Конспект ООД "Яз килде" для подготовительной группы
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме

Акчурина Гульнара Малиховна

Конспект ООД для подготовительной группы по развитию речи

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaz_kilde_ood.docx20.7 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы “Алсу” 2нче санлы балаларның танып-белү сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомуми үстерешле балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе.

7 нче мәктәпкәчә әзерлек төркемендә

“Яз килде”

оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы конспекты

Төзеде:

Акчурина Гөлнара Малик кызы

                         Яр Чаллы-2016

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге барышы конспекты

Тема “Яз килде”

     Максат: балаларда кошларга карата экологик мөнәсәбәт формалаштыру, танып-белү кызыксынучанлыгын, белемнәрен камилләштерү,уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

    Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, эшчәнлеккә карата кызыксыну уяту, табигатҗкә  ихтирам булу тәрбияләү.

    Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм, балаларның бер-берсен тыңлый белү, игътибарлылыгын үстерү.

    Белем бирү бурычы:  кошларның файдасын искә төшерү, кышлаучы һәм күчеп китүче кошлар турында әңгәмә, рәсем кунекмәләрен камилләштерү.

    Төп белем бирү өлкәсе: танып- белү.

    Интеграль белем бирү өлкәләре: иҗтимагый- комуникатив үсеш, сәнгать-эстетик үсеш,  рәсем, физик үсеш.   

 Методик алымнар һәм чаралар: сүзле уен, аз хәрәкәтле уен, практик эш, сөенеч мизгеле, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

   Җиһазлау:  рәсемнәр, презентация, альбом бите, калщм, буяу, пумала, клеенка.

    Сүзлек өстендә эш: умырзая, карлыгач, туйдыра, көньяктан.

    Алдан үткәрелгән эш:  турында әңгәмә, хәрәкәтле уен, сулыш гимнастикасы, физминутка, тел шомарткыч, шигырь ятлау.

   Эшчәнлек төзелеше:

                     I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

1.1  Сүзле уен  “Сәләмнәр бирү”

II. Төп өлеш.

2.1 Табышмак чишү.

2.2 Тел шомарткыч.

2.3 Сүзле уен  “Кояш чык”.

2.4 Презентация карау.

2.5 Яз турында әңгәмә. Рәсем буенча сөйләү.

2.6 Сүзле уен “Яз килә”

2.7 Г. Тукайның “Карлыгач” шигырен сөйләү.

2.8 Русча шигырь сөйләү “Ласточка”

2.9 Дидактик уен “Таныган кошны сайлап ал”

2.10 Әйтемнәр, мәкальләр .

III. Практик эш.

3.1  Рәсем ясау “Карлыгач”

IV. Йомгаклау.

4.1 Үзбәя.

Эшчәнлек барышы.

  I. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру моменты.

  1. Сүзле уен “Сәләмнәр бүләк итү”

Бар шундый матур гадәт   (куллар ике якка җәелә)

Сәламнәр бүләк итү   (куллар төшә)

Малалайларга да сәлам   (сул кул өскә күтәрелә)

Кызларга да сәлам   (уң кул күтәрелә)

Олылар   (куллар алдагы кешеләргә сузыла)  

 Һәм кечеләр   ( куллар күкрәккә куела)

Барыгызга да сәлам.

II. Төп өлеш.

  1.  Табышмак чишү.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара? (Яз)

-Балалар, карагыз тышта ямьле яз житкән.

  1.  Тел шомарткыч.

Ла-ла-ла бездә күп бала.

Җы-җы-җы яз быел җылы.

  1.  Сүзле уен “Кояш чык,чык...”

Кояш качкан, балалар, әйдәгез бергәләшеп кояшны чакырыйк.

Кояш чык,чык,

Майлы ботка бирермен.

Майлы ботка казанда

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга

Тәти кашык алырга

Тәти кашык сабы алтын

Кирәкми безгә салкын.

  1.  Сүзле уен “Яз килә”

-Я, балалар карагыз,

Тышта,әнә, килә яз.

-Әйе, әйе, күрәбез,

Яз килгәнен беләбез.

-Миңа якын килегез,

Яз турында сөйләгез.

-Канат кагып, ерактан.

Кошлар кайтты көньяктан.

-Тамчы тама тып та тып,

Булмый аны туктатып.

Зәңгәр күктә кояш елмая,

“Тышка чык”-дип безне алдый.

Сикегреч, туп кулга алыйк

Сикереп уйнап карыйк.

  1.  Яз турында сөйләгез Презентация карау.

   2.6  Яз турында әңгәмә. Рәсем буенча сөйләү.

Белемнәрегезне тикшерик әле.

-Балалар, яз айларын әйтегез?

-Нинди үзгәрешләрне күзәтеп була табигаттә?

Берничә бала рәсем бунча сөйли.

  • Бу рәсемдә яз күренеше.
  • Уарлар эрегән, гөрләвеклә, күлләвекләр барлыкка килгән.
  • Язның иң беренче чәчәге умырзаялар баш калкыткан.
  • Тиздән агачлар бөреләнә башлар һәм яфраклар үсәр.
  • Кыш салкыннары үткәч җылы яктан кошлар кайтыр.
  • Алар балалар чыгарырга оялар корырлар.
  • Кешеләр кошларга ярдәм итәләр, сыерчык оялары ясыйлар.

2.7 Дидактик уен “Таныган кошны сайлап ал”

Тәрбияче рәсем күрсәтә. Балалар кошның рәсемен әйтәләр.

2.8  Г. Тукайның “Карлыгач” шигырен сөйләү.

Зилә шигырь сөйли. 

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын 
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.

Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, 
Балчык берлән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара 
Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар Карлыгачның балалары, 
Чебен-черки тотып кайта аналары.

Карлыгачым ямьсез озын кара төндә 
Каты йоклый оясында, алмый тын да.

2.9 Русча шигырь сөйләү “Ласточка”

 Ласточка, ласточка, милая касаточка,
Где ты была? С чем ты пришла?
— За морем бывала, Весну добывала.
Лечу, несу
Весну-красу!

2.10 Әйтемнәр, мәкальләр .

Кош ояларын туздырмаска.

Урманга баргач кычкырып сөйләшмәскә.

Кош балаларын өйгә алып кайтмаска.

Кыш көннәрендә азыклар бирергә.

Әйтемнәр.

Кош оясын туздырмаска- башың авыртыр.

Кошларга таш атмаска,күзең сукыраер.

Сыерчыкларга оя яса- эшең уңар.

III. Практик эш.

3.1  Рәсем ясау “Карлыгач”

Өстәл артына утырып рәсем ясау. Традицион булмаган алымнар кулланып рәсем ясау. Балалар альбом битенә карлыгач рәсемен ясап буялар белән буяйлар “Төрткәләү алымы” кулланып.

3.2 Аз хәрәкәтле уен  “Птички”

                                                   Птички.

Ой,летели птички,

Птички- невелички.

Все летали,все летали,

Крыльями махали.                                        (Машут руками, как крыльями.)

На дорожку сели,                                          (Приседают на корточки, указательными пальчиками

Зернышко поели.                                           Постукивают по дорожке.)

Клюю,клюю, клюю,

Клюю, клюю,клюю-

Как я зернышки люблю!

Перья мы почистим,                                     (Руками “чистят” предплечья, как бы обнимая себя.)

Чтобы были чище.

Вот так, вот так,

Вот так, вот так,

Чтобы были чище.

Прыгали по веткам,

Чтобы сильнее стать деткамю

Прыг- скок, прыг-скок,

Прыг-скок,прыг-скок,

Прыгали по веткам.                                        (Прыгают на месте.)

IV. Йомгаклау.

 Үзбәя. Бүген нәрсәлә турында сөйләштек? Нинди фикергә килдегез? Өйгә кайткач бүген өйрәнгәннәр турында кемгә сөйлисез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект родительского собрания в подготовительной группе на тему «Себя, как в зеркале, я вижу…» (подготовительная группа).

Цель: показать родителям, что их ребенок 6 – 7 лет проходит непростой период в жизни, учить их смотреть на мир его глазами, постараться понять его, оказать поддержку....

Конспект итогового мероприятия в подготовительной группе на тему «Русская матрёшка» Воспитателя подготовительной группы; Тарасенко В.В.

Цель: Закрепить у детей представления о произведениях декоративно-прикладного искусства, в частности о русской матрёшке....

Конспект по аппликации в подготовительной группе «Осень золотая»Конспект по аппликации в подготовительной группе «Осень золотая»

Конспект по аппликации в подготовительной группе «Осень золотая»Конспект по аппликации в подготовительной группе на тему: «Осень золотая».Цель: Создание условий для развит...

Конспект занятия в логопедической подготовительной группе «Речевички» на тему: «Мой город». план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Воспитывать у детей патриотические чувства, гордость за место, где они живут, за свою малую Родину. Формировать умение любить свой родной город, гордиться своей малой Родиной....

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....