План по самообразованию
материал по развитию речи на тему

Кашапова Гузель Нургалеевна

План предназначен на 5 лет.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл План по самообразованию38.56 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районы

  «48нче катнаш төрдәге балалар бакчасы»ның

югары категорияле татар теле тәрбиячесе Кашапова Гүзәл Нургали кызының 2018-2023  елга  үзбелемне үстерү буенча эш планы

Методик тема:

   «Балаларның сөйләм телен үстерү, камилләштерү эшен Федераль Дәүләт белем бирү һәм һөнәри стандартларга  яраклаштырып тормышка ашыру»  

Үзбелемне үстерү планын төзү этаплары.

1.Үзбелемне үстерү өстендә эш алып барганда, беренчеләрдән булып, сайланган теманың ни өчен алынуын нигезләп күрсәтү.

2.Әлеге тема  ни дәрәҗәдә  балалар бакчасында өйрәтелүче программаның төп максаты һәм бурычларына туры килә һәм аларны тулыландыруда булыша.

3.Нинди программа һәм методик кулланмаларга нигезләнеп сайлана, нинди методик рекомендацияләр исәпкә алына.

4.Бу теманы тормышка ашыруда (НОД һәм шәхси эш вакытында) нинди эш формалары сайлана.

Үзбелемне үстерү максаты һәм бурычлары

Максат: Уен – ситуацияләр, күргәзмәлелек, сюжетлы – рольле уеннар, хәрәкәтле , җыр – биюле  уеннар  кулланып тел өйрәнү, аралашу теләге тудыру.

Балаларның  сөйләмен  көнкүрешкә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Балаларда халык әсәрләре аша кешелеклелек, ярдәмчеллек хисләре, ягымлылык тәрбияләу; нәниләрнең зиһеннәрен арттыру, фикерләу сәләтен устеру, сөйләмен камилләштеру.

Балаларның уенчыклар, аларның үзлекләре, кулланылышы турындагы белемнәрен ныгыту, сөйләм телен үстерү, предметларның мөһим сыйфатларын билгеләү; күзәтүчәнлек, ихтирамлылык, активлык тәрбияләү.

Бурычлар: Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, сөйләм күнекмәләренә өйрәтү.

Мөстәкыйль  фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну һәм сизгерлек  уяту.

Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать  иту, рәхмәт әйтү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Теманың актуальлеге:

Чал гасырлар арасында

Йолдыз булып янасы бар –

Юл бирегез нарасыйга, -

Аның ерак барасы бар,

Үзенә юл ярасы бар!

                                         Р. Әхмәтҗанов “ Сабый елы”

         Тәрбия-белем бирү процессына яңа технологияләрне кертеп жибәрү бүген көн тәртибенә куелган мәсьәлә. Тәрбиячедән бик күп көч тәлап ителә: үз эшеңне яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, белем алу-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү, җәмгыятькә бөтен яктан да камил булган шәхес тәрбияләү . Ә моның өчен тәрбиячегә үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Бүгенге мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша, шуңа күрә дә хәзерге педагоглар кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен заманча технологияләрне урынлы һәм нәтиҗәле куллана белергә тиеш.
Көтелгән нәтиҗәләр:
-балаларның белем дәрәҗәсен күтәрү,
 әдәби, матур сөйләм, эстетик үзаң, дөняга карашларын үстерү; сүз байлыгын камилләштерү.                               -педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, сыйфатын үстерү;
-эшчәнлектә куллануда уңышлы дип табылган дидактик, электрон уеннарны системага салып, тел өйрәтүче тәрбиячеләргә тәкъдим итү;
- эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан методик кулланма чыгарганда үз темамны тәкъдим итү.
                                                                                                       -“Сәләтле бәләкәч”, “Идел – Йорт” кебек конкурсларда катнашу.                       -ата- аналарны бердәм иҗади эшчәнлеккә тарту.

Үзбелемне күтәрү чыганаклары:
-Методик әсбаплар, кулланмалар, программалар, махсус әдәбият, интернет-ресурс, видео, аудиоязмалар, конференция, семинар-практикумнар, методик берләшмәләр, педагогик киңәшмәләр, ачык шөгыльләр, мастер-класс, курслар, эш тәҗрибәсе уртаклашу чаралары.
Үзбелемне күтәрү төрләре:
- индивидуаль планнар аша индивидуаль эшчәнлек;
-төркемләп, ягъни балалар бакчасы, шәһәр, республика күләмендәге методик берләшмәләрдә, педагогик киңәшмәләрдә, семинар-практикумнарда, конкурсларда катнашу.
-интернет аша үз сайтымда һәм башка сайтларда башка педагоглар белән аралашу.

Метод һәм алымнар:

-Сюжетлы – рольле уеннар.

-Театральләштерү, сәхнәләштерү.

-Хәрәкәтле уеннар.

-Бармак уеннары.

-Сүзле уеннар.

Эш формалары:

-Белем бирү эшчәнлеге;

-балалар иҗаты күргәзмәсе оештыру;

-әкиятләрне сәхнәләштерү;

-мастер- классларда катнашу;

-методик әсбапларда статялар бастыру;

-конкурсларда катнашу.

Нәтиҗәләр:

-Балаларда әдәби, матур сөйләм, эстетик үзаң, дөняга карашларын үстерү; сүз байлыгын камилләштерү.

-“Сәләтле бәләкәч”, “Идел – Йорт” кебек конкурсларда катнашу.

-Ата- аналарны бердәм иҗади эшчәнлеккә тарту.

  1. Әзерлек этабы (01.09.18- 31.12 18)
  2. Төп этап (09.01.19-30.05.23)

а) (09.01.19-30.05.19)

б) (01.09.19-30.05.20)

в) (01.09.20 -30.05.21)

г) (01.09.21-30.05.22)

д) (01.09.22-30.05.23)

3.Йомгаклау этабы (01.09.23-30.12.23)

1.Әзерлек этабы. 01.09.18- 31.12. 18

Вакыты

Эчтәлеге

Формасы

1

сентябрь

Үзбелемне үстерү буенча материал туплау

Тема буенча методик әдәбият туплау

2

октябрь

Үзбелемне үстерү буенча методик әдәбият белән  танышу, өйрәнү.

Темага кагылышлы материал булдыру

3

ноябрь

Ачык эшчәнлекләргә йөрү.Семинар –практикумнарда катнашу.

Профессиональлекне үстерү

4

декабрь

Семенарда катнашу: “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар  һәм башлангыч  мәктәптә дәвамчанлыкны ФГОС таләпләренә туры китереп  тәэмин итү”.

Профессиональлекне үстерү

2.Төп этап. 09.01.19-30.05.19

1

2019

Бала эшчәнлегенең төрле формаларында татар теле сөйләмен үстерү, камилләштерү.

Ата-аналарга консультация

2

2019

Сәләтле балалар белән эш – заман таләбе.

концультация

  3

2019

“Дидактик уеннарның әһәмияте”

Бакча   тәрбиячеләре өчен семинар

4

2019

 “Әнкәй кебек газиз туган тел”

Конкурста катнашу өчен белем бирү эшчәнлеге конспекты язу

5

2019

Тукай иҗаты аша  телгә мәхәббәт тәрбияләү “Тукай безнең күңелләрдә”

Ата- аналар өчен ачык чара

6

2019

Сәләтле балалар белән балалар фестивальләрендә “Идел йорт”, “Сәләтле бәләкәч”, “Тукай теле- туган телем” актив катнашу.

Даими рәвештә

01.09.19-30.05.20

1

2019

Нәрсә ул уен?

концультация

2

2019

Уен төрләре

концультация

3

2019

Бармак уеннарының әһәмияте.

концультация

4

2019

3-4 яшьлек балалар өчен бармак уеннары

Төркемнәрдә өйрәнү

5

2020

Бармак уеннары

Төркемнәрдә өйрәнү

6

2020

Ватанны саклаучылар хатын –кызлар көненә багышланган бәйрәмгә шигырләр  туплау.

Төркемнәргә бүлеп бирү

7

2020

Әйлән - бәйлән, җырлы - биюле уеннар аша сөйләмне баету. “Матур уен”,  “Түгәрәк уены”, “Утыр,утыр, Мәликә”.

 

Төркемнәрдә өйрәнү

8

2020

Район күләмендә үткәрелгән  семинарларда актив катнашу

Даими рәвештә

9

2020

Сәләтле балалар белән балалар фестивальләрендә “Идел йорт”, “Сәләтле бәләкәч”, “Тукай теле- туган телем” актив катнашу.

Даими рәвештә

10

2020

Район, республика күләм ачык чараларда катнашу

Даими рәвештә

01.09.20 -30.05.21

1

2020

Сюжетлы – рольле уеннарның сөйләм теле үстерүдә роле.

 

Төркемнәрдә өйрәнү

2

2020

Сүзле уен «Карга килә....»

Инновацион проект буенча

татар балалары белән эш

3

2020

  Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте

консультация

4

2020

Төрле ел фасылына кагылышлы мәкальләр өйрәнү

Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә

5

2021

Дидактик һәм хәрәкәтле уеннарның мөстәкыйль рәвештә тел өйрәтүдә роле

Тәрбиячеләр өчен консультация

6

2021

Дидактик уеннар һәм аларның әһәмияте

консультация

7

2021

Дидактик уеннарны реим вакытында куллану

консультация

7

2021

Татар халык уеннары  «Тимербай», «Күрсәт әле, үскәнем», «Буш урын», «Почмак алыш».

Төркемнәрдә режим вакытында уйнау

8

2021

Халык авыз иҗаты әсәрләрен схема- рәсемнәр аша өйрәтү

Белем бирү эшчәнлегендә презентация ярдәмендә

(Инновацион проект)

9

2021

Сөйләшү, аралашу әдәбе.

консультация

01.09.21-30.05.22

1

2021

Әнкәм йорты –алтын бишек.

консультация

2

2018-2023

Татар халык әкиятләре буенча мултьфильмнар  карау.

Һәр төркемдә, даими рәвештә

3

2021

 Балалар бакчасында татар телендә аралашу булдыруга киңәшләр һәм практик күнегүләр

консультация

4

2021

Сүзле – хәрәкәтле  уеннар аша  талирантлы шәхес  тәрбияләү , телгә мәхәббәт,күркәм сыйфатлар булдыру

Тәрбиячеләр өчен

5

2022

Дидактик авторлык уеннары төзү

Даими рәвештә

6

2022

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү,әкиятләр уку.

С.Сәүбәнова “Ботка нигә тәмле?”, “Мактанчык алма”.

Хәйдәр “Керпе туны”.

Ә.Бикчәнтәева “Тәмле сүз”.

Батулла “Аю Әппәс”.

Эчтәлеген сөйләү, фикерләрне рәсемгә төшерү өчен

7

2022

“Халкымның милли йоласы -орчык бәйрәме”

Электрон порталга җибәрү өчен белем бирү конспекты язу

8

2022

Табигать үзенчәлекләре турында күзаллау булдыру. “Һава һәм аның үзенчәлекләре” шөгыль конспекты язу.

Белем бирү эшчәнлеге  конспекты язу.

9

2022

Балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен яңа технологияләр кулланып шөгыльләр үткәрү

Ачык чара

10

2022

Тукай  иҗаты бәяләп бетермәслек мирас

Ата- аналар өчен ачык чаралар

01.09.22-30.05.23

1

2018-2023

Әкиятләрне сәхнәләштерү

Кечкенә төркем балаларына күрсәтү, конкурсларда катнашу

2

2022

Үстерелешле уеннар

Төркемнәрдә

3

2022

Халык авыз иҗаты әсәрләрен схема- рәсемнәр аша өйрәтү

Инновацион проект

4

2022

Татар халкының аяк киемнәре

Республика күләмендә оештырылган курсларда чыгыш ясау

5

2023

Татар халкының тормыш- көнкүреше

Республика күләмендә оештырылган курсларда чыгыш ясау

6

2023

 “Без мәктәпкә барырга әзер!”;

Яңа технологияләр кулланып тәрбиячеләргә, әти-әниләргә эшчәнлек  күрсәтү

7

2023

Презентация материалларын тулыландыру, туплау.

Даими эш

8

2023

Балалар бакчасы  кысаларында  үткәрелгән семинарларда актив катнашу

Даими эш

9

2023

 “Идел йорт”, “Сәләтле бәләкәч”, “Тукай теле- туган телем” .

Сәләтле балалар белән балалар фестивальләрендә  актив катнашу.

Диагностика

күрсәткеч

2018-2019

2019-2020

2020-2021

2021-2022

2022-2023

югары

Урта

түбән

     

Әдәбият исемлеге.

  • Закирова К.В.  Уйный-уйный үсәбез.-Казан:Тат.кит.нәшр.,2010.
  • Зиннурова Ф.М. Үз илемдә, үз телемдә.-Казан: Мәгариф,2009.
  • Ф.Ю.Юсупов, З.Ф.Камалова, Р.А.Бурганова “Гөлбакча” /балалар бакчалары өчен хрестоматия/ Казан-1990
  • Закирова К.В., Мортазина Л.Р.  Әй уйныйбыз, уйныйбыз.- Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2013.
  • Закирова К.В., Мортазина Л.Р.  Балачак- уйнап - көлеп үсәр чак.- Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2012.
  • Зарипова З.М. Исаева Р.С.Үстерешле уеннар.-Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2013.
  •  Р. Ягъфәров “Уен – күңел бәйрәме”.
  • Закирова К.В.  Иң матур сүз.- Казан: "Идел-пресс" нәшр., 2013.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Перспективный план по самообразованию на 2015 -2016 г. Тема самообразования Радивиловой Елены Ивановны воспитателя средней группы №10: «Развитие сенсорных способностей дошкольников».

Перспективный план по самообразованию на 2015 -2016 г.Тема самообразования Радивиловой Елены Ивановны  воспитателя средней группы №10: «Развитие сенсорных способностей дошкольников»....

План по самообразованию «НЕТРАДИЦИОННОЕ РИСОВАНИЕ» План по самообразованию

Название «Путешествие в мир красок и фантазии»Задачи:Развивать воображение, ассоциативное мышление, мелкую моторику, координацию движения рук.Сформировать у детей технические навыки рисова...

План по самообразованию на 2018-2019. Тема самообразования: «Духовно – нравственное воспитание детей в рамках реализации Программы «Социокультурные истоки»

Тема самообразования:«Духовно – нравственное воспитание детей  в рамках реализации Программы «Социокультурные истоки»...

План по самообразованию педагога - психолога Тыриной Анастасии Ивановны на 2019 – 2020 учебный год Тема самообразования: «Профилактика и коррекция агрессивного поведения детей дошкольного возраста»

План по самообразованию педагога - психолога ДОУ по теме "Профилактика и коррекция агрессивного поведения детей дошкольного возраста"...

План по самообразованию Тема самообразования: «Развитие познавательно-исследовательской деятельности у детей старшего дошкольного возраста, через экспериментирование» на период с 01.09.2020. - 30.05.2021.

План по самообразованию Тема самообразования: «Развитие познавательно-исследовательской деятельности у детей старшего дошкольного возраста, через экспериментирование»на период  с 01.0...