Дуслар җыелган җирдә
методическая разработка по развитию речи (старшая, подготовительная группа) на тему

Султанова Лейсан Рустамовна

Балаларны татар халкының йолалары белән таныштыру. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл duslar_zhyelgan_zhird.docx19.22 КБ

Предварительный просмотр:

Дуслар җыелган җирдә.

Зал алан кебек бизәлә.

Алып баручы.

Бәйрәмсез бик куңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә.

Кирәк һәммәбезгә дә.

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Халкыбызның йолаларын

Искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген

“Уен” үткәрик әле.

 (Аланга гармун тотып яшьләр керә, алар артыннан, бигрәк тә моңлы инде шушы гармун көйләре, дип, сөйләнә-сөйләнә әби белән бабай килеп керәләр.)

Алып баручы: Исәнмесез! Хәерле көн!

Әби, бабай: Исәнмесез, балакайларым.

Балалар: Исәнмесез, әби, бабай. Хәерле көн.

Алып баручы: Нишләп йөрисез?

Әби. Менә моңлы гармун тавышларын ишетеп, яшь чакларны искә төшерик, дип килгән идек, кызым.

Алыпбаручы .

Бик әйбәт булган, әйдәгез соң, бергәләп күңел ачып алыйк.

(Бер кыз әби белән бабайны, әби, бабай, рәхим итеп утырыгыз, дип, аларны урындыкларга утырта)

1 нче малай.

Исәнмесез, кызлар!

Һавадагы йолдызлар.

1 нче кыз. исәнмесез! Кемнәр дисәк, безнең малайлар икән.

2 нче малай.

Берәү, икәү, өчәү, дүртәү,

Кызлар бездә бик күбәү,

Алия, Лилия, Гөлия, Айсылу...

Барысы да бигрәксылу!

3 нчемалай.

Әйдә, дуслар, җырлый кәле

Уйнаган гармуннарга,

Ал чәчәк күк яшик әле

Туган якларыбызда.

4 нчемалай.

Барысы да шундый уңган,

Барысы да шундый булган,

Йөзләре кояш кебек

Торалар нурлар сибеп.

5 нчымалай.

Бас, бас, катырак бас,

Бии икән дисеннәр,

Безнең яшьләр табаныннан

Ут чыгара дисеннәр. 

Татар халкының “Сигезле биюе” башкарыла.

Бабай. И-и, балалар, күңелем бигрәк яшәре пкитте. (Биеп килеп,әбигә баса)

Әби.

Җитәр, җитәр, уздырдың,

Бигрәк тузан туздырдың,

Аягыңны шакылдатып,

Колагымны тондырдың.

Бабай.

Әбиемнең кәҗәсе-

Бакчада, кәбестәдә.

Биемәгәч, җырламагач,

Мин монда нәмәстәгә.

Алып баручы.Ә без уеннарыбызны дәвам итәрбез.

Әби. Уйнагыз,балакайларым, уйнагыз. Без сезне читтән генә карап торыйк.

Бабай. Карап тормыйк әле, карчык. Түбән очта кичке уенда уйный торган “Чума үрдәк, чума каз” уенын балаларга өйрәтик әле.

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата,

Айзат үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата?

Алияне ярата шул, ярата.

 (Җыр кабатлана, исемнәре үзгәрә.)

2 нче кыз. Әбекәй,син дә үзегез уйнаган уеннарның берсен безнең белән уйнап ал әле.

Әби. Әйдәгез, балалар, “Йөзек салыш”уенын уйнап алыйк соң . Барыгыз да учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнен сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез.(Йөзек сала.) Йөзек кемдә, сикереп чык.

Уйнаучылар. йөзек - Айгиздә. Нишләтәбез Айгизне? . -1)  -Әтәч булып кычкырсын! -2) Нинди җәза бирәбез? –Шигырь сөйләсен. “Туган телем”не сөйли. 3) – Җырласын.

Туган телем

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул – минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул – минем туган телем.

“Балам!” – диеп, туган телдә

Эндәшә миңа әткәм.

“Әнием!” – дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.


Бабай: ул уйнаган уеннар. Җырлаган җырлар! Исәбе-хисабы юк иде. Сез дә, балалар, безнең милли киемнәребезне, моңлы татар җырларыбызны онытмагансыз икән, рәхмәт.

Әби: безнең яшьлекне искә төшерүегезгә рәхмәт, балалар.

Алып баручы:

Нинди олы бәхет! Җыелышып,

Уйнау-көлү, бию гел бергә.

Насыйп булсын иде сөенешеп,

Шатланышып яшәү гомергә.

Хөрмәтле кунаклар, шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам, рәхмәт сезгә.

1 нче бала: Һәрбер көн сезгә бәхет-шатлык кына китерсен.

2 нче бала: Аткан таңнарыгыз барысы да алсу булсын.

3 нче бала: Тормыш юлыгызда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар күп булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

"Безнең дуслар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты...

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Дуслар кунакта

Икенче кечкенәләр төркемендә үз-үзеңне тотыш культурасы буенча шогел конспекты...

“Дуслар җыелган җирдә”

Сценарий мероприятия “Дуслар җыелган җирдә”(Мәктәпкә әзерлек балалары өчен)...