагта ясалган 5 түгәрәк-дөньяның 5 кисәгеннән килгән спортчылар дуслыгын аңлата. Без дә кышкы спорт уеннарының 5 төре буенча көч сынашачакбыз. Иң элек командаларга бүленик.

1 команда

Шарипова Алисә

Вагапова Сөмбелә

Хайруллин Илдан

Исмагилов Раил

Юсыпова Динә

Каюмова Диләрә

Ахмадиева Камилә

Марданов Камил

Андреев Адел

Исхаков Нариман

Нургалиева Әдилә

Ризванов Темур

2 команда

Билалова Гүзәл

Хайруллина Айсинә

Булатов Илшат

Хайруллин Рамазан

Халиуллина Инзилә

Мухарлямова Гөлназ

Ибрагимова Мәрьям

Зыятдинов Фатыйх

Шәфигуллин Әмирхан

Закиров Раил

Корбанова Зилә

Иң элек сезнең зирәклегезне сынап карыйсы килә. Нинди кышкы спорт төрләрен беләсез икән, тикшереп карыйк. Һәр команда чиратлап берәр спорт төрен атый (хоккей, биатлон, бобслей, склетон, конькида узышу, тау чаңгысы, трамплиннан сикерү, керлинг, фигуралы шуу, чаңгы, сноуборд, шорт-трек)

1.Беренче ярышның нәрсә икәнен белү өчен табышмакка җавап табарга кирәк.

Агач атлар

Кардан баралар.

Карда батмыйлар

Матур эз салалар (чаңгы).

Чаңгы ярышы. Бу ярышта әтиләр дә, балалар да катнаша. Әтиләр чаңгы кия, балаларын чаңгы алдына бастыралар. Ярыш эстафета формасында үтә.

2.Икенче табышмакны тыңлагыз.

Кышын таудан шуабыз

Җәен җыеп куябыз (чана)

Чана ярышы. Бу ярышта да әтиләр дә, балалар да катнаша. Балалар эчләре белән чанага ята, әтиләр тарта.

3.Елгада су акканда

Эшсез без-ял итәбез.

Елга бозга әйләнгәч

Без йөгереп китәбез (тимераяк).

Коньки ярышы. Бу ярышта да әтиләр дә, балалар да катнаша. Тимераяк урынына тартма киябез һәм йөгерәбез.

Күрәсезме, барыбыз дә

Сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә

Спортны ярат!

Америка галимнәре тикшерү үткәргәннән соң, кеше көлгәндә аның үпкәсенә 3 тапкыр күбрәк һава кергәнен аңлыйлар. Шулай булгач, сәламәтлек өчен рәхәтләнеп көлеп алабыз. Кайсы комнда катырак көлә икән?

4.Дүртенче спорт төре биатлон. Бу ярышта әтиләр генә катнаша. Әтиләр чаңгы белән ату сызыгына бара, туп белән ата һәм кире әйләнеп кайта. Кемнең төзрәк атучы икәнен дә билгеләп барырга кирәк.

5. Бишенче ярыш хоккей. Бу ярышта әтиләр дә, балалар да катнаша. Кәшәкә таягы белән шайбаны йөртеп барабыз һәм кире әйләнеп кайтабыз.

Ярышларыбыз тәмам. Хәзер җиңүчеләрне билгеләр өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез.Алар безгә кайсы команданың иң җитез, көчле һәм спорт сөючән икәнен әйтерләр.

Жюри ярышка йомгак ясый. Медальләр тапшырыла.

Ахырдан коймак белән чәй эчү оештырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кече олимпия уеннары"

Бу бәйрәмдә балалар бер-берсе белән көч сынашалар. Физкультура белән һәрвакытта шөгыльләнергә кирәк, ул безнең исәнлекне ныгыта....

Кече Олимпия дәресе

Олимпиада турында сөйләшү...

"Кече яшьтәге балаларга уеннар аша сенсорик тәрбиянең әһәмияте"

Презентация представляет собой комнату уединения, творческие игры детей для моторик рук....

Кер кыстыргычлары белән уеннар. Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү.

Кер кыстыргычлары белән уеннар.Кече яшьтәге сөйләм телендә кимчелекләр булган балаларның вак моторикасын үстерү....

"Кече яшьтэге балаларга бармак уеннары"

Кече яшьтэге балаларда сойлэм теле, авазларны дорес, анлаешлы итеп эйту бик авыр процесс. Эти-Энилэр нилектэн шулай булуын анламыйлар. Бармак уеннары, вак моторика уеннарынын булмавы яки аз кулланылуы...