"Йорт хайваннары"
план-конспект занятия по развитию речи по теме

-

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yort_hayvannary.docx9.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: "Йорт хайваннары"

Максат:

  • йорт хайваннарына карата мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү;
  • йорт хайваннары турындагы күзаллауны формалаштыру.
  • сүзле уеннар аша балаларның сүзлек запасын баету.
  • символлар кулланып, балаларны төп фикерләрне әйтергә       омтылдыру.

Алдан эшләнгән эшләр: сүзле уен өйрәнү: “Песи кая барасың?”, йорт хайваннары сериясеннән “Мәче һәм мәче балалары”, “Эт һәм көчекләр”, “Сыер һәм бозау” картиналарын карау; аз хәрәкәтле уен өйрәнү: “Мәче балалары һәм балалар”.

Эшчәнлек барышы.

  1. Оештыру моменты.

Артикуляцион гимнастика (Л.Н. Смирнова буенча)

  1. Төп өлеш.
  1. Бармаклар уены.

- Хәерле иртә, күзләрем!

Уяндыгызмы?

Хәерле иртә, колакларым,

Уяндыгызмы?

Хәерле иртә, кулларым,

Уяндыгызмы?

Хәерле иртә, аякларым,

Уяндыгызмы?

Хәерле иртә, кояш,

Без уяндык!

Хәерле иртә, апалар!

Исәнмесез!

  1. Уен “Күңелле шакмак”

Тәрбиячедә кырларына мәче, эт, сыер, ат, сарык, кәҗә рәсемнәре ябыштырылган шакмак. Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Тәрбияче шакмакны тәгәрәтә. Өстә калган рәсемне атарга һәм аның нинди аваз чыгаруын әйтергә кирәк. Мәсәлән: “Бу сыер. Сыер мөгери. Бу ат. Ул кешни. Бу эт. Эт өрә. Бу песи. Песи мияулый һ.б.

- Ә хәзер балалар, мольберт янына килегез әле. Балалар мольберттагы барлык рәсемнәрне атап чыгалар. Тәрбияче балаларга бу хайваннырның йорт хайваннары дип аталуын әйтә. Балаларга сораулар бирә:

- Әйтегез әле, ни өчен алар йорт хайваннары дип аталалар?

- Алар кешеләр белән янәшә яшиләр, кешеләр алар турында кайгырталар.

- Ә кайгырту ничек була?

- Кеше аларны ашата, эчерә, чистарта, авырса, дәвалый.

- Әйдәгез әле, балалар, шуны ничек итеп символлар беән күрсәтеп булыр икән?

Символлар күрсәтелә, һәм һәр символ нәрсә аңлатуын балалар белән әйтеп чыга. Ныгыту өчен тагын бер баладан сорала. Тәрбияче өстәп, йорт хайваннары кешегә файда китерүе турында әйтә.

- Әйдәгез әле, әйтеп карагыз, балалар, йорт хайваннары кешеләргә нинди файда китерәләр икән? (Песи-тычкан тота, эт-өйне скалый, сыер-сөт бирә һ.б.)

- Йорт хайваннары кешеләргә файда гына түгел, зыян да китерергә мөмкин. Йорт хайваннары белән үзеңне әдәпле тотарга кирәк. Әгәр эткә таш атсагыз, үртәсәгез, суксагыз, ул тешләп алырга мөмкин. Песине кыерсытсагыз, койрыгыннан тартсагыз, ул тырнап алачак. Йорт хайваннарын беркайчан да кулдан ашатырга ярамый. Чөнки ач хайван ризык белән кулны да тешләп алырга мөмкин.

- Ә хәзер, әйдәгез, үзебез яраткан “Чылбыр” уенын уйнап алыйк. Ләкин бүген ике чылбыр ясарга кирәк булыр. Икегә бүленгәч, тәрбияче аз хәрәкәтле уен “Мәче балалары һәм балалар” уенын уйнарга тәкъдим итә. (Уен эчтәлеге “Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак” Казан, 2012, 84 бит).

Уен тәмам булгач, эшчәнлеккә йомгак ясала.

 

                                                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

"Йорт хайваннары"

Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары». Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында с...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты) Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанл...

Занятие Йорт хайваннары

Занятие про животных....