Дидактик уен"Мавыктыргыч шакмак"
материал по развитию речи на тему

Зиганшина Лилия Амирзяновна

Дидактик уен"Мавыктыргыч шакмак"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon polozhenie_k_konkursu_di_83.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дидактик уен.

Дидактик уен «Мавыктыргыч шакмак»

Уенның юнәлеше: «Танып белү», «Сөйләм телен үстерү».

Максаты : «Уенчыклар», «Җиләк-җимешләр», «Савыт-саба», «Яшелчәләр», «Киемнәр», « Ел фасыллары», «Ашамлыклар» лексикасын ныгыту; сүзләрне активлаштыру; дөрес итеп җөмләләр,хикәяләр төзергә өйрәтү; бу нәрсә?нинди?соравына җавап биргән сүзләрне кабатлау.

Җиһазлау:Мавыктыргыч шакмак, карточкалар.

Уен 4-7 яшьлек балалар өчен ясалган.

Уен барышы: Тәрбияче шакмакны балага тәгәрәтә. Бала, шакмакның өске ягына чыккан  карточка буенча, тәрбияче куйган сорауларга җавап бирә.

1 вариант

 «Бер сүз белән ничек әйтәбез». Бала карточкада бирелгән предметларны нинди төркемгә («Уенчыклар», «Җиләк-җимешләр», «Савыт-саба», «Яшелчәләр», «Киемнәр», « Ел фасыллары», «Ашамлыклар» ) керүен әйтергә тиеш. Мәсәлән: Карточкада –алма , лимон ,банан, груша, әфлисун,ананас рәсемнәре бирелгән. Бала бу сүзләрнең нинди төркемгә керүен әйтә(Җиләк-җимешләр).

2 вариант

«Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне тасвирлау» бала карточкада бирелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне тасвирларга тиеш.

 Мәсәлән:

-Бу нәрсә?

-Бу әфлисун.

-Әфлисун нинди?

-Әфлисун түгәрәк,тәмле,баллы.

-Ничә әфлисун?

-Бер әфлисун.

3 вариант

«Агачтамы,түтәлдә ме?» Бала яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең кайда үсүен әйтергә тиеш. Мәсәлән: Кыяр түтәлдә үсә.Алма агачта үсә.

4 вариант

Рәсем буенча хикәя төзү. Бала ел фасыл сурәтләнгән рәсемнәр буенча хикәя төзергә тиеш.

Уенның авторы Зиганшина Л.А. тәрбияче, Түбән Кама шәһәренең 8-нче «Тургай» балалар бакчасы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мавыктыргыч математик сәяхәт. Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы

Мәктәпкә хәзерлек төркеме белән “Математик күзаллауны формалаштыру” шөгыленә дәрес планы...

Квест – уен “Мавыктыргыч сәяхәт” (ачык белем бирү эшчәнлеге)

балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту....

Дидактическая игра. Магнитный куб "Шаян шакмак"

Дидактические игры позволяют повысить качество обучения, способствует лучшему усвоению программного материала, дают возможность усвоить татарский язык, закрепить речевой материал в игровой форме, подд...

Мероприятие по татарскому языку «Веселый кубик» - «Шаян шакмак».

Для того, чтобы занятие  для детей прошло  веселым, занимательным и интересным,  мы  используем  дидактические игры. Такие игры не только закрепляют пройденный материал, но и ...

Дидактическая игра по УМК "Санлы шакмак"

Игра направлена на изучение  слов на татарском языке, чтобы дети в повседноевной жизни употребляли татарские слова в речи....

Могҗизалар кыры “Мавыктыргыч мәктәп дөньясы”

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен Белем бәйрәменә ярыш-уен...