Дуслык белән көчле без
план-конспект занятия по развитию речи на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

           Балаларның яшәгән җирнең Татарстан диеп йөртелүе, аның күпмилләтле республика булуы, шәһәр һәм авылларының күплеге турында булган белешмәләрен ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon duslyk_beln.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

«ДУСЛЫК    БЕЛӘН

                        КӨЧЛЕ   БЕЗ!”

( ПЕДАГОГИК  КИҢӘШМӘ  ҺӘМ  АТА-АНАЛАР  ӨЧЕН)

ПРОГРАММА ЭЧТӘЛЕГЕ: Балаларның яшәгән җирнең Татарстан диеп йөр-

телүе, аның күпмилләтле республика булуы, шәһәр һәм авылларының күплеге

турында булган белешмәләрен ныгыту. Мари халкы, аларның мәдәнияты бе –

лән таныштыру, бизәкләрен танырга өйрәтү, бизәк төшерүгә кызыксыну уя-

ту, аларның мәдәнияты аша балаларның танып-белү активлыкларын үстерү

Балаларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.  Сүзлек өстендә эш.

МАТЕРИАЛ: бизәлгән мари өе, балаларга төрле милләт киемнәре, әби-бабай

киемнәре. Татарстан картасы,символлары, схема, милли ризыклар,киемнәр.

ШӨГЫЛЬ БАРЫШЫ.

“Мин яратам сине Татарстан” җыры яңгырый (магнитофонда).  

  • Балалар, бу җыр ошадымы?
  • Ә ни өчен? (күңелгә рәхәт,якын. Бу җыр безнең республикабыз турында).

Әйе, балалар, бу җыр безнең республикабыз, икенче төрле әйткәндә, безнең

дәүләтебез, туган илебез турында (карта күрсәтү).

  Менә карагыз әле, балалар, безнең Татарстан республикасы ничек зур.  әле ул

балалар, картадан гына кечкеә күренә. Анда бик күп авыллар, шәһәрләр (Та –

тарстанның башкаласы – Казанны, үзебез яшәгән җирне – Актанышны күр –

сәтәм). Туган җиребез Татарстан.

  • Ә нәрсә соң ул Туган ил?

Бергә: Туган ил ул – туган өй, туган бакча, туган авыл, син беренче тәпи ба –

сып атлап киткән җир ул.

Айгөл: Туган ил ул була бер генә,

             Туган илнең кадерен бел генә.

Ильяс: Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,

             Туган туфрак, үскән нигезләр.

Чулпан: Туган ил ул – алтын  арышлар.

               Туган ил ул – зифа камышлар.

Рәмис: Туган ил ул – иркен болыннар

             Болыннарда -  нәни  колыннар.

Рәйлә: Туган илдә барыбыз бертуган,

            Бик адерле безгә ул шуңа.

  Әйе, балалар, туган җир һәркем өчен кадерле. Шуңа күрә дә туган туфрак

кешене һәрвакыт үзенә тартып тора.

  Ә хәзер “Мәкальне дәвам ит”  дигән уен уйныйбыз.

- Туган илең – туган анаң.

- Иленнән аерылган – канаты каерылган.

- Ватан белән әти-әнине чит җирдә табып булмый.

- Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит.

- Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.

- Илнең төтене дә тәмле.

  Ә хәзер схема буенча “Туган ил” турында хикәя төзеп сөйлибез.

  -  Мин татар кызы, татар телендә сөйләшәм. Татарстан республикасында яшим. Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Татарстанның үзенең фла

гы, туграсы, гимны бар. Безнең президентыбыз Рөстәм  Миңнеханов. Мин ту-

ган илемне бик яратам, аның белән горурланам.

  Лилия, менә син татар телендә сөйләшәм дидең. Әйдә үзеңне “Туган тел” турында өйрәнгән шигыреңне дә сөйләп күрсәт.

                  И  Туган  тел!

                  Атам-анам  теле

                 Бабайларым теле,  ил  теле.

                 Күкрәк  сөтен  имгән  чагында  ук

                 Яраттырган  идең  үзеңне.

                 И  Туган  тел!

                 Назлы,  газиз  теле.

                 Гасырлардан  калган  мирасым.

                 Бар  байлыгың,  матурлыгың  белән

                 Яктыртып  тор, татар  дөньясын.

Бергә җыр “Туган тел” Г.Тукай.

  Әйе, балалар, без барыбыз да туган телебезне яратабыз һәм туган туган те-

лебездә сөйләшәбез. Ә бит , балалар, безнең Татарстанда бик күп төрле мил-

ләт кешеләре яши йәм алар төрлечә сөйләшәләр. Аларның үзләренең гореф-га-

дәтләре, бәйрәмнәре, йолалары бар.  Шулай булуга карамастан татарстан халкы дус, тату яши. Менә бүген сез дә төрле милләт киемнәре кидегез. (Ба –

лалардан кайсы милләтнең киемен киюләрен сорау).

  Менә безнең күрше дә генә мари кызы яши.  Бүген без шуларга кунакка бара-

быз. Балалар, кунакка күчтәнәчсез барып булмый бит.  Шуңа күрә үзебезнең милли ризыгыбызны “Чәк-чәк” алып барабыз. Җәяү генң барабыз. Ишек ша –

кып керәбез.

  Мари кызының әбисе белән бабасы каршы ала.  

  • Исәнмесез, балалар! –шай ул да ё ча в лак.
  • Исәнмесез, әбекәй,бабакай. Менә без сезгә кунакка килгән идек. Мари халкы-

ның йолаларын, ничек яшәүләрен, бизәкләрен күрәсебез килгән иде.

  • өйләрен, милли киемнәрен  карау.

Әбекәй, бабакай, оныгыгыз да кайткан икән, безгә берәр марича шигырь сөй

ләп күрсәтмәс микән.

 Оля шигырь сөйли.

  Балалар, безнең Оля чыннан да мари кызы. Аның әби-бабасы, әти-әнисе мари

милләте кешеләре.  Әби-бабасы аның мари авылы Суыксуда яши.

 Менә ничек күңелле төрле милләт халкы белән.

 Безнең Рушат та сезгә шигырь сөйләп күрсәтсен әле.

                 Яшәсеннәр әле тынычлыкта

                 Төрле милләт барысы  янәшә.

                 Тирә-юньгә нурлар сибеп,

                 Туган ил мәңге яшә.

Айгөл: Торсак та без төрле җирләрдә

             Без яшибез татар илендә.

             Сөйләшәбез төрле телләрдә

             Аңлашабыз дуслык телендә.

  Әбекәй, бабакай, әйдәгез безнең белән татар халык уены “Түбәтәй”не дә уй-

нап алабыз. Кемнән башлыйк микән? Әйдә Оля марича санасын да, кем чыга,

шуннан башлыйбыз. Уен уйнала.

Әби-бабай сөйлиләр: без дә шулай уйный идек. Гореф-гадәтләре белән таныш-

тыралар.

  1. Кыш көне Яңа елда без сарык тиреләре ябынып киенеп йөри идек.

Бу  “Шоркиол” бәйрәме.

  1. “Тау шуу бәйрәме” була иде. Хәтереңдәме, каз оясын тизәккә буяп су белән

Ялтыратып рәхәтләнеп шуа идек.

  1. Яз көне хезмәт бәйрәме “Семык” . Ул җәй башлануын белдерә иде.
  2. Сабантуй бәйрәме кебек “Поледыш панрём”.
  3. “Пасха” – йомырка бәйрәме.

Бәйрәмнәрдә җырлап бии идек.  Менә шулай:

              Муралҗтина  мубара

              Шумтальтина  мовара

              Миннан  рвизи умырнаж

              Сегак  эрта  мубара.

( сезнеңчә ): Биибез дә, җырлыйбыз да

                     Гармун кулларыбызда  була.

И әбекәй, безнең балалар да татарча да, русча да бии, җырлый беләләр.

Әле марича да бии беләләр.  Биеп күрсәтсеннәрме?

Әби: И балалар, сез бигрәк күп белүче балалар булдыгыз әле.  Үзегезне бер сый-

        лыйк әле.

Менә бездә бәйрәмнәргә милли мари ризыклары пешерәләр. Ул “Коман мелна”

дип атала.  Ә чәйне “Яфрак” бәйрәмендә җыйган үләннәрдән, яфраклардан ясыйбыз.  Без аларны ел буена җитәрлек итеп җыеп куябыз. (балалар ашый)

     Менә, балалар, бигрәк күңелле.  Гел шулай дус, тату булыгыз. Татар кызы да, малае да, русмы ул, чувашмы барысы да алар ял итәргә, уйнарга, укырга һ.б

эшләрне эшләргә хокуклы. Ләкин безнең милләт-ара дуслыгыбыз гына бетмә -

сен иде.

                     Дуслык – ул  яхшылык,

                     Дуслык – ул  татулык.

                     Дуслык – ул  кояштай  нур  чәчә.

                     Син – мине яклаучы,

                     Яшәүче – саклаучы.

                     Яшә  син,  чын  дустым,  мең  яшә!      дигән шигырь белән шөгыль

                                                                                          тәмамлана.

                 “Түбәтәй уены.”  Түбәтәй бер баладан икенче балага күчеп йөри.

Кемдә туктый, шуңа җәза бирелә.

                    Түбәтәеңне башыңа кигәнсең

                    Бик ераклардан кунакка килгәнсең

                    Төскә матур, эшкә батыр икәнсең

                    Без, дусларны, шаккаттырыйм дигәнсең.

              Түп – түп түбәтәең түбәтәй, ( 2 тапкыр)

              Түбәтәең бигрәк матур укалы,

              Түбәтәең менә кемдә туктады.    

   

  Мәктәпкәчә белем бирү системасына нинди генә үзгәрешләр кертелсә дә,

хәзергә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә тиешле нәтиҗәләргә ирешелми әле.

Югыйсә, яшьләрнең бүген алган тәрбиясе халкыбызның алдагы көнен бил-

гели бит.  Яшь буынга әхлак, рухи һәм патриотик тәрбия бирүдә нинди

үтемле чаралар кулланырга соң?

  Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны милли үзаңга һәм граждан –

лык хисенә ия булган шәхесләр , Ватанның лаеклы уллары, кызлары итеп

тәрбияләүне күз алдында тотабыз.  Патриотлык – үз илеңә, туган җире-

ңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәниятка мәхәббәт ул.

  Үсеп килүче буында әнә шул сыөфатларны тәрбияләү буенча бакчабызда

билгеле бер эш системасы булдырдык. Патриотик тәрбия бирү буенча эш

планы төзедек, педагогик киңәшмәләр үткәреп фикерләр уртаклаштык,

ачык шөгыльләр карап, төрле очрашулар, бәйрәмнәр, күңел ачулар  үткәр-

дек, сәяхәтләргә бардык.  

   Патриотик тәрбия бирүне халкыбыз узган сугашчан юл белән таныш-

тыру аша алып бару гаять отышлы. Бөек җиңү көннәрендә бәйрәм чара –

ларын күпкырлы итеп оештырабыз.  Туган  илне  ихтирам  итү,  патрио-

тизм хисләрен, туган җиреннән аерылып, Ватан өчен утка  кергән   авыл-

дашлар язмышы, аларның кичерешләре аша тәрбияләүдән дә  отышлырак

чара бармы соң?

   Авылдашыбыз, сугыш ветераны, Дәүләтов Әбелмәних  Дәүләт  улы  һәм

тылда эшләгән авылдашларның ул чорда ничек эшләүләре турында сөйләве

балаларны шул чорлар белән якынайтты һәм бик нәтиҗәле булды.

   Җирлегебез һәйкәле янында чыгыш ясаулар,  Актаныштагы Җиңү паркы-

на сәяхәтләр дә ветераннарыбызны хөрмәт итәргә өйрәтә һәм үткән та-

рихыбызны барлый.

  Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.  Моның өчен һәр бала үз гаи-

ләсенең тарихын белергә, шуның аша халык тарихына  якынаерга  тиеш.

Шуның өчен без ата-аналардан үз шәҗәрәләрен төзеттек.  Шәҗәрәне өй-

рәнү нәсел-ыру традицияләрен, горе-гадәтләрен, йолаларын белү һәм аны

дәвам иттерү өчен дә кирәк.  Шулай булганда гына яшь кеше милләт җан-

лы, үз халкының  улы булып җитлегә ала. Анда милли аң ышанычлы фор –

малаша.

  Туган ил... Туган авыл... Туган җир... Нинди матур, күңелгә якын сүзләр.

Без дә балаларны кече яшьтән  үзләренең туган якларын тирәнрәк белү

максатыннан туган як музеена сәяхәткә алып бардык. Актанышның 300

еллык уңаеннан үткәрелгән проект эше белән катнашып беренче урынны

алдык.

  Музей – ул җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә

ия булган чишмәләре, сабый чакта йөгереп узган яшел хәтфә чирәмле ту –

гайлары аша да туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

  Үзенең табигатенә рухи бәйләнгән кеше генә планетабыздагы һәр агач, чә

чәк, җимеш, җәнлек-бөҗәк язмышы өчен үзендә җаваплылык хисе тояр.

  Туган илен яратучы һәркем табигатьнең бездән шәфкәть көтүен аңларга

тиеш.

  Без дә үзебезнең балалар белән елга буйларына, тугайларга, елның төрле

вакытларында сәяхәтләргә йөрибез. Балалар безнең белән бергәләп бакча-

бызны  гөлбакча итәргә булышалар, бакчабызда төрле чәчәкләр, яшелчәләр

үстерәбез һәм моның нәтиҗәсе дә бар.   Безнең бакча җирлегебезнең “Иң

күркәм бакчасы” исеменә  лаек  булды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дуслык кичәсе

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә музыкаль дуслык кичәсе....

занятие "Дуслык көче"

занятие в подготовительной к школе группе по нравственному воспитанию...

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

Конспект развлечения"Без яшибез дуслык илендә"

Конспект развлечения для старшей группы...

"Дуслык бәйрәме"

Сценарий праздника о дружбе народов на татарском языке...

Сәламәтлек, тәртип, чисталык- бездә чын дуслык.

Кечкенәләр төркемендә күңел ачу кичәсе....

Дуслык ярминкәсе

Төрле милләт балаларының дуслыгын чагылдыра...