Безнең ишегалдында
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Безнең ишегалдында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_ishegaldynda.docx20.02 КБ

Предварительный просмотр:

                           Безнең ишегалдында

                   (Л.Шәех “Безнең ишегалдында” китабы буенча)

Зурлар төркемендә сөйләм үсеше эшчәнлеге

Максат: балаларның туган телләрендә  тирә-юньдәгеләр белән аралашу күнекмәләрен һәм сөйләм телен формалаштыру.

Бурычлар:  матур әдәбият аша балаларның йорт хайваннары һәм кошлары турындагы күзаллауларын системалаштыру;

-балалар өчен шигырьләрне ишетеп аңлауларына ирешү;

-диалогик һәм монологик сөйләмне үстерү;

-барлык тереклек ияләренә карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү;

-матур әдәбият укуга кызыксыну уяту.

 Җиһазлау һәм материал: проектор, йорт хайваннары һәм кошларының рәсемнәре,Л.Шәех “Безнең ишегалдында” китабы, әтәч маскасы,балаларның рәсемнәре,рәсем  “Ишегалдында”.

I.Оештыру өлеше.

1.Хәерле көн балалар!

Хәерле көн!

Ничек яшисез?(менә болай)

Ничек елмаясыз?( менә болай)

Ничек елыйсыз? (менә болай)

Ничек усалланасыз? (менә болай)

Ничек гаҗәпләнәсез?( менә болай)

Балалар,бүген безгә кунак апалар да килде.Әйдәгез,алар белән дә исәнләшеп китик.

-Исәнмесез,апалар!

-Хәерле көн сезгә!

2 .Т. Балалар,апрель аенда билгеләп үтелә торган  көннәр,бәйрәмнәр күп.Шуларның берсе 2 апрель-балалар китабы көне.(1 слайд)Шул уңайдан,узган атнада без сезнең белән балалар китапханәсендә кунакта булдык.Әйдәгез шуны искә төшереп китик әле.(видео)

    Т. Балалар,минем бу пакетымда нәрсә бар дип уйлыйсыз?(балаларның җаваплары )

Кайсыгыз хәтерли,китапханәче Фәния апа миңа нәрсә бирде?

Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле:мин сезгә бер табышмак әйтәм:

     Тавышсыз,кулсыз булса да,

     Күп сүзле,күп рәсемле

     Нинди тылсымлы әйбер ул

     Берәрегез беләме?(китап)

Б.-Китап бирде.

Т.Фәния апа  бу матур китап белән сезне таныштырырга кушты. Бүген мин сезне шул китап белән таныштырачакмын (2 слайд). Китапны Ленар Шәех исемле  шагыйрь язган. Ул балалар өчен күңелле,кызыклы шигырьләрне  туган телебездә-татар телендә яза .Ул китапның исеме “Безнең ишегалдында” дип атала.

-Балалар, ишегалды бик шау-шулы,тыңлагыз әле.Нинди тавышлар ишетәсез анда? (Йорт хайваннарының тавышларын  тыңлау.)

Т.-Нинди тавышлар ишеттегез?

Әйдәгез әле балалар,күзләрегезне йомыгыз.Без үзебезне ишегалдында дип уйлыйк. Ишегалдында нәрсәләр күрербез икән?(3 слайд)

 Безнең ишегалдында

Әллә ниләр бар монда.

Әйдәгез,карыйк әле

Якынрак барыйк әле.

Без  иң беренче нәрсә күрдек?

Б.-Без тавыкны күрдек.(4 слайд)

Т.-Тавык турында нәрсә әйтә аласыз?

Б.-Тавык- йорт кошы.

Т.-Тагын нәрсә әйтә аласыз? Ул безгә нәрсә бирә?

 Шигырьләр белмисезме? (1 бала  шигырь сөйли).

Т.-Әйдәгез, искә төшереп алыйк әле:сез нинди йорт кошлары беләсез?

Б.-Әтәч,каз, үрдәк,күркә.

Т.-Бик дөрес. Ә ни өчен аларны йорт кошлары дип атыйлар?

Б.-Йорт кошлары-кешеләр янында яши торган кошлар. Аларны кешеләр тәрбияли, ашата,карый.

         Ял минуты. “Игътибарлы бул” дигән уен уйныйбыз.Йорт кошы булса чүгәлисе,башка кош булса,очу хәрәкәте ясыйсы.

 Т.-Ишегалдында тагын  нинди кошлар бар икән?Карап китик әле( әтәч,күркә,үрдәк,каз 5,6,7,8,).

Т.-Балалар,Ленар абыегызның тагын   кайсы йорт кошы турындагы шигырен тыңлыйсыгыз килә?

Т.-Хәзер сезнең белән “Балалар һәм әтәч” уенын уйныйбыз.

Залның бер ягында сызык артында балалар тезелеп басалар.Берәү әтәч  итеп билгеләнә.Балалардан ерак түгел “Әтәч өе “ билгеләнә.Әтәч  өеннән чыга,3

 тапкыр “Кикрикүк”дип кычкыра.Шуннан уенчылар түбәндәге сүзләрне әйтәләр.

                         Безнең  өйнең  әтәче

                         Йокыдан иртә тора.

                          Безгә  йокы бирмичә

                         Кикрикүк дип кычкыра.

Сүзләрдән соң горур кыяфәт  белән әтәч тагын бер тапкыр   “Кикрикүк” дип кычкыра.Уенчылар  як-якка таралалар,әтәч аларны куа. Тотылган бала әтәч була.

Т.-Йорт кошлары арасыннан тавык,каз, күркә,үрдәк   йомырка сала һәм бала чыгаралар. Хәзер без,тавык йомыркасы белән гади генә тәҗрибә үткәрәбез. Йомырканың бозылмаганмы, иске түгелме икәнен, суга салып карап була. Әгәр дә йомырка су төбенә төшсә, бозылмаган була, әгәр дә өскә күтәрелсә, искергән йомырка була. Йомырка эчендә бәби бармы икәнен белү өчен,утка куеп караганнар.

2.Т.Балалар,авылның ишегалды бик зур икән. Анда хайван тавышлары да ишетелде. Китапның алдагы битләрен ачыйк әле.

-“Безнең ишегалдында” нәрсә бар?( куян 9 слайд)

  “Йорт куяны”шигырьне уку.

-Йорт куяны кайда яши?

-Йорт куяны читлектә яши.

-Ул нәрсә ашый?

-Кишер,кайры( тешләрен үткенләтер өчен агач ботаклары бирәләр).

Куян алма,кузгалак,бака яфрагы ашый.Куян мамыгыннан башлык. Оекбаш,бияләй шарф бәйли.

Т.-Тагын нинди хайваннар яши? (10,11,12,13,  дуңгыз,кәҗә.сарык,сыер)

   “Ат белән колын”-(14 слайд.)

Т.-Бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

Б.-Ат белән колынны күрәбез.

Т.-Ат нинди?

Т.-Ат белән колын бер-берсенә охшаганмы?

-Кайсы яклары белән аерылып тора?

-Алар кешегә нинди файда китерә?

(Печән ашый,солы ашый, тояклары кырылмасын, авыртмасын өчен “тоякларына” дага киертәләр).

Д/у  “Кем нәрсә ярата?” яки туп белән “Баласын әйт” уеннары.

Т.-Балалар ,алдагы битләргә күчәбез. Безнең ишелалдында тагын  нәрсәләр бар икән?

-Песи, эт бар.(15,16 слайд)

Т.-Балалар,сезнең өйләрегездә кечкенә дусларыгыз-эт,песи бармы?

-Өйләрегездә нинди йорт хайваннары бар? Хикәя  төзү.

Т. Балалар,рәсемдәге хайваннарны бар  сүз белән ничек атыйбыз?(17 слайд)

Б.-Йорт хайваннары.

Т.-Йорт хайваннарының кыргый хайваннардан нинди аермасы бар?

Кешеләр аларны ни өчен асрыйлар?Алар безгә нәрсә бирә?

Т.- “Безнең ишегалдында” нәрсәләр бар? .( тактага картина  элү)

Б. -“Безнең ишегалдында” йорт кошлары һәм йорт хайваннары бар.

3.Рефлексия.

Т.-Балалар, китапның соңгы битен яптык. Яраттыгызмы бу китапны? Китап кечкенә булса да ,никадәр йорт хайваннары һәм кошлары турында белдек.  Бүген без  китапның кайбер шигырьләре белән генә таныштык. Калган шигырьләрен  дә укырбыз әле. Мин аны үзебезнең  китап почмагына куям.

Без  барыбыз да китапларны бик яратабыз. Китаптан карап  хәрефләр өйрәнәбез,кызыклы шигырьләр ,мавыктыргыч әкиятләрукыйбыз. Халкыбыз юкка кына “Китап-белем чишмәсе” дип әйтмәгән. Китапларны  саклап тотарга кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Безнең кара дошманнарыбыз аракы һәм тәмәке.

Балаларга тәмәкегә һәм аракыга карата кечкенәдән үк тискәре караш булдыру....

Балалар язмышы безнең кулда

Әти- әниләр белән эшләү өчен перспектив планга аңлатмалы язу...

Йомгаклау план конспекты Тема: “Әбиемнең ишегалдында”

Йомгаклау план конспекты Тема: “Әбиемнең ишегалдында&rdquo...

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...