С доброго слова начни день.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Нравственное воспитание начинается в семье.  В семье закладываются корни, из которых вырастают потом и ветви, и цветы, и плоды. Единство  усилий, постоянный  дружеский  контакт  семьи и детского сада  – это  то, к  чему  мы  должны  стремиться, это  залог  верного  успеха  в  воспитании  подрастающего  поколения!


 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konenne_matur_suzdn_bashla.docx24.22 КБ

Предварительный просмотр:

Көнеңне матур сүздән башла.

(Мәктәпкә әзерлек төркеме)

Кешеләрдә сөйләм культурасы тәрбияләү дәүләт күләмендәге әһәмиятле эш, һәм ул, һичшиксез, гаиләдән башланырга тиеш.

Сүз – кешеләр аралашуы өчен кирәкле чараларның берсе.

Балага телне ана бирә.”Ананың балага биргән иң зур бүләге -  тел”, “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, - дип юкка гына әйтми халык.

Кызганычка каршы, татар милләтеннән булган күп кенә ата-аналар, баласы белән русча гына сөйләшәләр, яки үзләре дә ана телләрен белмәгәнгә, күп

гаиләдә аралашу теле рус теле булып кала.

Үз ана телеңә кимсетеп карау – милләтне юкка чыгару дигән сүз. Тел – милләтнең сакчысы, тел булмаса – милләт юк.

Менә шуңа күрә һәр милләт кешесе, үз халкының яшәешен дәвам иттерүче буларак, туган телен камил белергә тиеш.

Гаилә белән тәрбияче тыгыз элемтәдә торып, бер максат куеп эшләсә генә тәрбиянең нәтиҗәсе уңай була.

Шәхеснең үсешендә әхлак тәрбиясенең әһәмиятен педагогика элек- электән исбатлап килгән. Грек философы Сенека: “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артка калган кеше, алга китүдән дә бигрәк, артка калып яши”,- дигән.

Әхлак – кешенең эш хәрәкәтләрендә, сөйләшү культурасында, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган сыйфат.

Аралашу кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә туа. Ә әхлак мәсьәләсе

нәкъ менә аралашу вакытында чагылыш таба. Шуңа күрә аралашу һәм әхлак балалар уенында да, эшчәнлектә дә, хезмәттә дә бер-берсенә тыгыз бәйләнгән була.Балаларны кече яшьтән үк туганнары, дуслары, күршеләре, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү культурасына күнектерергә кирәк.

Балаларда сөйләм әдәбе тәрбияләү, ягымлы сүзләрне йомшак, җылы әйтеп, урынлы кулланырга өйрәтү максатыннан, кичә үткәрдем. Бакчада үткәргән бу кичә үрнәген сезгә дә тәкъдим итәм, хөрмәтле тәрбиячеләр.

Ярдәмлек. Аудиоязмада “Иртәнге нур”,”Хәерле көн” җырлары; сәхнәләштерү өчен атрибутлар.

Бүлмәдә әкрен генә “Иртәнге нур” (З. Вәли сүзл., С.Садыйкова муз.) җыры яңгырый.

Бүлмәгә бер төркем балалар керәләр, бер-берсен сәламлиләр.

1 нче бала. Мин иртә белән бакчага киләм, иптәшләремнең хәлләрен беләм.

Исәнме, Булат!

2 нче бала. Исәнме, Ринат!

3 нче бала.  Саумы, Илсөяр!

4нче бала.  Саумы, Бахтияр!

5 нче бала. Исәнме, Иркә!

6 нчы бала. Сәлам, Ралинә!

Бергә. Хәерле иртә, дусларым!

Тәрбияче.(балалар янына килеп)  Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!

Яңа көн туганда, һәркем бер-берсенә җылы,яхшы сүзләр әйтергә тиеш.

Иртәңне матур сүздән башласаң, көнең дә әйбәт үтәр, диләр.

Исәнләшү, сәламләү сүзләре күп алар. Иртән йокыдан торгач, әти-әнигә, әби-бабайга, абый-апага, эне-сеңелләребезгә нәрсә дибез?

Балалар.  Хәерле иртә!

Тәрбияче.  Әйе, хәерле иртә теләү ул – сәламәтлек теләү, исәнләшү.

Балалар, әйтегез, әле, көндез кешеләр бер-берсе белән ничек исәнләшәләр?   (Хәерле көн! ).

Кич белән сәламләшү сүзләре нинди?( Хәерле кич! )

Йоклар алдыннан нинди сүз әйтергә кирәк?(Тыныч йокы!)

Балалар “Хәерле көн” (А. Минһаҗев сүзл., Ә . Һадиева муз.) җырының 1нче куплетын һәм кушымтасын башкаралар.

Тәрбияче.  Рәхмәт! Сез бик әдәпле, тәрбияле балалар икәнсез.

Ә менә бу малай нинди булган икән, карагыз, әле?

Тәрбиясез малайлар турында такмаклар сәхнәләштереп күрсәтелә.

Катнашалар: 3 малай, 3 кыз.

Бүлмәгә малай – Гата килеп керә, бүлмәне бер әйләнеп, кешеләрне барлап, чыгып та китә.

1 нче кыз.

Исәнләшә дә белми,

Саубуллаша да белми.

Матур сүзләр бит Гатаның

Исенә дә керми.

Өч кыз бергә:  Ай-яй-яй, ай-яй-яй,тәрбиясез бу малай!

Бүлмәгә малай – Фәрит керә, авызында конфет, куллары кесәдә, мактанган кыяфәттә.

2 нче кыз.

Алып каба да елмая

Апа биргән конфетны.

Рәхмәт әйтү исенә дә

Керми әллә Фәритнең.

Өчесе бергә:  Ай-яй-яй, ай-яй-яй, тәрбиясез бу малай!

Бүлмәгә малай – Мәннән ( кешеләрне этеп-төрткәндәй ) килеп керә дә, урындыкка  утыра.

3 нче кыз.

Этә- төртә кереп китте,

Автобус ишегеннән.

Гафу үтенә белмәде

Зур апалардан Мәннән.

Өчесе бергә:  Ай-яй-яй, ай-яй-яй, тәрбиясез бу малай!

Тәрбияче.  Балалар, малайлар нинди яхшы сүзләрне әйтергә оныттылар?(Исәнмесез! Сау булыгыз! Рәхмәт! Гафу итегез!)

Балалар, әдәпле, тәртипле булып үсегез, сезне бар кеше дә яратыр.

Әйдәгез, уйнап, ял итеп алыйк .Уен “Кемнең тубы күбрәк? (Балалар ике командага бүленәләр. Матур, яхшы сүзләрне чиратлап әйтә-әйтә, тупларны кәрзиннәргә ыргыталар. Кайсы команданың кәрзинендә туплар күбрәк – шул җиңүче).

Тәрбияче.  Ә хәзер Инсаф исемле малай белән булган бер хәл турында карарсыз, соңыннан әйтерсез, нинди тәмле сүз ишеткән икән ул.

Ләбиб Леронның “Рәхмәт ишетү рәхәт” исемле хикәясе сәхнәләштереп күрсәтелә.

Катнашалар:  Әби, малай-Инсаф, Әни.

Әби оекбаш бәйләп утыра. Өстәлдә гәзит.

Ә бер читтә Әни “камыр җәя” – өчпочмак пешерергә әзерләнә.

Әби.  И-и...бигрәк хәтерсез инде башкаем. Гәзит укырмын дигән идем...Кая гына куйдым шул күзлегемне? Инсаф балам, син белмисеңме?

Инсаф.  Әби, менә күзлегең, мә (тиз генә күзлекне табып бирә).

Әби.  Син тапмасаң, көне буе эзлисе идем мин бу күзлекне. Рәхмәт, балам!(Инсафның башыннан сыйпый).

Инсаф (үз-үзенә).  Рәхмәт ишетүе рәхәт икән! (шатланып, әнисе янына йөгереп китә).

Инсаф.  Әни,син дә берәр әйбереңне югалтмадыңмы?

Әни.  Юк шул, Инсаф улым, югалтмадым...Ә нигә алай дип сорыйсы иттең әле?

Инсаф.  Болай гына...Әни, әгәр югалтсаң, әйт, яме!

Әни.  Шулай итәрмен, улым...Бер-бер әйбер югалтсам, сиңа гына әйтермен!

Карале, әллә миңа булышасыңмы? Җәемнәргә менә бу итле бәрәңгеләрне салып тор әле, улым. Икәүләп эшләгәч, өчпочмаклар да тизрәк әзер булыр.

Син булышкач, алар тагын да тәмлерәк булырлар.

Инсаф.  Булышам, әнием, булышам!

Әни.  Рәхмәт, улым!

Инсаф.  Рәхмәт ишетүе рәхәт икән шул.

Тәрбияче.  Балалар, белдегезме тәмле сүзне?

Балалар. Белдек. Рәхмәт.

Тәрбияче.  Сезгә дә рәхмәт ишетүе рәхәтме?

Балалар.  Әйе, рәхмәт ишетүе рәхәт.

Кичә ахырына якынлаша. Балалар бер-берсенә матур теләкләр әйтәләр.

1 нче бала.  Телебезне яратыйк, саклыйк.

2 нче бала. Туган телем – ттар теле, әткәм- әнкәмнең теле.

3 нче бала.  Яхшы сүз – телгә йомшак.

4  нче бала.  Якыннарыбызга ягымлы булыйк.

Тәбияче.  Сәламәт, акыллы, әдәпле булыгыз, балалар.

Җыр.”Хәерле көн” (2нче куплеты һәм кушымта).

Файдаланылган әдәбият. 1.Ф.М.Зиннурова “Үз илемдә, үз телемдә”, 3, 133 битләр.

2.“Салават күпере” журналы, 2008 ел, №3, 10 бит.

  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доброе слово — что ясный день

Цель:  формирование у учащихся доброты и милосердия.Задачи:воспитание стремления совершать добрые дела;расширение знаний  о роли доброты в жизни каждого человека;формирование классного колле...

Конспект досуга «День добрых слов»

Конспект досуга «День добрых слов»Цель: Формировать умения оценивать свои поступки и поступки сверстников.Задачи:1. Познакомить детей с правилами этикета;2. Уточнить понятия о вежливости, ...

Памятка добрых слов. Международный день "Спасибо"

Памятка рассказывает о значении слова "Спасибо"....

Конспект занятия «День добрых слов»

Закрепить представления о важности и необходимости использовать «добрые слова» в разговорной речи, вызвать стремление употреблять их. Закрепить навык произношения и характеристики зву...