Конспект занятия "Ап-ак тунлы кыш"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Балаларның кыш турындагы белемнәрен системалаштыру, камилләштерү: уй-фикерләү сәләтләрен үстерү;   

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vos_goda_kysh_bilgelre._1.docx21.24 КБ

Предварительный просмотр:

                                                  Тема: “Ап – ак тунлы кыш”

Максат: балаларның кыш турындагы белемнәрен системалаштыру, камилләштерү: уй-фикерләү сәләтләрен үстерү;   

Тәрбия бурычы: балаларда кечкенә төркемнәрдә, бер-берсе белән килешеп эшли белергә, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә теләк тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларны сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирергә, карны караганда төс, сыйфат үзенчәлекләрен аңлату, кул чукларын, күзаллауларын үстерү, пөхтә ябыштыру күнекмәләре үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларны тәҗрибә ясарга һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү.

Җиһазлар: П. И. Чайковскийның “Вальс снежных хлопьев” аудиоязмасы, савытларда кар, экранда фил рәсеме, уечык фил, кыш турында лэпбук,коллектив эш өчен ватманда кышкы пейзаж күренеше, кар бөртекләре, тылсымлы тартма, хат.

                                                             Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче: Исәнмесез балалар! (Исәнмесез!) Кәефләрегезф ничек? (Әйбәт.)  Карагыз әле бүген күпме кунаклар килгән. Алар белән елмаеп исәнләшик әле. (Исәнмесез!) Таныш булыйк минем исемем Айгөл Госмановна. Ә синең исемең ничек? (Балалар белән танышу.) Балалар мин хәзер бер көй куям. Сез нинди хәрәкәтләр ясар идегез бу көйгә? (Чайковскийның “Вальс снежных хлопьев музыкасы яңгырый.) Нәрсә турында икән бу көй, сез ничек уйлыйсыз? (Кар бөртекләре, кыш турында.) Әйе балалар урамда ап-ак кар, көннәр суык, тышта кыш. Сез кышны яратасызмы? (Балаларның җаваплары.) Урамда нинди уеннар уйнарга яратасыз? Кардан нәрсәләр ясыйсыз? (Кар бабай.) Әйдәгез кардан тәҗрибәләр ясап карыйбыз. Хәзер өстәл янына килик әле. Карны кулыгызга алып тотып карагыз әле. Кар нинди? (Салкын.) Кар нинди төстә? (Ак.) Карны кулга алгач ул нишли? (Эри.) Эрегәч нәрсә барлыка килә? (Су.) Кулларыгыз карны тоткач нинди? (Юеш, салкын.)  Кар бабайны да без менә шушындый җепшек  кардан гына әвәли алабыз икән. балалар кар йомарламнары ясап карагыз әле, ясап буламы? Балалар, ә сезнең урамга чыккач, шушы ап-ак шикәр кебек карны ашап карыйсыгыз киләме? (Балаларның җаваплары.) Балалар кар салкын, шуңа да аны ашарга ярамый, тамак авыртуы килеп чыгачак. Менә бу савытта эрегән кар, ул суга әйләнгән, карагыз әле анда күпме пычрак. Шуңа күрә карны ашарга ярамый. Балалар минем кулларым бик туңды, сезнең кулларыгыз туңдымы? Әйдәгез кулларны җылытып алабыз.

Без суыктан курыкмыйбыз

Куллар белән колакларны (колакларын, борыннарын ышкыйлар),

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез (кул чабалар),

Аякларны күтәтәрәбез (аякларын күтәрәләр).

Урында сикерәбез (урында сикерәләр).

Аннары йөгерәбез (урында йөгерәләр).

Балалар безгә кунак килгән, экранга карагыз әле, нәрсә икән бу. (Фил.)(Экранда фил рәсеме.) Әйе балалар бу фил, ул бик туңган. Ни өчен туңган икән ул сез беләсезме?(Балаларның җаваплары)  Чөнки фил җылы якта яши, ә анда кыш булмый, гел җәй генә булып тора ди. Ә сезнең филне күргәнегез бармы? Кайда күрдегез? Балалар фил кешеләргә бик тиз ияләшүчән хайван, ул кешеләргә бүрәнәләрне күтәрергә, ташырга булыша ала.  Беләсезме фил йоклаганда басып йоклый икән. Аның озын борыны хортум дип атала. Ул хортумы белән суны суырып алада авызына сала, өстенә коя, үләннәрне, агач яфракларын өзеп ашый икән. Ә тагын ул кешеләр кебек баш түбәсендә дә тора ала икән. Балалар, филнең бик тә кыш турында беләсе килә . Ул безгә шуның өчен кирәк.

Әйдәгез мин сезгә  табышмаклар, сораулар бирәм, ә сез җавапларын әйтерсез. Һәрбер дөрес җавап өчен менә шушы түгәрәккә кыстыргычлар кыстырып барырбыз.

  1. Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киемеңә куна.

Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)

  1. Тәнкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән,

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчан? (Кыш)

  1. Кыш җиткәч елгалар нишли?
  2. Кыш көне нинди уеннар уйнап була?
  3. Кышның нинди билгеләрен беләсез?

Балалар, бу түгәрәк нәрсәгә ошаган? (Кояшка) Ә бу аның нәрсәләре? (Нурлары.) Сез дөрес җаваплар биргәч, кояш үзенең нурларын сипте, филгә дә җылы булып китте. Ә хәзер филебездә күңелле булыр, җырлы-уен уйнап алыйк әле.

Җырлы-уен: “Эх, бергә уйныйбыз”.

Балалар, әйдәгез фил кыш турында онытмасын өчен аңа рәсем бүләк итәбез. Ләкин бүләк иткәнче без аны тагында матурлап кар бөртекләре ябыштырыйк. Эшне башлаганчы мин сезгә үзегезгә парлар сайларга тәкъдим итәм. Карагыз әле, бу рәсемдә нәрсәләр ясалган? (Болытлар, өй, агачлар.) Кайсыгызның кар бөртекләрен агачлар өстенә яудырасы килә? Кайсыгызның өй өстенә төшерәсе килә? Кайсыгыз болытлардан җиргә төшерә? (Балаларның җаваплары) Балалар ябыштыра башлаганчы әйдәгез безнең бармакларыбыз әйбәт эшләсен өчен аларны уйнатып алабыз.

 Бабай бармак –кыш була,

Кар бураннары туза.

Әби бармак – яз килә,

Карлары эреп бетә.

Әти бармак – җәй җитә,

Җиләк кызарып пешә.

Әни бармак- көз икән,

Сары яфраклар сипкән.

Чәнти бармак ни икән?

Кыш, яз, җәй, көз бит үткән.

Менә балалар безнең рәсем әзер. Сез хәзер барыгызда күзләрегезне йомыгыз, кулларыгыз белән каплагыз, мин тылсымлы сүзләр әйтәм, сездә минем арттан кабатлагыз “Бибиди бабиди бум!”  Менә балалар фил безнең янда. Бүләгебезне аңа бирик. Шулай ук, минем аңа  менә шушы китапны да бүләк итәсем килә. Ул инде хәзер кыш турында бер кайчанда онытмас, җылы якта калган дусларына сөйләп күрсәтер. Балалар фил сезгә бик зур рәхмәт әйтә. Әйдәгез без тылсымлы  сүзләр әйтеп аны җылы якка озатыйк. Күзләрне йомдык, куллар белән капладык “Бибиди бабиди бум!” (Фил юкка чыга, өстәлдә тартма барлыкка килә). Балалар карагыз әле өстәлдә нинди матур тартма. Эчендә нәрсә бар икән карыйбызмы? Монда хат бар, бу хат филдән. Укып карык әле. “Рәхмәт сезгә балалар, сезнең белән күңелле булды. Мин кыш турында бик күп белдем. Хәзер җылы яктагы дусларыма да сөйли алам. Бу тартмада миннән сезгә бүләкләр. Хушыгыз.”

Балалар миңа да бүген сезнең белән бик тә күнелле булды. Сау булыгыз балалар!


Биектау  муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учереждениясе “Дөбьяз “Гөлчәчәк” балалар бакчасы”

 

     Тема: “Ап-ак тунлы кыш”

                                                                           

                                                                          Тәрбияче: Валиева А.Г.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект проведения комплексного занятия «Грибной дождь», Конспект проведения комплексного занятия «Первы снег», Конспект проведения комплексного занятия «Снег идёт»и Физкультминутка«БУРАТИНО»

1. Проведения занятия, учить детей замечать изменения происходящие в природе.2. Проведения занятия, учить детей группировать предметы по цвету и форме.3. Проведения занятия, Развивать у детей целостно...

Конспект НОД " Азбука безопасности" .Конспект НОД: Тема «Азбука безопасности» Составила : Рахимова Зарифа Тахировна. К конспекту прилагается презентация.

Составила : Рахимова Зарифа Тахировна.Цель: Обобщить и систематизировать знания о безопасности в доме.Задачи:Образовательные:— Формировать умения видеть вокруг себя потенциальные опасности в доме...

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст) Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старшая группа) Конспект целевой про

Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробуждение природы» (старший дошкольный возраст)Конспект целевой прогулки «Наблюдение за сезонными изменениями: весеннее пробу...

праздника Конспект по сказке «Теремок» Веселится народ, праздник Пасхи у ворот. Конспект совместной деятельности педагогов с детьми с ОВЗ «Звуки весны», План - конспекта Тема: Совместная образовательная деятельность «Рукавичка" и другие

Методическая разработка праздника «По дорожке весело наши ножки шли»для детей со сложным дефектом совместно с родителями.Праздник посвящается Дню Матери.Цели и задачи:Коррекционно-ра...

1. Конспект по рисованию 2. Конспект по конструированию 3. Конспект по математике. 4. Конспект по окружающему миру.

Тема1. Рисование "Осенний пейзаж. Дождь" (05.10.2021)2. Окружающий мир «Такие разные, такие важные ». бытовые предметы и техника. Их значение в жизни человека. (11...