ООД "Белем иленә сәяхәт"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Бадреева Эльвира Ильдаровна

“Белем иленә сәяхәт”

ООД  по О.о “Речевое развитие”

подготовительная к школе группа

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya.docx19.74 КБ

Предварительный просмотр:

“Белем иленә сәяхәт”.

(Алдагы үткән темалар лексикасы һәм сөйләм үрнәкләре кулланыла.)

Максат:  балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.

Тәрбия бурычы: бер берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, балаларда мөстәкыйльлек, эшчәнлеккә карата кызыксыну тәрбияләү;

Үстерү бурычы:  диалогик сөйләм эшен үстерү;

Белем бирү бурычы: өйрәнелгән сүзләрне кулланып, җөмләләр төзи белергә ирешү; Син кем? Бу нәрсә? Бу кем? Нинди? Ничә? Нишли?син нишлисең? Нәрсә кирәк? Кая барасың? сорауларына җавап бирә белүне ныгыту;

Җиһазлау:

Һәр битендә үткән темалар буенча сюжетлы  һәм аерым рәсемнәр ясалган презентация.

Битлекләр: әни, әти, бабай, әби, кыз, малай, эт, песи, төлке, керпе, куян, тычкан.

Ашамлык муляжлары.

Балалар санынча яшелчә, җиләк-җимеш рәсемнәре.

Уенчыклар, савыт-сабалар, йорт җиһазлары.

Аудиоязма 67-69, 46

 Презентация. Зур матур китап. Һәр битендә темалар буенча сюжетлы  һәм аерым рәсемнәр.

Презентация

- Какая красивая книга. Ребята, эта книга волшебная. В каждой ее страничке таится секрет, волшебство.  Давайте, посмотрим вместе,  какая тайна спрятано в этой волшебной книге.

Тәрбияче китапның беренче битен ача. Беренче биттә “Гаилә”, “Ашамлыклар” темасына караган рәсемнәр.

1. Үстерешле уен “Бу кем? Нәрсә? Нинди?Нишли?”

а) Балаларга рольләр бүленеп бирелә, алар битлекләр кияләр үзләре турында рәсемнәргә һәм муляжларга карап сөйлиләр.

Әни: Мин әни. Мин зур, әйбәт (ипигә күрсәтеп яисә ипине алып). Мин ипи яратам. Ипи тәмле, бик тәмле.

Әти: Мин әти. Мин зур, матур. Мин аш яратам. Аш бик тәмле.

Шул үрнәктә һәр бала сөйли.

б) Һәр бала рәсемнәргә карап тәрбияче (Акбай, Мияу ) үрнәгендә үзе теләгән гаилә әгъзасы, ашамлык турында кыска хикәя төзеп сөйли.

Аудио (68 нче кисәк)

Акбай: Бу әни. Әни матур, әйбәт, зур. Бу ипи. Әни ипи ашый. Ипи тәмле. Әни ипи ярата.

Мияу: Бу әти. Әти зур, матур, әйбәт. Бу сөт. Әти сөт эчә. Сөт тәмле. Әти сөт ярата.

2.Уен ситуациясе Үстерешле диалог: “Әйдәгез танышабыз”

(Икенче биттә “Җәнлекләр”, “Йорт кошлары” темасына караган рәсемнәр)

Балалар рольләргә керәләр, үзара булган лексиканы кулланып диалог төзеп сөйлиләр. Нишлисең? соравына белгән фигыльләрне кулланалар)

Җәнлекләр, кошлар очрашалар

Төлке белән керпе. (пиктограммалар белән)

а) Төлке (биеп торган керпе янына килә): Исәнме, керпе!

Керпе: Исәнме, төлке! Хәлләр ничек?

Төлке: Әйбәт. Керпе, син нишлисең?

Керпе: Мин биим. Төлке, кил, бие. (Төлкене  биергә чакыра. Төлке бии)

Төлке: Мин биим (икәү бииләр, бии-бии китәләр).

б) Куян белән тычкан.

Куян: Хәерле көн, тычкан!

Тычкан: Хәерле көн, куян!

Куян: Тычкан, мин зур. Син нинди?

Тычкан: Ә мин кечкенә. Куян, син нишлисең?

Куян: Мин сикерәм (скакалкадан сикерә). Син нишлисең?

Тычкан: Мин җырлыйм? (җырлый) Куян, кил, җырла(куянны җырларга чакыра).

Икәү җырлый-җырлый китәләр.

Аудио (47 нчы кисәк)

Мин җырлыйм, җырлыйм, җырлыйм,

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Лә-лә-лә, лә-лә-лә

Мин матур җырлыйм, җырлыйм.

Мин биим, биим,биим,

Мин матур биим, биим

Лә-лә-лә, лә-лә-лә

Мин матур биим, биим

Диалог шул үрнәктә башка балалар белән дәвам ителә.

3. Сюжетлы-рольле уен “Кибет”

(Китапның өченче бите ачыла. “Яшелчәләр”, “Җиләк-җимешләр”)

-Ә бу нәрсә?

-Бу кибет

Тәрбияче сатучы ролендә, ә балалар сатып алучы ( презентация кибет кебек ясала, балалар яшелчәләр һәм җиләк - җимешләр сатып алалар)

-Исәнмесез!

-исәнмесез!

-Сезгә нәрсә кирәк?

-Алма кирәк

-нинди алма кирәк?

- Яшел алма кирәк?

-ничә алма кирәк?

- 5 алма кирәк

-Син алма яратасың?

-Әйе, мин алма яратам

Һ.б.

5. Ситуатив күнегү “Уенчыклар качканнар” (“Нәрсә юк?”  яисә “Дөрес урнаштыр”)

(Китапның дүртенче битендә “Уенчык”, “Савыт-саба”, “Йорт җиһазлары” темалары буенча рәсемнәр.)

Тәрбияченең өстәлендә уенчыклар савыт-сабалар, йорт җиһазлары төрлечә урнаштырылган. Балалар дөрес итеп классификацияләргә тиеш.

-Өстәлдә нәрсә бар” ( өстәлдә алма, груша, тәлинкә, кашык, чынаяк бар)

-Караватта нәрсә бар? (караватта курчак бар).

-Курчак нишли? (курчак караватта йоклый).

-Урындыкта нәрсә бар? (урындыкта аю бар).

6. Экранда уен “Нинди шар кирәк?”

Балалар нинди төстә шар кирәк шуны сорап алалар, ә шар астында рәсем була. Бу нәрсә? нишли? соравына җавап бирәләр, җавап дөрес булса тәрбияче шар бүләк итә.

  • Бу нәрсә?
  • Бу шар
  • Нинди шар кирәк?
  • Сары шар кирәк.
  • Балалар, сары шар бар?
  • Әйе, сары шар бар.
  • Мә, сары шар.
  • Рәхмәт  (зур рәхмәт)

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение

детский сад общеразвивающего вида № 15 «Светлячок»

Бугульминского муниципального района Республики Татарстан

“Белем иленә сәяхәт”

ООД  по О.о “Речевое развитие”

подготовительная к школе группа

 

Воспитатель  по обучению детей татарскому языку

Бадреева Эльвира Ильдаровна

Бугульма, 2014 год.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иленә сәяхәт.

Белем иленәсәяхәт (мәктәпкә хәзерлек төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле)....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

“Татар теле иленә” сәяхәт-дәрес.

Татар теленнән  гомумиләштерү дәресе...

Методическая разработка для детей дошкольного возраста по изучению правил безопасного поведения на дорогах "Юл фәне иленә сәяхәт"

Здесь  отрывок  этой методической разработки. Работа сама  состоит из проектов для детей старшей группы коррекционных  ДОУ....

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....