"Тукай паркына сәяхәт"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon otkrt_zanyatie.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф идарәсе учреждениесе

«25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

“Тукай паркына сәяхәт”.

Шөгыль конспекты

(мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен).

 

                                   Татар һәм рус телләре тәрбиячесе :

                                      Минехузина Ләйсән Рафис кызы.

Түбән Кама.

2015.

Шөгыль темасы: «Тукай паркына сәяхәт".

Белем бирү бурычлары: шәһәребезнең бакча, парклары турындагы белемнәрен киңәйтү,

Үстерү бурычлары: балаларның әйләнә-тирә турындагы белемнәрен үстерү, сүз байлыгын арттыру. Уйлау-фикерләү сәләтләрен, тапкырлык,зирәклек, игътибарлыкларын үстерү.

Тәрбия бурычлары:  туган шәһәребезгә карата горурлану хисе тәрбияләү, ана карата ярату хисе, сакчыл караш тәрбияләү.

Оборудование: экран, ноутбук, проектор. Һәр балага квадрат формасында (14/14) төсле кәгазь, чәчәк сабагы өчен яшел төстә картон, җилем.

Алдан эш: шигырьләр өйрәнү, шәһәр турында әңгәмәләр үткәрү. Г.Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен уку.

Шөгыль структурасы:

I.  Кереш өлеш:

              1. Чакыру билеты алу.

              2   Сюрпризлы момент (Шүрәле керә)

II. Төп өлеш:

              1.  Д./э.уен «Рәссамның ялгышларын төзәт».

              2.  Д/э. уен “Герой кайсы әкияттән?”

              3.  Сценка “Кәҗә белән сарык”.

              4.  Физ.минутка “Шүрәле белән уйныйбыз”

III. Йомгаклау өлеше:

              1. Тукай паркы бйулап “сәяхәт”.

              2. Шөгыльгә йомгак ясау.

              3. Балаларга бүләкләр тапшыру.

 “Тукай паркына сәяхәт»

Тәрбияче (Т.): балалар, безгә Тукай паркына чакыру билеты җибәргәннәр. 1 слайд (чакыру)

Янына картасын да салганнар. 2 слайд

Т: нәрсә булган бу картага,

Хәзер нишлибез инде?

Әкият геройларының

Кайсы болай шаярган?

Ишек шакыган тавыш. Экранда Шүрәле пәйда була. 3 слайд

Шүрәле (Ш.): (язылган тавыш)

Исәнмесез-саумысыз!

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый-шакый арып беттем.

Нигә каршы алмыйсыз?

Т: исәнме, шүрәле. Син шаяртып йөрисең икән. Карта  да синең эшеңдер.

Ш.: минем бик тә балаларны сынап карыйсым килде. Биремнәрне үтәсәләр, картаны да төзәтермен.

Т: картаны төзәтер өчен, балалар,  Шүрәленең сынауларын үтәргә кирәк? Шүрәле биремнәре.

  1. Рәссамның ялгышларын төзәт. 4 слайд
  2. Буталчык картина. Герой кайсы әкияттән?

“Егет белән шүрәле”. 5 слайд

“Су анасы”. 6слайд

“Гали белән кәҗә”. 7слайд

“Бала белән күбәләк”. 8 слайд

  1. Сценка. “Кәҗә белән сарык”.

2 бала:

Бергә: Икебезгә бер зур капчык тегеп,

Киттек икәү кырга таба юлга чыгып.

Кәҗә: Нәрсә соң бу ? Бүре башы! Әй, мин куркам.

Сарык: Мин дә куркак, тотарга бит мин дә куркам.

Кәҗә : Сарык абзый, син батыррак, син көчлерәк.

Сарык: Син, Сакалбай, хәйләкәррәк, гайрәтлерәк.

Бергә: Алайса икәү тотыйк,

Башны капчыкка салыйк

Һәм тагын юлга чыгыйк. 

Т.: Балалар, бу геройлар кайсы әкияттән?

  1. Шүрәле уены.

Ш.: (язылган тавыш). Рәхмәт, балалар. Сез миңа бик-бик охшадыгыз. Мин паркка кайта торам, сезне көтеп калабыз. 9 слайд

Т.: Шүрәле әйткәнен үтәде, картаны тәзәтте. Әйдәгез хәзер Тукай паркына юл тотыйк. Карагыз әле, бу кем һәйкәле тора? Дөрес, Габдулла Тукай һәйкәле. Тик кәрҗиндәге лалә чәчәкләренә нәрсә булган? Әйдәгез, оригами ысулы белән лалә чәчәкләрен ясап, кәрҗинне матурлап, Тукай абыебызны хөрмәтлик, искә алыйк.

(Экранда 1 слайдта Тукай һәйкәле янында шиңгән чәчәкләр, балалар ясагач, 2 слайдта матурлана)

1 бала: сәнгатебез күкләрендә кояшыбыз, аебыз

Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз.

2 бала: урам ташларыннан эзләмәгез

Тукай баскан утлы эзләрне

Йөрәкләрдән аны сез эзләгез

Йөрәкләрдә Тукай сүзләре.

(Экранда слайд, җен-убырлар аллеясы)

4 бала: һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр,

Барчасы юк сүз; аларның булганы юктыр гомер.

Җен-фәлән дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул,

Сөйләве яхшы, күңелле, шагыйранә ялган ул.

(Экранда слайд, су анасы)

3 бала: уйный суда, уйный суда су анасы,

Нигә шулай уйный икән, уйный икән?

Әллә инде безнең белән, безнең белән

Сөйләшергә уйлый микән, уйлый микән?

(Экранда слайд, кәҗә белән сарык)

5 бала: күрегез сез кәҗә белән сарык тора.

Олы капчык тотканнардыр кулларына.

Ничә бүре башы икән ул капчыкта –

Әллә берәү, әллә икәү... әйтеп кара.

(Экранда слайд, егет белән шүрәле)

6 бала: егет белән шүрәле дә тора постта.

Шүрәленең бармаклары кысылганар ярыкта.

И ялвара ул егеткә: җибәр диеп.

Бүтән мәңге яман эшләр кылмам диеп.

Т.: балалар, сәяхәтебез азагына якынлашып килә. Тукай паркы шулай матур, чиста торсын өчен нәрсәләр эшләргә була? Дөрес, аны саклап тотарга кирәк: ватмаска, чүпләмәскә, пычратмаска.

Әкият геройлары сезгә бүләккә Тукай паркы рәсемнәреннән наклейкалар  әзерләгәннәр. Сәяхәтебез бүгенгә тәмам. Барыгызга да зур рәхмәт.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по творчеству Габдуллы Тукая: «Знатоки Тукая».

Интеллектуальная игра  для  проведения  с  педагогамипо  творчеству  Габдуллы Тукая:   «Знатоки  Тукая»....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Тема: ТУКАЙ БҮГЕН ДӘ БЕЗНЕҢ БЕЛӘН! ТУКАЙ И СЕГОДНЯ С НАМИ! С ИСПОЛЬЗОВАНИЕМ УМК "ГОВОРИМ ПО-ТАТАРСКИ"

В нашем современном мире, благодаря средствам информации и связям все народы сближаются друг с другом. Всё больше и больше узнают о национальных традициях, культуре, как своего, так и других народов.О...

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Габдуллы Тукая....

"Звезда по имени Тукай" в рамках родительского клуба "Дружим с книгами Габдуллы Тукая всей семьей"

Повышение эффективности работы по приобщению детей и родителей к творчеству Г. Тукая....

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

Сценарий праздника посвященного творчеству Габдуллы Тукая “САНДУГАЧТАЙ МОҢЛЫ ТУКАЙ ТЕЛЕ”

Ц ЕЛЬ: Повышение эффективности работы по приобщению детей к творчеству ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Задачи:Познакомить детей с жизнью и творчеством ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ.Воспитывать любовь и бережное отношение к произведе...