Йорт хайваннары
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему

Галимова Лилия Азатовна

Максат: Балаларның туган телдә аңлап , аралашуларын, йорт хайваннары турында күзаллауларын формалаштыру, алар турында  кайгырту хисе тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yort_hayvannary.docx19.44 КБ

Предварительный просмотр:

Йорт хайваннары

Максат: Балаларның туган телдә аңлап , аралашуларын, йорт хайваннары турында күзаллауларын формалаштыру, алар турында  кайгырту хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

-Мөстәкыйль фикерләү сәләтен, йорт хайваннарына карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү.

- балаларның игътибарын, кабул итүләрен,хәтерен, кызыксыну теләген, сөйләм телен үстерү.

- йорт хайваннары (сыер,сарык, ат,кәҗә,эт, песи)  турындагы белемнәрен киңәйтү;  хайваннарның исемнәрен, кайда яшәүләрен, нәрсә ашауларын, тавышларын әйтергә күнектерү;хайваннарның балаларын танып белү сәләтләрен булдыру; дөрес тоташтыра белү, йорт хайваннары арасыннан артык рәсемне таба белү күнекмәләрен үстерү

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль – коммуникатив үсеш, сөйләм үсеше танып белү үсеше, физик үсеш, нәфис-нәфасәти үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә,сюрприз момент,табышмаклар чишү, сорауларга җавап, презентация,күрсәтмәлелек, дидактик уеннар, хәрәкәтле уеннар, бармак уены.

Җиһазлау: проектор, экран, уенчык йорт хайваннары, хайван рәсемнәре,туп, пластилин.

Алдан үткәрелгән эш: йорт хайваннары рәсемнәрен карау, табышмаклар чишү,  уен-нар.

Тәрбияче: Балалар бүген безнең эшчәнлегебезгә тәрбияче апаларыбыз керде ,әйдәгез алар белән исәнләшик.                                                                                                                                                

Балалар: Исәнмесез!

Төп өлеш.

Тәрбияче: Балалар, бүген мин эшкә килгәндә  кечкенә генә, йомшак кына, койрыгы да бар, мыеклары озын, үзе өшегән урамда бер хайван күрдем. Кайсыгыз әйтер икән, нинди хайван турында сөйләдем мин?

Балалар: Песи

Т: Әйе, бик дөрес песи иде ул, балалар.

Т: Балалар ниндидер тавыш ишетелә. Миңа компьютерга ниндидер хат килгән, әйдәгез карыйк әле. Бу хат авылдагы Әсмәбикә әбидән икән бит. Слайд 1. Монда ниндидер тавыш бар, тыңлап карыйк әле. Нинди тавыш бу, балалар?

Б: Сыер тавышы.

Т: Әйе бик дөрес, бу Әсмәбикәнең сыерының тавышы. Бик кызык булды әле балалар.Слайд 2. Әйдәгез әле алдагыларын да карыйк. Монда безнең табышмак. ....

(балалар шулай йорт хайваннарын әйтеп чыгалар)

Балалар нинди хайваннар булдылар инде болар?

Б: Йорт хайваннары.

Т:Әйе, йорт хайваннары. Ә ни өчен алар йорт хайваннары дип атала?

Б: Чөнки аларның хуҗалары бар һәм алар сарайда яшиләр.

Т: Әйе, дөрес. Ә менә без карап киткән хайваннарның хуҗасы кем булды инде?

Б: Әсмәбикә әби.

Т: Әйе. Балалар әйдәгез әле, хайваннарны ничек чакыралар искә төшерик әле.

(Хайваннарны чакыру)

Менә без хайваннарны чакыргач үзләре дә монда килеп җиткәннәр. Нишләптер алар бик моңсу?! Әйдәгез әле без, әниләре янына бәбиләрен куеп чыгыйк, бәлки аларның кәефләре күтәрелер.

Д/уен: “Әнисен һәм бәбиен тап”

Булдырдыгыз, балалар. Балалар без сезнең белән әле йорт хайваннары турында шигырьләр, такмаклар беләбез. Әйдәгез әле сөйләп китик.

(Балалар шигырьләр сөйли)

Балалар карагыз әле, безнең Әсмәбикә әбинең хайваннары янына тагын бер хайван кереп адашкан, әйдәгез әле шуны табыйк.

Д/уен: “Кайсы артык?”

Слайд. Б:Төлке

Т: Ә ни өчен төлке?

Б: Чөнки ул урман хайваны.

Т: Ә ни өчен ул урман хайваны дип атала?

Б: чөнки ул урманда яши.

Т: Әйе. Балалар әйдәгез әле ял итеп алыйк. Әнә күрәсезме анда бер маэмай яткан. Әйдәгез әле “Йонлач көчек” исемле уенны уйнап алабыз.

Ял итеп алдык, балалар. Әйдәгез әле  без уч төбен җылытып алабыз.

Аз хәрәкәтле уен: “Уч төбен җылыту”

Балалар хатның дәвамын укыр өчен безгә тагын компьютер кирәк булачак. Ә компьтердан күзләр арый. Әйдәгез әле аларны ял иттерәбез. (Күзләргә сәламәтләндерү гимнастикасы). Булдырдыгыз,балалар. Слайд. Балалар карагыз әле. Монда кемдер хайваннарга ашарга салган. Ләкин берсе дә ашамый, нишләп икән?

Б: Чөнки азыклар дөрес салынмаган.

Т: Әйе дөрес. Балалар  кәҗә кәбестә ярата, ләкин кыш көне кәбестә юк. Әйдәгез әле без сезнең белән кәҗәгә пластилиннан кәбестә әвәләп җибәрәбез. Ул бик шатланыр, без рәхмәт әйтер.

(балалар пластилиннан кәбестә әвәлиләр)

Балалар әйдәгез ял итеп алабыз.

Х/уен: “Песи һәм тычканнар”

Йомгаклау.

Балалар без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

Б: Йорт хайваннары турында

Т: Әйе бик дөрес. Сезгә ошадымы соң? Нәрсә ошады?

Б: Әйе.

Т: Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт үзегезгә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Конспект йорт хайваннары

Йорт хайваннары...

"Йорт хайваннары"

Тема: «Табигатьнең җанлы ияләре. Йорт хайваннары». Максат: Татар халкының фольклор әсәрләре аша балаларны йорт Хайваннары турындагы белемнәрен арттыру, ныгыту, аларның кешеләргә файдасы турында с...

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Йорт хайваннары һәм аларның балалары

Тема: “Йорт хайваннары һәм аларның балалары”(Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты) Максат: балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен ныгыту.Тәрбия бурычы: йорт хайваннарына карата миһербанл...

Занятие Йорт хайваннары

Занятие про животных....