Шөгыль на татарском языке
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Валиева Гульшат Асхатовна

Шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tanyp_belu.docx24.28 КБ

Предварительный просмотр:

                           “БЕЗ ЯЗНЫ ЯРАТАБЫЗ”  кечкенәләр  төркеме.

Танып белү

Максат:

           1.балаларга язгы күренешләр (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела) турында башлангыч белемнәр бирү;

           2. балаларның күзәтүчәнлеген,игътибарын үстерү;

           3.табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксындыру.

 Сөйләм телен үстерү

1.балаларның сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру;

2.яз турында күзаллау формалаштыру.

Сәламәтлек

  1. Төз утырырга һәм төз басып торырга күнектерү.
  2. Физкультминутка аша хәрәкәт эшчәнлеген ныгыту.

Сүзлек өстендә эш: яз,кояш,җылыта,тамчы,кулчатыр,боз сөнгеләре.

Җиһазлар: язгы күренешләр сүрәтләнгән рәсемнәр, «Яз җитә» җырының аудиоязмасы (Ф.Кәрим сүзләре,Җ. Фәйзи музыкасы), Йомшаккай.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. «Туган телдә сөйләшәбез» Ф.В.Хәзрәтова, И.Җ.Хәбибуллина(Тәрбиячеләр өчен методик кулланма)
  2. «Биләүдәге рәссам»(Мәктәпкәчә яшьтәге(2-3 яшьлек)балаларда иҗади сәнгать эшчәнлеген үстерү буенча программа һәм методик эшкәртмәләр) А.Гыйздәтуллина.

   Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Балалар,безгә кунаклар килгән әйдәгез әле исәнләшик .(Исәнмесез)

                 Саумы кояш ,саумы һава

                 Саумы көн,саумы бәләкәй агач.

                Барыгызга  да хәерле   көн.

Тәрбияче: Балалар,әйдәгез утырыйк ,төз итеп. Безгә бит бүген кунакка Йомшаккай килгән .Исәнләшик  йомшаккай белән(исәнме йомшаккай)

Балалар: Исәнме,Йомшаккай.

Тәрбияче: Балалар йомшаккай миңа нидер әйтергә тели. Тыңлап карыйк әле. Йомшаккйның сезгә соравы бар.

Йомшаккай: Балалар,кояш җылыта,кар эри, урамда сулар җыела. Бу нинди вакыт була?

Балалар:Яз.

Тәрбияче: Әйе, балалар,яз. Хәзер тышта яз. Язны барлык кешеләр дә көтә. Яз җиткәч,табигатьтә күп кенә үзгәрешләр була. Балалар,яз көне нинди үзгәрешләр була?

Балалар:Кояш җылыта.(индивидуаль һәм күмәк кабатлау)

Тәрбияче: Мин сезгә табышмак әйтәм тыңлап карагыз әле. Лампа түгел –яктырта, Мич түгел –җылыта.(Кояш) Дөрес балалар.Әйтегез әле миңа

 Кояш җылыткач,кар эри..Кар нишли?

Балалар: Яз көне кар эри(активлаштыру)

Тәрбияче:Яз көне тагын нинди үзгәрешләр була ?

Балалар: Урамнарда сулар җыела.

Тәрбияче: Дөрес, яз көне кояш нык җылыта,кар эри һәи сулар җыела. Балалар,кояш нинди төстә?

Балалар: Сары.

Тәрбияче:Дөрес,ә нинди формада.

Балалар: Түгәрәк.

Тәрбияче: Кояшның тагын нәрсәләре бар?

Балалар: Нурлары.

Тәрбияче:Әйе,кояш нурлары. Әйдәгез ,балалар, һавада түгәрәк һәм кояш нурлары ясыйбыз.(ясыйлар) Менә балалр,рәсемдәге кояшка карагыз, охшаганмы безнең кояш.?

Балалар:Әйе.

Тәрбияче:Балалар безнең Йомшаккай Сезгә уен алып килгән,әйдәгез бергәләп уйнап алыйк.Менә минем кулчатырым. Мин кояш җылыта дигәч ,сез йөрисездигәч ,ә яңгыр ява дигәч ,кулчатыр астына керәсез.(уен барышы.)

Тәрбияче: Булдырдыгыз,балалар. Язын,балалар,тамчылар тып-тып итә. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк: «тып-тып»(күмәк һәм индивидуаль) Ә хәзер сезнең белән бергә «Яз җитә» дигән җырыбызны җырлап алабыз.(Ф.Кәрим сүзләре,Җ.Фәйзи музыкасы) Тамчылар нишлиләр (тамчылар тып-тып итеп тамалар) Балалар менә сезгә боз сөнгеләре ясалган рәсем. Тамчылар ,боз сөнгеләреннән тама. Бармаклар белән  тамчылар тамганын ясыйк әле.Булдырдыгыз, менә ничек матур тамчылар ясадыгыз.Йомшаккай сиңа ошадымы?

Йомшаккай: Әйе.

Тәрбияче: Йомшаккай ,сиңа балаларның шигырьләре дә бар.(Ш.Ислам.С.Илюса.Д.Ислам)

                                                          Көннәр аяз,күктә алсу

                                                          Нур сибеп кояш көлә.

                                                          Җиргә тама көмеш тамчы

                                                           Сагынып көткән яз килә.  

Рәхмәт минем матурларым.Яз көне кешеләрнең кәефләре күтәренке була. Алар күңелле,шат булалар.Сезнеңдә күңелләрегез гел шат булсын .Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа «Изучаем татарский язык» (дополнительные платные образовательные услуги по татарскому языку)

Пояснительная записка.В татарском детском фольклоре,лучших произведениях татарской детской поэзии заключены большие возможности для умственного ,нравственного и эстетического развития дошкольник...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

Хөрмәтле коллегалар, бүгенге темабызны дәвам итеп,  минем шуны әйтәсем килә. Без балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасында , беренче төркеменнән башлап, балаларның авазларны дөрес ә...

Фольклор татарского народа (на татарском языке)

презинтация для воспитателей и родителей....

Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"

Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: " Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку".

План самообразования воспитателя (по обучению русскому и татарскому языкам) по теме: "Использование игровых технологий в обучению детей татарскому языку"....