" Шигырь иленә сәяхәт"
методическая разработка по развитию речи (старшая группа) на тему

Методическая разработка - дополнительный материал при обучении детей старших групп татарскому языку.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shigyr_ilen_syaht_.docx415.32 КБ

Предварительный просмотр:

          “Шигырь иленә сәяхәт” методик эшкәртмәнең авторы  Казан шәһәре Идел буе районының “Катнаш төрдәге 342 нче балалар бакчасы” муниципаль  автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе Хәйбуллина Мәдинә Әхәтовна.

Максат. Балаларда үз  туган теленә булган хөрмәтне, мәхәббәтне саклап калу.

Бурычлар:

  • Татар балаларында туган телдә  дөрес сөйләү күнекмәләрен ныгыту өчен өстәмә материал буларак ( эшчәнлек барышында, режим вакытында, бәйрәмнәрдә, төрле кичәләрдә) шигырьләр куллану;
  •  шигырь аша бала күңелендә нәфис хис – тойгылар булдыру, балаларның фикерләү сәләтен, зиһенен үстерү;
  • туган телнең матурлыгын тоярга, яратырга өйрәтү, сүзлек запасын баету.

Методик эшкәртмәнең  әһәмияте:

  • Шигырь  балаларны гади сөйләм телендә генә түгел, әдәби телдә сөйләшергә өйрәнергә дә ярдәм итә.
  • Шигырьләрне яттан өйрәнү хәтер сәләтен яхшырта.

                                Аңлатма язуы

Балада туган телгә булган хөрмәтне саклап калу иң беренче чиратта  баланың әтисе белән әнисенә йөкләнә. Әти- әни туган телен яратса, иркен аралашса, бала башка телне үзләштерсә дә, туган телен беркайчан да онытмый. Гаиләдә нигез итеп салынган күнекмәләр балалар бакчасында тагын да үстерелә, камилләштерелә. Балага төрле телләр  булуы турында мәгълүмат бирү дә бик мөһим. “Рус теле Коляның туган теле, ә минем туган телем – татар теле. Минем туган телем бик матур, чөнки ул телдә мин генә түгел, ә минем әти- әнием, туганнарым сөйләшә, аралаша”  кебек фикерләрне җиткерү кирәк. Нәфис сүз бала күңеленә бик нык тәэсир итә. Безгә, педагогларга иҗат җимешләрен дөрес итеп салып кую  безнең сәләтебездән, тәҗрибәбездән тора .  Мин дә, татар теленә өйрәтүче педагог буларак, саф татар телендә аралашучы балалар  белән эшләгәндә төрле алымнар кулланып эшләргә тырышам. Үз эшемдә балалар өчен иҗат иткән шигырьләремне   дә кулланам. Шул шигырьләремне  төркем тәрбячеләренә дә тәкъдим итәм.

Шигырь балаларны аралашу өчен дә,  әдәби телдә сөйләшергә өйрәтү өчен дә нигез булып тора. Балалар өчен язылган шигырьләрне тыңларга да рәхәт, өйрәнергә дә җиңел булырга тиеш. Шигырь туган телгә булган мәхәббәтне, хөрмәтне саклап калу өчен  кулай алымнарның берсе дип саныйм. Дөресен генә әйткәндә, шәһәр җирендә үскән ( гаиләдә татарча аралашу булмаган очракта да) татар балаларына гади сөйләм күнекмәләрен  үстерү өстендә  генә эшләү белән чикләнүне зур хата дип саныйм. Бала әдәби телне аңлап бетермәгән өчракта да әти- әнисеннән, тәрбиячедән ешрак әдәби әсәр ишетсә бала күңеле җанлана, теленә карата карашы уңай якка  үзгәрә, сүзлек запасы байый. Гади сөйләм теле белән әдәби тел арасына салынган күпер нык булганда гына туган телгә мәхәббәт , дөрес мөнәсәбәт сакланачак .

Бу методик эшкәртмәмдә мин үземнең  шигырьләремне тәкъдим итәм һәм эш барышында аларны ничек ,  кайчан куллануымны  яздым.

Шигырьләр тематикасы

Максат

Куллану вакыты

Уенчыклар илендә:

1

Минем уенчыкларым

Кечкенәләр төркемендә уенчыклар белән таныштырганда, гади сөйләм белән генә чикләнмәс өчен , кызыксынуны үстерү , уенчыкларга сак караш тәрбияләү.

Тәрбияче планы буенча

2

Самолетта очасым килә

Самолет турында мәгълүмат бирү белән чикләнмичә, очучы ( летчик) һөнәре белән таныштыру, очучы һөнәренә карата ихтирам тәрбияләү.

Сөйләм теле эшчәнлегеннән кала, концтрукцияләү, әвәләп ясау эшчәнлекләрендә  план буенча куллану

3

Акбайга ни булган

Йорт хайваннары белән таныштырганда  яшь төшенчәсе турында мәгълүмат бирү,  режим вакытында  (балалар мөмкинлеген исәпкә алып) яттан өйрәтү.  

Тәрбияче планы буенча

4

Минем яраткан Мияуым

Йорт хайваннары белән таныштыруны дәвам итү,    режим вакытында  (балалар мөмкинлеген исәпкә алып) яттан өйрәтү, песи турында   өстәмә мәгълүмат бирү

Тәрбияче планы буенча

Сәламәт булу серләре:

5

Иртәнге зарядка

Балаларга сәламәт булу серләре  турында мәгълүмат бирү, физкультминутка, я булмаса иртәнге зарядка ясау өчен куллану.

Тәрбияче планы буенча

Бәйрәмнәр бәйләме:

6

Көз җитте

Бәйрәм кичәләрендә сөйләү өчен, шулай ук режим вакытында   эшчәнлек темасына туры килгәндә уку һәм  яттан өйрәтү.

Ел фасылына туры китереп куллану

7

Көзге яфрак

8

Җимеш бакчасында

9

Суык бабай

Ватаннны саклаучылар көненә:

10

Солдат буласым килә

Ватанны саклаучылар көнендә һәм Җиңү бәйрәмендә сөйләү өчен , шулай ук режим вакытында,   эшчәнлек темасына туры килгәндә уку һәм  яттан өйрәтү .

Февраль, май

11

Без булачак солдатлар

12

Диңгезче булсаң иде

13

Әй, парашютчы...

14

Җиңү килде

15

“Уйный- уйный үсәбез” проектына кыска шигырьләр: “ Кишер үстерәбез”, “ Куян күчтәнәче”, “ Без хезмәт яратабыз”, “ Яшелчә кибете”, “ Яшелчә салаты”, “ Төсләр дөньясы”, Ашамлыклар”, “ Аю кунакка килгән”,

“ Чәй табыны әзерлибез”,” Курчакны киендер”, “ Алия йокларга җыена”, “ Курчак белән уйныйбыз”, “ Җиһазлар кибете”,

“ Уйный –уйный үсәбез”

Зурлар төркемендә рус балаларын татар теленә өйрәткәндә балаларның хәтерләү сәләтен үстерү , сүзлек запасын баету.

Ел дәвамында

Әкият илендә:

“Шалкан”

(2 вариантта: уку һәм яттан өйрәнү  һәм сәхнәләштерү өчен)

 Зурлар төркемендәге балаларда шигырь формасында язылган әкиятне яттан өйрәнү теләге уяту  һәм сәхнәдә уйнау өчен өйрәтү.

Октябрь – ноябрь

( Уңыш бәйрәмендә чыгыш ясау өчен)

 “ Шалкан” әкияте балалар өчен бик таныш. Мин аны шигырь итеп яздым да,  балалар белән яттан өйрәндек. Эчтәлеге буенча эзлекле итеп язылганда бик тә кызык килеп чыга.  Яттан өйрәнү телне шомарта, туган телдә дөрес сөйләүгә, әдәби телне үзләштерергә ярдәм итә. Бу шигырьне   балалар көз бәйрәмендә сөйлиләр. Рус милләтеннән булган балалар да бик кызыксынып өйрәнәләр.

Бабай шалкан утырткан,

Шалкан зур булып үскән.

Бабай тарткан шалканны,

Шалкан чыкмый шул төптән.

Әбине чакырган бабай,

Ярдәмсез булмас диеп.

Әби инде  шаккаткан

Зур шалканны күреп.

Кыз йөгереп чыккан,

Әй, тарталар тезелеп.

Тик шалкан кузгалмый да

Чыгарга уйламый  өзелеп.

Акбай күреп исе киткән,

“Һау- һау”  зур шалкан!

Бар нәрсәне күрә   идем

Ничек  соң күрми калган.

Бергәләшеп тарттылар,

Инде тәмам ардылар.

Булмый инде болай дип

Мияуны чакырдылар.

 Әй тартаталар, тарталар.....

Аптырашып басып торганда,

Тычкан чыкты йөгереп.

Әй тарталар, тарталар,

Һәм ниһаять, шалкан чыкты өзелеп.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\репка.jpeg

         Әкиятләр уйнау балаларга бик ошый.  Ә нишләп соң әкиятне шигъри юллар белән уйнарга  тәкъдим итмәскә.  “ Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү өчен мондый вариантын язган идем. Бик  уңышлы килеп чыкты дип  саныйм.  Әкиятне әти- әниләр белән әзерләдек һәм балаларга күрсәттек. Шулай ук көз бәйрәмендә  балалар  да чыгыш ясадылар.

Балалар:

  • Бар монда зур бакча, анда шалкан үсә.

Шалкан:

  • Мин шалкан, мин бик зур шалкан. ( балалар шакката, гаҗәпләнәләр)

Бабай чыга:

  • Ай-яй шалкан зур үскән?!

Ничек тартып чыгарыйм икән7

Булмас болай үзем генә,

Әбине чакырыйм микән?

Әби, әби ,чык әле,

Шалканны тартыйк әле!

Әби, чыга шакката:

  • Ай- яй шалкан зур үскән,

Бабай, ничек тартырбыз икән?

Юк  шул , булмый көч җитми,

Шалкан әз генә дә селкенми.

Алсу кызым, кил әле

Шалканны тартыйк әле.

Алсу чыга:

  • Шалкан , син бигрәк зур үскән!

Шалкан:

  • Үстем инде су сипкәч, чүпләрдән сез азат иткәч.

Алсу:

  • Әйдә бабай, әби булышам,

Булдыра алганча тырышам.( Тарталар)

Һич булмый бит, нишлик соң?

Чакырыйк Акбайны , йокысыннан торсын.

Акбай,Акбай кил әле

Шалканны тартыйк әле.

Акбай чыга ( өрә-өрә)

  • Ай- һай бу ни соң?
  • Алсу:
  • Безнең шалкан шулай зур үскән,

Безгә тартырга булышырсың микән?1

Акбай:

  • Шалкан чыгарга теләсә.

Һау-һау, булышам , әлбәттә, ( Тарталар)

Юк шул булмый,шалкан чыкмый,

Яфрагын да селкетми.

Бабай, чакырйк әле песине,

Ул бит көчле,җитез

Тота бит ул бик зур күсене.

Песи, песи чык әле,

Шалкан зур үскән , күр әле!( Песи чыга)

  • Ай- һай, менә ичмасам шалкан ( Тарталар).

Чакырыйк әле тычканны,

Кечкенә булса да, аның белән

Тартып чыгарырбыз  шалканны.

Тычкан, тычкан кил әле,

Шалканны тартыйк әле.

Тычкан чыга, шакката:

  • Ай- һай, зур үскән шалкан.

Әйдәгез тартып карыйк. ( Тарталар)

Әй тартабыз, тартабыз,

Барыгызда карагыз,

Бабай, әби, Алсу, Акбай, песи һәм мин

Шалканны йолкып алабыз.

( Шалканны тартып чыгаралар)

Балалар:

  • Ай- һай , булдырдыгыз бит,

Шалкан чыкты йолкынып.

“Иртәнге зарядка” шигырен татар төркеме тәрбиячеләренә  бирдем, эшчәнлек барышында балалар белән физкультминутка итеп тә ( иртәнге зарядка вакытында да)  кулланалар. Бала  тыңлый, кабатлый, күнегү ясый. Болай эшләү күңелле дә, файдалы да.

 “ Иртәнге зарядка”

Без зарядка ясыйбыз,

Беркайчан да армыйбыз.

Кулны өскә күтәрәбез,

Күкне тотып карыйбыз.

Кулларны төшерәбез,

Агачларга сәлам бирәбез.

Башны уңга – сулга борабыз,

Бер- беребезгә карап торабыз.

Аякларның ныклыгын

Йөгергәч кенә  беләбез.

Артык эссе булып китсә-

Бер- беребезгә өрәбез.

Зарядканы яратыгыз,

Көн дә аны ясагыз.

Барыгыз да кушылыгыз,

Безнең белән басыгыз.

                   

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\зарядка.jpeg

Кайсы  бала уенчык яратмый да, уенчыклар   белән уйнарга яратмый икән.Уенчыклар темасына булган шигырьләрне бала бик җиңел истә калдыра, рәхәтләнеп өйрәнәләр.  Кечкенәләр  төркемендәге  тәрбиячеләр аларны  режим вакытында да, эшчәнлек өчен дә сайлап алып кулланалар.

“ Минем  уенчыкларым”

Уенчыгым- аюым,

Яратам сине.

Уенчыгым -аюым,

Югалтмам сине.

Уенчыгым- куяным,

Уйныйбыз әйдә.

Уйнап туйгач , куяным,

Кайтырбыз өйгә.

Уенчыгым - курчагым,

Арыдыңмы әллә?

Уенчыгым, курчагым,

Йоклатыйм әйдә.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\игрушки.jpeg

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\кукла.jpeg

“ Самолетта килә очасым”

Самолетка утырып,

Килә очып китәсем.

Биек- биеккә менеп

Җирне өстән күрәсем.

Самолет оча биек,

Болытлар тора биеп.

Очучы абый кул болгый

Миңа таба иелеп.

“Очучы абый утырт әле”,

Диеп әйтәсем килә.

Самолет бик зур

Анда бит урын җитә.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\самолет.jpeg

“ Акбайга  ни булган?”

Акбай бүген иртә торган
Күзлеген киеп куйган.

Карап тора сөяккә,

Нигәдер  уйга чумган.

Яше бар шул Акбайның

Тешләре бик аз калган.

Акбай кәнфит яраткандыр,

Шуңадыр ул тешсез калган.

Акбай бүген уйнамый,

Кәнфиткә дә карамый.

Авызында теше булмагачтын

Табибка да бара алмый.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\акбай.jpeg

“ Минем яраткан Мияуым”

Ап- ак минем Мияуым

Сыйпап кына торамын.

Хәйләкәр карый миңа

Эх, беләсе иде планын.

Ап- ак минем Мияуым

Бик яратам мин аны.

Тагын хәйләкәр карый

Мин яратам аны, ә ул майны.

Ап- ак минем Мияуым

Мамык кебек йомшагым.

Кулларыма аламын да

Кысып- кысып кочамын.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\кошка.jpeg

Һәр бәйрәм саен балаларга шигырьләр өйрәтәбез. “ Балачак аланы”,                  ” Гөлбакча”  кебек методик ярдәмлекләрдә шигырьләр бик матур. Ел да бертөрле шигырь дә өйрәтәсе килми. Шул максат белән балаларның мөмкинлекләрен исәпкә алып шигырьләр яздым. Балалар җиңел үзләштерәләр , яратып сөйлиләр.

“ Көз җитте”

Көз җитте-

Салкын урамда.

Салкын булса да

Чыгам урамга.

Сары, кызыл яфраклар

Кояштай балкый.

Әйтерсең алар

Елмаеп карый.

Сары , кызыл яфрак

Оча да оча.

Җыеп алам да

Аларны кочам.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\осень.jpeg

Көзге яфрак син сары да,

Син кызыл да буласың,

Әллә инде син шулай

Җәйне килә куасың.

Җәйләр үткәч моңсу,

Бераз күңелсез була.

Көзнең дә рәхәт ягы бар

Яшелчә- җимеш  күп була.

Тәмле  алма, сусыл кыяр,

Помидор, кәбестә, файдалы суган.

Алар бит бик тәмле

Аларны ашап кем туйган.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\огород.jpeg

 “Көзге яфрак”

“ Җимеш бакчасында”

Алмагачның алмасы

Кып- кызыл  булып пешкән.

Бигрәк өлгергән шул,

Түзә алмаган, өзелеп төшкән.

Чияләрнең чияләре

“Мине өз”- дип торалар.

Күзне кызыктырып алар

Селкенгәләп куялар.

Карлыганның карасы бар,

Кызылы кызарып пешкән.

Селкеп кенә куйган идем,

Савытка күп карлыган төшкән.

Бакчадагы кызыл җиләкләр

Кызыктыралар күземне.

Кәрзингә салам әзрәк,

Аны капмый  түзимме!?

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\фруктовый сад.jpeg

“ Суык бабай”

Тәрәзәгә Суык бабай,

Көн саен чиертә.

Урамга чыгар идем,

Чыксаң битне чеметә.

Кар бөртеген күп итеп

Кулыма алам,

Ул шундый тиз эри,

Мин аны күрми  калам.

Салкын булса да кышны

Бик яратам  шул аны.

Ел саен көтеп алам

Яраткан Кыш бабамны.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\дед мороз.jpeg

Төркем тәрбиячеләре “ Ватанны саклаучылар” көненә шигырьләр сорагач, күңелдә шигъри юллар туды. Бу шигырьләрне балалар “ Җиңү” бәйрәмендә дә сөйлиләр.

“ Солдат буласым килә”

Мин әле бик кечкенә

Миңа биш яшь  кенә,

Солдат фуражкасы да

Башымда зур күренә.

Күрше абый солдаттан

Кайтты әле кичә генә.

Бик матур значогын

Тагып куйды күкрәгемә.

“ Үсеп җиткәч, диде ул

Солдат булырсың.

Туган ил чигендә

Сакта торырсың!”

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\1.jpg

“Без булачак солдатлар”

Малайлар белән

Солдат булып уйныйбыз.

Бездән бик әйбәт

Солдат чыгар дип уйлыйбыз.

Без тиз йөгерәбез,

Үрмәлибез бик яхшы.

Кылыч белән бер- беребезгә

Оста торабыз каршы.

Үлән араларына

Шәп итеп качабыз.

Уйный- уйный үзебездә

Күп сәләтләр ачабыз.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\3.jpg

“Солдат абый кайткан”

Әниемнең энесе

Кайтты солдаттан.

Ул автоматын тотып

Ил чиген саклаган.

Аның горур басып

Төшкән фотосын күрдем.

Фуражкасына кызыктым

“ Бүләк ит әле” дидем.

  • Мә, диде энем,

Бүләгем булсын!

Күреп торам син дә

Чын солдат булырсың.

Шундый  куандым.

Мактандым малайларга.

Алар миңа сокланды,

Шатлыктан очтым айларга.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\2.jpg

“ Диңгезче булсаң иде”

Телевизордан күрдем

Шундый зур диңгез.

Морякларның киеме

Паласа- паласа, тип- тигез.

Диңгез өсте дулкын- дулкын

Чайкала пароход.

Морякларга сокланып,

Сөенеп елмая болыт.

Морякның баш киеме

Килешә киеменә,

Ак беретканың лентасы

Җилләрдә җилпенә.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\5.jpg

“Әй, парашютчы”

Самолеттан кошлардай

Оча парашютчы.

“ Әй, лётчик абый

Мине дә яныңа алчы!”

Очыйм әле кош кебек

Дусларым янына.

Алар бит мине

Һәрвакыт сагына.

C:\Documents and Settings\Admin\Рабочий стол\4.jpg

Менә шундый шигырьләр тәрбиячеләргә дә, балаларга да бик ошады. Малайлар арасында солдат булырга  теләмәгән  малай  юктыр. Алар өйрәнгән шигырьләрен горурланып сөйлиләр.

Кулыма  “ Татарча сөйләшәбез” методик кулланмасы килеп кергәч, аның   белән тирәнтен танышкач, зурлар төркеменең “ Уйный- уйный үсәбез” проектындагы темаларга кыска шигырьләр  күңелдә туды. Бу кыска шигырьләр, эшчәнлек барышында өйрәнгән сүзләрне тагын да яхшырак истә калдыру максатыннан куллану өчен яхшы материал  булып тора.

 “ Кишер үстерәбез”

Кишер зур,

Кишер кечкенә,

Кишер пычрак,

Юыйк тиз генә.

“ Куян күчтәнәче”

Кишер бик тәмле,

Бирик куянга.

Кишер бик баллы

Сөенсен куян да.

 

“ Без хезмәт яратабыз”

Алманы өзәм

Кәрзингә салам.

Кыярны өзәм

Кәрзингә салам.

Кәрзингә тагын

Кәбестә салам.

Бәрәңге җыям

Санап та куям:

1,2,3,4.5,6,7,8,9,10.

“ Яшелчә кибете”

Кибеттә бар:

Кыяр, кәбестә, суган

Кишер белән дә

Кәрзиннәр тулган.

Бәрәңге дә күп

Уңыш күп булган.

“Төсләр дөньясы”

Мә, сиңа  сары туп,

Бир миңа кызыл туп.

Бик матур зәңгәр туп,

Югалган яшел туп.

“ Яшелчә салаты”

Акбай салат ясый,

Суган, кишер ала.

Кәбестә, кыярны

Мияу турап сала.

“ Ашамлыклар”

Тәмле чәй кирәк,

Сөт тә бик кирәк.

Тәмле аш ашагач

Ял итү кирәк.

“ Аю кунакка килгән”

Аю кунакка килгән,

Тәмле алма сорый.

Аю  алма ашагач,

Туп белән уйный.

“ Чәй табыны әзерлибез”

Өстәлдә нәрсә бар?

Тәлинкә, кашык.

Куйдым чынаяк

Табынга ашык.

“ Курчакны киендер”

Курчак, кил монда,

Мә, матур күлмәк.

Матур күлмәктән

Биергә кирәк.

“ Алия йокларга җыена”

Алия бик нәни,

Алия бит бәби.

Еламый,  йоклый ул,

Алия бик тәти.

“ Курчак белән уйныйбыз”

Курчак белән уйныйм.

Алия су белән юына.

Еламасын курчагым,

Уенчык бирәм  кулына.

 “ Җиһазлар кибете”

Нинди  зур  кибет.

Кибеттә  күп товар:

Өстәл, урындык,

Карават та бар.

“ Уйный- уйный үсәбез”

Нәрсә бар?

 Әйдәгез карыйк.

Аю, туп, песи, курчак бар.

Нәрсә юк?

 Әйдәгез табыйк.

Бергәләп уйлап карыйк.  

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына балаларга күңелемдә туган  хисләрне дә           “ Җиңү килде” дигән  шигырь аша җиткерәсем килде. Балалар хәрби кием  киеп, хәрби көй астында сәнгатьле итеп, зур горурлык  хисе белән сөйләделәр.

Җиңү килде!

Июнь аеның матур таңында

Авыр хәбәр килде илемә.

Тын да алмый тыңлый халык,

Һәм башлары моңсу гына аска иелә....

Бушап калды шәһәр, авыллар

Ил сакларга- сугышка ирләр агыла.

“ Алга таба ничек яшәрбез?”,- дип

Хатын- кызлар әче күз яшьләрен агыза.

Гаиләләргә бик еш килде

Күтәрә алмаслык авыр хәбәрләр.

Җимерелде, юкка чыкты

Бик күп авыл, шәһәрләр.

Дүрт ел барган каты сугыш...

1945 нче елның 9 маенда тәмамланды,ниһаять!

Җиңү килде  минем илемә,

Инде менә 70 ел,

Шул Җиңүгә халкым сөенә!

Иҗат җимешләрен рус балалары белән эшләгәндә дә кулланам, уенга әйләндерәм. Уен     “ Тыңла һәм ата” дип атала. Бу уен балаларның игътибарын һәм хәтерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә. Бала тыңлый,  таныш сүзне әйтә. Гади  җиңел эчтәлекле  шигырь тыңлау, мәҗбүри яттан өйрәнү булмау  балаларда шигыргә карата уңай тәэсир тудыра. Бик кызыксынып уйныйлар. Уйный- уйный үзләре дә сизмәстән яттан да өйрәнәләр.

Менә шулай итеп без шигырь иленә сәяхәт кылабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Күңелләргә шигырь кирәк..."

Занятие для детей старшего дошкольного возраста по ознакомлению с творчеством Народного поэта Республики Татарстан Роберта Миннуллина....

Сценарий конкурса «Шигырь бәйрәме»

Максат: Татар теленең байлыгын, матурлыгын күрә белү һәм соклану хисләре уяту.Балаларда татар телендә сөйләшү һәм аралашу теләген үстерү.Туган җиргә, туган телгә, аның халкына ихтирам, үзара дуслык, т...

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе.

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичәэшкәртмәсе....

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

"Исәнмесез кошкайлар"-шигырь кичәсе

Максат: кошлар турында белемнәрен тулыландыру, сак караш булдыру....

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...