Уенчыклар бездә кунакта
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Конспект занятия по развитию речи во второй младшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uenchyklar_bezd_kunakta.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕНЫҢ “ГОМУМИ ҮСТЕРЕЛЕШЛЕ 76 НЧЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Уенчыклар бездә кунакта

                                                                                Төзеде:76 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                                          Мөхәммәтгалимова Нәзирә Гаптерәүф кызы

                                                             

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЕ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

Уенчыклар бездә кунакта.

 Максат: Исем, сыйфат кулланып гади җөмләләр төзергә өйрәтү.Өйрәнгән

              сүзләрне активлаштыру. Уенчыклар исәбенә сүз байлыгын арттыру.

              Кәгазьгә предметларны сүрәтләргә өйрәтүне дәвам итү.Күнегүләр

             ясаганда сулышны акрын һәм салмак кына чыгарырга кирәклеген аңлату.

             Уенчыкларга сак караш тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: уенчыклар, йомшак, йонлач.

Җиһазлау: зур йөк машинасе, туп, куян, аю,шакмак, төсле карандашлар,кәгазь.

 

Методик алымнар:

            1 Сюрприз. Зур йөк машинасында уенчыклар белән керә.

            2 Табышмаклар уку.

            3 Бармак уены «Куянкай»

            4 Д/у «Уенчык нинди?»

            5  «Шар кабарту». Сулыш  өчен күнегү.

            6  «Туп- тубыбыз».Бармак уены.

            7  Куяннар туп белән уйныйлар.Рәсем ясау.

Алып барышы:

1 Балалар түгәрәк буйлап утыралар. Бүлмәгә зур машинага төялгән уенчыклар керәләр (аю,куян, туп, шакмак, курчак)

 - Балалар,карагыз әле, безгә нинди кунаклар килгән.

- Зур машинага төялеп нәрсәләр килгән? (уенчыклар)

- Әйдәгез әле аларны атап китик.Бу нәрсә? (тәрбияче күрсәтә, балалар атап үтәләр).

- Бу курчак. Бу шакмак….

2  - Балалар, хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез аларның җавапларын шушы уенчыклар арасыннан табырсез.

-Колагы озын

Үзе куркак.

                  - Урманда яши                                                          Сикерә белә

                     Лап-лап йөри.                                                        Йөгерә белми

Балалар җавапларын атыйлар, уенчыкларны бер рәткә матур итеп куя бару.

3 – Шушы зур куян үзенең кечкенә куяннарын, дусларын чакыра. Әйдәгез әле без бармак уены уйнап алык.Барыбыз бергә бармактан куяннар ясыйбыз һәм шигырен укып китәбез.                 Куян , куян утыра

                                        Колакларын селкетә,

                                        Менә шулай менә шулай

                                        Колакларын селкетә.

4 – Балалар, без сезнең белән хәзер бер уен уйнап алабыз.Уенның исеме «Уенчык нинди?». Без бу уенда уенчыкларның нинди икәнен сөйләп бирербез.

    - Камиля,яраткан уенчыгыңны алып, нинди икәнен сөйләп бирә.(бу курчак,курчакның күлмәге кызыл төстә, мин аның белән уйнарга яратам).

 -  Вилдан сөйләп бирә. Шулай итеп бар уенчыклар турында балалар җөмләләр төзеп сөйлиләр.

 

5– Хәзер балалар, басабыз, куллардан тотынабыз.Без сезнең белән зур шар кабартабыз.Шарны кабартканда әкрен генә өрәбез.Ф-ф-ф-ф Менә нинди зур шар кабарттык. Хәзер шар шиңде, сулышны әкрен, салмак кына чыгарабыз.Ш-Ш-Ш.

 

6 – Балалар, без сезнең белән зур шар ясадык. Ә хәзер, әйдәгез әле кечкенә  шар ясап күрсәтик.(бармаклар белән шар ясау) Менә нинди матур шар килеп чыкты.

Ә хәзер без шарга ошаган түгәрәк туп ясап күрсәтик. Аңа карата шигыребезне дә укып китәрбез. «Туп-тубыбыз»………

                               Туп – тубыбыз

                               Син безнең матурыбыз

                               Тишмәбездә, югалтмабыз

                               Оста тота кулыбыз.

7-Балалар, сез туп белән уйнарга яратасызме? Ә хәзер, без сезнең белән кечкенә дусларыбызга уйнар өчен туплар ясыйбыз.Өстәлләрдә һәр берегезгә кәгазь белән төсле каләмнәр бирелгән. Сез куянга уйнар өчен туп ясап бирегез. Туп нинди формада ? (түгәрәк)

 (һәр бала өстәл артына килеп куяннарга карандашлар белән туп ясыйлар)

 - Әфәрин! Нинди матур туплар ясадыгыз, хәзер зур куян һәм кечкенә куяннар бар рәсемне күзәтеп чыгалар.

             



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...

"Йомшаккай" бездә кунакта

Белем бирү эшчәнлеге хокук тәрбиясе бирү буенча үткәрелде. Кешеләрнең исемгә, яшәү урынына хокуклы булуын балаларга җиткерү; сүзлек запасын баету, сөйләшү осталыкларын үстерү; музыкаль әсәрнең эчтәлег...

Мияубикә бездә кунакта

I кечкенәләр төркемендә рәсем буенча шөгыль...

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...