занятие по развитию речи "Башкалабыз Казанга сәяхәт"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Балаларның туган ягыбыз Теләче турында белемнәрен ныгыту, башкалабыз Казанның балаларга таныш булган истәлекле урыннары белән таныштыру. Диалогик сөйләм телләрен үстерү.туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_bashkalabyz_kazan.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Башкалабыз Казанга сәяхәт.

Максат: балаларны Башкалабыз Казан белән таныштыру.

Бурычлар: 1) туган илгә мәхәббәт, туган халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү.

2) балаларның диалогик сөйләмен, игътибарлылыгын үстерү, сүз байлыгын арттыру.

3) Татарстан башкаласы Казан турында балаларның белемнәрен системалаштыру, сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.  

Җиһазлау: проектор, компьютер, туган ягыбыз рәсемнәре, бармак уены өчен әтәч.

Сүзлек: Ватан, туган ил, туган як, башкала.

                                       Белем эшчәнлеге барышы.

Тәрбияче кулында әтәч.(Ширма артында әтәч белән сәхнәләштерү)

Кикрикүк, кикрикүк! Теләчедә таң атты. Исәнмесез, балалар. Һәрберебезгә хәерле иртәләр, матур елмаюлар, җылы карашыбызны бүләк итик әле. (балалар кулга-кул тотынышып бер-берсенә елмаялар)

Балалар,безнең бу әтәчебез сезнең янга кунакка килде. Сез аның кайдан кигәнен соңрак аңларсыз.Ул  безне үзе белән бүген бик күңелле сәяхәткә чыкыра.. Ә анда чыкканчы без уйнап алырбыз. Ул уен “ Сорау- җавап” дип атала. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җавап бирерсез.

Әйтегез әле, балалар, туган як нәрсә ул? Сез аны ничек күзалдына китерәсез? (Балалар җавабы).

Без кайсы районда яшибез? (Теләче районы турында рәсемнәр күрсәтелә)

Әйе, балалар,туган як ул-без яши торган авыл, туган як ул- безнең өебез, әти- белән әни. Туган як, туган ил бик кадерле. Алардан башка без яши алмыйбыз. (Туган ил турында шигырь уку. «Туган ил» шигыре)

Безнең яшәгән җиребез бик матур. Аның иркен болыннары, болыннарында кызарып пешкән җиләкләре, урманнары, челтерәп аккан чишмә сулары, елгалары бар.Һәр кешегә үзенең туган ягы, туган ил кадерле.Туган ил, туган як бер генә була. Кеше үзенең туган ягын сагынып кайта.

Балалар, әйтегез әле, без кайсы Республикада яшибез? Ул ничек атала? Анда нинди милләт кешеләре яши? (балалар җавабы, күпчелек халкы татарлар булуы әйтелә.)

Әйе, безнең туган илебез Татарстан. Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

Ә без бүген башкалабыз Казангы сәяхәткә барырбыз. Ләкин сәяхәткә чыкканчы безгә бер серне чишәргә кирәк. (балалар серле тартма янына киләләр. Серле тартмадан пазлалар алалар, аны җыялар)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле нинди матур бина барлыкка килде. Бу бина Сөембикә манарасы. Кабатлыйк әле. (Сөембикә манарасы). Бу бина Татарстанның башкаласы Казанда урнашкан. Кайберләрегезнең барганы да бардыр. Ул җиде катлы манара. Менә шулар белән танышыр өчен без бүген Казанга сәяхәткә чыгарбыз. Ләкин  без нәрсәгә утырып барырбыз икән?. (Балалар җавабы) (Серле тартма янына киләләр.Песоктан автобусларны алалар)

Әйе, балалар, без автобус белән барабыз. Ә автобуска утыргач без кемнәр булабыз? (пассажирлар) Әйдәгез автобуска утырдык. Каешларны эләктердек. Юлга кузгалдык.

Казан диләр, Казан диләр,

Ниләр бар ул Казанда?

Казанда, Казанда

Зәңгәр Идел бар анда.

(Казанга килеп җиттек.)

Казан бик матур шәһәр. (слайдлар күрсәтелә) Ә сезнең Казанда булганыгыз бармы? Нинди матур урыннарны беләсез? (Балалар  җавабы тыңланыла.  Кремль,  цирк, курчак театры һ. б.)

(Яңадан әтәч килә. Әтәч белән  уйнап, балалар ярата торган курчак театры турында сөйләшү, слайд карау)

(цирк турында әңгәмә.)

Тәрбияче: Казанның бик матур урыннарын күрдек, таныштык. Күп милләтле халык яшәвен белдек. Ә хәзер җырлап биеп алыйк.  (Казан турында җырлы- биюле уен)

Рәхмәт сезгә, балалар. Инде хәзер туган ягыбыз Теләчегә кайтыйк.

Йомгаклау.

Без бүген кая бардык?

Нинди матур урыннар күрдек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казанга - Универсиадага!

Казанда үтәчәк Универсиада турындагы булган белемнәрен арртыру. Спорт  уеннарына карата кызыксынучанлык тәрбияләү. Әкият геройлары аша спортка мәхәббәт уяту....

Казанга - Универсиадага!

Казанда үтәчәк Универсиада турындагы булган белемнәрен арртыру. Спорт  уеннарына карата кызыксынучанлык тәрбияләү. Әкият геройлары аша спортка мәхәббәт уяту....

Казанга барабыз

Занятие по обучению детей татарскому языку в ДО по УМК ....

“Казанга барам”

Конспект проведения итогового занятия по закреплению пройденного материала по татарскому языку с детьми подготовительной группы №3...

Казанга сәяхәт.

Конспект занятия для детей....

Занятиепо математике в подготовительной группе

Занятие по математике.Тема:« В гости к Дюймовочке».Программное  содержание:Закрепить знания детей о геометрических фигурах (название, особенности, сходство и отличия) , знание цветов; умение поль...

Игровое занятиепо развитию мышления у детей дошкольного возраста."Где живут герои мультиков?"

quot;Где живут герои мультиков?"Игровое занятиепо развитию мышления у детей дошкольного возраста. Цель - развитие мыслительной деятельности, операций мышления - анализа, синтеза, сравнения,...