Казанга сәяхәт.
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Мугинова Минзиля Тауфиковна

Конспект занятия для детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kazanga_syaht.docx15.81 КБ

Предварительный просмотр:

Казанга сәяхәт.

6-7 яшьлек  балалар өчен.

Максат:  Башлангыч белеем бирү методикасы: «Рус теле балаларны татар теленә өйрәтү»

 Информацион- коммуникатив технологияләр, уен- ситуацияләр, күргәзмәлелек кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

 Татар теленә  ихтирам hәм кызыксыну тәрбияләү

Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп  аңлап   сөйләү күнекмәләрен ныгыту , активлаштыру.

    Милли киемнәр турында  мәглүмәт бирү.

Активсүз: камзул, читек, өчпочмак.

Сөйләм үрнәге:  кая барасың? Нишлисең?

Җиһазлар: экран, компьтор,кафе өчен өчпочмак, бәлеш, бауырсак,музей өчен күлмәк,камзул,читек.

Таратма материал: барлык балаларга җитәрлек билетләр.Сюжетлы рәсемнәр.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар,бүген кая барабыз?.Татарстанның  иң зур шәһәрен әйтегез.

Балалар: Казан.

Тәрбияче: Әйе балалар Казан .Сәяхәткә барабызмы? Башта нәрсә эшләргә кирәк? (билет алырга) Әйе балалар билет алырга.Әйдәгез кем кассир була?.Санамыш ярдәмендә кассир билгелибез.

Бер алма,ике алма,

Өч алма,дүрт алма,

Биш алма,алты алма,Җиде алма,сигез алма,

Тугыз алма-кызыл алма.(Балалар билет ала)

Кассир: Кая барасың?

Бала: Казанга барам.

Кассир: Нәрсә кирәк?

Бала: Билет кирәк.

(билетләрдә саннар,урындыкта да саннар, Балалар үз урыннарын табып утыралар)

Мин барам ,барам,барам,

Казанга барам,барам.

Әйе шул,әйе шул,

Казанга барам.

Тәрбиче: Карагыз әле балалар,без сезнең белән зоопарк яныннан үтеп барабыз.

Экранда слайдылар  (куян, аю,  ,төлке , керпе,   бүре)

Куян нинди? (кечкенә, ак ,йомшак)

Аю нинди? (зур,матур)

Төлке нинди? (матур)

Керпе нинди ?(кечкенә).

Бүре нинди ? ( зур, кара, матур)

Балаларга сюжетлы рәсемнәр таратыла.

Куян нишли? (сикерә)

Аю нишли? (йоклый).

Төлке нишли? (утыра).

Уен ” Кил әле биеп, биеп кит әле”

Тәрбияче: Әйдәгез музейга кереп чыгабыз.Татар халык киемнәрен карыйбыз. Калфак,түбәтәй,камзул,читек.

Тәрбияче: Ашысыгыз киләме? Кая барабыз.

Балалар: Кафега.

Тәрбияче:  Егор кая барасың?

Егор: Мин  кафега барам.

Менюны экранда карыйбыз, нәрсәләр бар?

Чәй ,ипи, ботка,аш,сөт.бәрәңге,өчпочмак,бауырсак.

Кафеда диалог “ Нәрсә кирәк? “

Балаларга үлән чәе эчерү.

Тәрбияче: Балалар кайтабызмы? Охшадымы сәяхәт?( балалардан җавап)

Кая барасың Артур?

Артур: Лениногрскийга кайтам..

Тәрбияче: Әйдәгез кайтырга билет алыйк инде.

Урындыкларга- автобуска утырабыз, җырлап кайтабыз.

Мин кайтам,кайтам,кайтам.

Лениногрскийга кайтам.

Әйе шул,әйе шул,

Лениногорскийга кайтам.

Тәрбияче: Менә балалар үзебезнең шәһәргә дә кайтып җиттек.Рәхмәт .

Йомгак ясау.

Татарстан Республикасы “Лениногорск      муниципаль районы”  муниципаль берәмлеге “Лениногорск шәһәренең 10-нче санлы гомуми үстерү балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү   учреждениесенең татар теле тәрбиячесе   Минзилә Мугинова.Тәүфикъ кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казанга - Универсиадага!

Казанда үтәчәк Универсиада турындагы булган белемнәрен арртыру. Спорт  уеннарына карата кызыксынучанлык тәрбияләү. Әкият геройлары аша спортка мәхәббәт уяту....

Казанга - Универсиадага!

Казанда үтәчәк Универсиада турындагы булган белемнәрен арртыру. Спорт  уеннарына карата кызыксынучанлык тәрбияләү. Әкият геройлары аша спортка мәхәббәт уяту....

Казанга барабыз

Занятие по обучению детей татарскому языку в ДО по УМК ....

“Казанга барам”

Конспект проведения итогового занятия по закреплению пройденного материала по татарскому языку с детьми подготовительной группы №3...

«Казанга барабыз»

Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү....

занятие по развитию речи "Башкалабыз Казанга сәяхәт"

Балаларның туган ягыбыз Теләче турында белемнәрен ныгыту, башкалабыз Казанның балаларга таныш булган истәлекле урыннары белән таныштыру. Диалогик сөйләм телләрен үстерү.туган ягыбызга мәхәббәт тәрбиял...

Казанга барабыз

Обучение русскоязычных детей татарсокму языку...